Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйззәт Таҗи

Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе Таҗи Гыйззәт (Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин) 1895 елның 3 (яңа стиль белән—15) сентябрендә хәзерге Татарстан АССРның Әгерҗе районы Барҗы Омга авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Кәлимулла абзый, җирсез крестьян буларак, ишле гаиләне туйдыру өчен гомере буе батраклыкта йөреп күп мохтаҗлыклар һәм кыенлыклар кичерсә дә, балаларына белем бирергә, аларны укытырга тырышкан. Сигез яшенә җиткәч, Таҗи остабикәдән сабак ала башлый, аннан мәдрәсәгә укырга күчә. Бу яңачарак тәртиптәге җәдит мәдрәсәсе булып, Таҗи анда сигез ел укый, дини схоластикадан тыш, география, хисап, ботаника кебек дөньяви фәннәрне дә үзләштерә. Иң мөһиме — ул үзлегеннән күп укый, аеруча матур әдәбият әсәрләре белән кызыксына. Аның каләм тибрәтә башлавы да шул чорга карый — ул шигырьләр яза, авылдагы төрле гыйбрәтле вакыйгаларга багышлап бәетләр чыгара.
Ләкин аңа мәдрәсәне тәмамларга туры килми. Әтисе үлеп китеп, гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи, 1910 елда укуын ташлап, хезмәткә яллана. Башта Глушерма, Бондюг, Воткинск якларында җир казу, утын кисү, таш вату, йөк төяү кебек сезонлы эшләрдә йөри, аннары 1913 елда Ижевск шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли.
1917 елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Ижевск шәһәрендә оешкан һәвәскәр театр труппасына суфлер итеп чакыралар. Тора-бара, суфлерлык эшеннән тыш, аңа спектакльләрдә рольләр дә тапшыра башлыйлар. Театр сәнгате, артистлык һөнәре эшче егетнең күңеленә хуш килә. Кызыл Армиядә хезмәт иткән чагында (1919—1920) ул инде үзе драмтүгәрәк оештырып, гаскәри частьларда спектакльләр куеп йөри. Ниһаять, аны Идел аръягы хәрби округының Политуправлениесе каршында Самара шәһәрендә ачылган татар драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студиядә укуның Т. Гыйззәткә актерлык һөнәрен камилләштерүдә генә түгел, гомуми белем дәрәҗәсен күтәрүдә дә ярдәме зур була. Ул шунда рус, Европа театр сәнгате тарихы һәм әдәбияты белән якыннан таныша.
Студияне тәмамлагач, Т. Гыйззәт бер ел чамасы үзенең остазы Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге театр труппасы составында Оренбургта эшли. 1921 елгы ачлык вакытында труппа таралгач, Урта Азиянең мәгариф учреждениеләрендә, аннары, Казанга килеп, Татар дәүләт театрында хезмәт итә. 1923—1925 елларда Ульяновск шәһәренең Татар клубында артист һәм режиссер, 1925—1929 елларда Алабуга һәм Мәскәү татар театрларында артист, режиссер һәм башка хезмәт вазифалары башкарганнан соң, 1929 елның көзендә ул яңадан Казанга кайта һәм, шунда бөтенләйгә төпләнеп калып, 1950 елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист һәм бер үк вакытта — утызынчы еллар уртасыннан башлап— театрның художество советы члены булып эшли. Бөек Ватан сугышы чорында (1942—1944 елларда) Т. Гыйззәт Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре вазифаларын башкара.
Чирек гасыр буе театрда актер булып эшләү дәверендә Т. Гыйззәт, рус пәм дөнья әдәбияты классикасы, совет һәм татар драматурглары, шул Җөмләдән үзенең дә әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә катнашып, Дистәләрчә истә калырдай, оригиналь сәхнә образлары иҗат итә.
Шулай да ул, иҗади шәхес буларак, татар театр сәнгате тарихында ЙҢ беренче чиратта үзенең әдәби хезмәтләре — сәхнә әсәрләре белән данлыклы.
Т. Гыйззәтнең үзен драматург итеп таныткан тәүге әсәре — «Талир тәңкә» исемле драмасы 1922 елда языла. Революция алды татар авылы тормышының социаль күренешләрен үзәккә алып, киеренке драматик конфликт нигезендә крестьян образларын гәүдәләндергән бу пьеса 1923 елның мартында Татар дәүләт театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Соңыннан, утызынчы елларда, автор, әсәр өстендә эшләвен дәвам итеп, аның сюжет сызыкларын драматик яктан тагын да кискенләштерә төшә, пьесага яңа образлар, яңа вакыйгалар кертә, әсәрнең исемен дә үзгәртә — ул «Чаткылар» дип атала башлый. Шушы исем беләв драма 1934 елдан башлап илдәге бөтен татар театрларын гизеп чыга һәм бүгенгә кадәр сәхнәдән төшми уйнала килә.
Беренче әсәренең шулай уңыш казануы яшь драматургка иҗади дәрт өсти. 1923 елда ук ул тарихи темага — «Каһәрле мөһер» һәм 1925 елда крепостной крестьяннарның унсигезенче йөздәге азатлык көрәшенә багышланган «Наемщик» исемле пьесаларын яза. «Наемщик»ны автор 1928 елда шулай ук үзгәртеп эшли. Салих Сәйдәшевнең гүзәл музыкасы белән сәхнәгә куелган бу вариант һәр ике авторга да зур популярлык китерә.
Т. Гыйззәтнең язучылык каләме чорның актуаль проблемаларына, җәмгыятьтәге, бигрәк тә крестьян халкы арасындагы социаль үзгәрешләргә үтә сизгер булуы белән характерлы. Егерменче _еллар ахырында һәм утызынчы елларның беренче яртысында ул авылда социалистик мөнәсәбәтләр урнаштыру, яңа кеше формалашу процессын тасвирлаган өч-дүрт пәрдәле агитацион пьесаларын иҗат итә («Ил үскәндә», 1929; «Көрәш», 1931; «Акташ вакыйгасы», 1932; «Ударник Мохтар», 1932; «Җиңү бәйрәме», 1933; «Фамилиясез тимерче», 1933 һ. б.). Бу пьесалар үз вакытында авыл сәхнәләрендә, колхоз-совхоз театрларында еш куелып, үзләренең мөһим тәрбияви рольләрен үтиләр. Авылдагы социаль үзгәрешләрне сәнгатьчә чаралар беләв тирәнрәк, тормышчанрак яктырту юнәлешендә драматург әсәрдән әсәргә осталыгын үстерә бара. «Мактаулы заман» (1935) комедиясе—аның бу темага язылган әсәрләреннән иң уңышлысы. Монда автор шәхси мәнфәгатьләр урынына гомуми максатлар белән яши башлаган колхозчы крестьяннарның реалистик образларын тудыруга ирешә.
Шушы ук елларда драматург гражданнар сугышы чорында авыл хезмәт халкының ак бандаларга каршы көрәшен җанлы, ышандырырлык картиналарда тасвирланган «Бишбүләк» драмасын яза. Салих Сәйдәшевнең музыкаль номерлары белән баетылган бу әсәр дә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә озак еллар буе (премьерасы 1938 елда була) зур уңыш белән бара һәм әдәби тәнкыйтьтә татар драматургиясенең бер казанышы итеп бәяләнә.
«Бишбүләк»тән соң Т. Гыйззәт, авыл халкы тормышына бәйле тарихи революцион темага кабат кайтып, тирән реализм белән сугарылган күренекле әсәрләрен — «Ялкын» (икенче исеме «Фәрхиназ», 1939) һәм «Ташкырнар» (1941) драмаларын иҗат итә. Болар, әүвәлрәк язылган «Наемщик», «Чаткылар» һәм «Ташкыннар»ның соңыннан трилогия итеп үзгәртелгән кисәкләре («Шомлы көннәр», 1941; «Даулы көннәр», 1942; «Данлы көннәр», 1951) белән бергә, татар крестьянының крепостнойлык заманыннан алып социалистик революция чорына кадәр узган озын, катлаулы юлын, көрәшев һәм сыйнфый аңы үсешен җанлы картиналарда күз алдына китереп бастыралар.
Таҗи Гыйззәт иҗатында совет патриотизмы темасы шулай ук үзәк урыннарның берсен били. «Таймасовлар» (икенче исеме «Патриотлар», 1941), «Төнге сигнал» (1941), «Изге әманәт» (1945), «Чын мәхәббәт» (1946) драмаларында автор совет халкының сугыш кырындагы һәм хезмәт фронтындагы батырлыгына, фидакярлегенә дан җырлый, бу сыйфатларның әхлакый нигезләрен ачып бирергә омтыла. Әхлак проблемалары сугыштан соң язылган «Үрнәк адымнар» (1954), «Алсу таң» (икенче исеме «Мин-минлек корбаны», 1950), «Бердәнбер бала» (1953) кебек әсәрләрнең дә идея эчтәлеген тәшкил итә.
Т. Гыйззәт — татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы. Бу әсәр Казан театрларында гына да ярты меңнән артык мәртәбә уйнала, аны шулай ук Свердловск, Киев, Харьков, Улан удэ, Ташкент, Сәмәрканд кебек башка шәһәр тамашачылары да яратып кабул итә.
Т. Гыйззәт бай әдәби мирас калдырган язучы. Үз гомерендә ул дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре яза, шуның өстенә, аның тәрҗемәләре (С. Михалков. «Кызыл галстук», «Көтүче Михас»; А. Корнейчук. «Балан бакчасында» һ. б.) һәм театр тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләре иҗатына багышлап язган тәнкыйть, публицистик мәкаләләре дә бар.
Соңгы көннәренә кадәр Т. Гыйззәт (ул 1955 елның 7 мартында Казанда вафат булды) иҗат дәрте белән һәм җәмәгать эшләренә актив катнашып яши. 1937—1950 елларда драматург Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены була. Озак еллар союзның драматурглар секциясенә җитәкчелек итә, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редколлегиясендә, Татарстанның Сәнгать эшләре идарәсе составында член булып тора. Совет хөкүмәте аның фидакяр хезмәтен югары бәяли: ул ике тапкыр (1939, 1950) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1939 елда аңа Татарстан АССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 1940 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Т. Гыйззәт—1942 елның апреленнән КПСС члены, 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әсәрләр. Дүрт томда. (Р. Кәримов кереш сүзе б-н. — Казан: Таткит-нәшр., 1975—1978. Т. 1. Пьесалар. 1975. 408 б. 14 000. Т. 2. Пьесалар. 1976. 352 б. 11 000. Т. 3. Пьесалар. 1977. 272 б. рәс-ле; 1 б. портр. 12 000.
Т. 4. Ташкыннар; Публицистика. 1978. 400 б.; 1 б. портр. Төзүче һәм искәрмәләр авт. К. Гыйззәтов. 12 000.
Сайланма пьесалар. 3 томда. — Казан: Таткнигоиздат, 1954—1956. Т. 1. 1954. 416 б., портр. 10 000. Т. 2. 1955. 411 б. портр. 8 000. Т. 3. [Б. Гыйззәт мәкаләсе белән] 1956, 334 б., 1 б. портр. 7000.
Ил үскәндә: Авыл тормышыннан 6 пәрдәлек пьеса.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр.— 1931. — 39 б. 3000.
Көрәш: Дүрт пәрдәле пьеса. Авыл һәм колхоз сәхнәләре өчен язылды.— Казан: Яңалиф, 1931.—53 б. 3000. Титул биттә: Гыйззәтов Т.
Акбаш вакыйгасы: 3 пәрдәле музыкаль әсәр.— Казан: Татиздат, 1932.— 48 б. 10 000.
Ударник Мохтар: 2 пәрдәле, 7 күренештә. Музыкалы пьеса.— Казан; Татиздат, 1932. —36 б. 10 000.
Җиңү бәйрәме: Колхоз һәм клуб сәхнәләре өчен бер пәрдәлек музыкаль әсәр. —Казан: Татгосиздат, 1933. —38 б. 7100.
Фамилиясез тимерче: 4 пәрдәдә, 5 картиналы пьеса. Сюжеты Гариф Галиевның «Фамилиясез кеше» исемле хикәясеннән алынды. — Казан: Татгосиздат, 1934. —65 б. 5100.
Бишбүләк: Пьеса. — Казан: Татгосиздат, 1936.—112 б. 6000.
Шул ук. 5 пәрдәдә, 8 күренештә, музыкаль пьеса. — Казан: Татгосиздат, 1939.-119 б. 6000.
Наемщик: Музыкалы тарихи драма. 5 пәрдәдә, 7 күренештә. — Казан: Татгосиздат, 1935. —90 б. 6115.
Наемщик: (Либретто) 4 пәрдәдә. — Казан: Татгосиздат, 1940.— 43 б. 3000.
Мактаулы заман: 5 пәрдәлек пьеса. — Казан: Татгосиздат, 1936.— 127 6. 6000.
Чаткылар: 5 пәрдәле драма. — Казан: Татгосиздат, 1936. —124 б. 3115.
Пьесалар. — Казан: Татгосиздат, 1937. — 422 б., портр. 6115.
Ташкыннар: Пьеса 4 пәрдәдә, 6 күренештә.— Казан: Татгосиздат, 1938.— 132 б. 5000.
Ташкыннар: Трилогия.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 238 б., 1 б. портр. 5037.
Кыю кызлар: 5 пәрдәле комедия. «Җиде кыз» исемле халык әкияте буенча.— Казан: Татгосиздат, 1941.—142 б. (Мәкт. сериясе). 3070.
Таймасовлар. (Патриотлар): 4 пәрдәдә, 9 күренештә. — Казан: Татгосиздат, 1941.— 124 б. 3070.
Төнге сигнал: 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татгосиздат, 1943.— 56 б. 3070.
Пьесалар.—Казан: Татгосиздат, 1945.—280 б., портр. 5185.
Җырлар.—Казан: Татгосиздат, 1945.-77 б. 10 185.
Пьесалар.— Казан: Татгосиздат, 1950.— 451 б. 10 065. Башмагым: 3 пәрдәле музыкаль комедия. Хәбибулла Ибраһимовның шул исемдәге әсәреннән файдаланып язылды.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 80 б 5000.
Драмалар. Комедияләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 275 6. 5000.
Чаткылар: Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—308 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 13 000.
Поток: Пьеса в 5 д. 6 карт./Пер. с татар. А. Бендецкого и А. Кутуя.— Казань: Татгосиздат, 1940.-116 с. 12 000.
Искры: Драма в 5 д./Авториз. пер. Г. А. Җаркова.—Казань: Татгосиздат, 1952.—92 с. 7105.
Башмачки: Муз. комедия в 3 актах. [По одноим. пьесе X. Ибрагимова. Музыка Дж. Файзи. Либретто / Пер. с татар. П. Градова].—Казань: Татгосиздат, 1953.-83 с. 3000.
Потоки: Драматическая трилогия/Авториз. пер. с татар. Г. А. Җаркова.—Казань: Татгосиздат, 1954.— 288 с. 4000.

Аның турында

Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ. Зарлы “Зар заман”
Гыйззәт Т. Мин ничек артист һәм драматург булдым.— Кит.: Гыйззәт Т. Саил. әсәрләр. Т. 3. Казан, 1956, 19—38 б. Гыйззәт Б. Таҗи Гыйззәт.— Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960, 704—737 б. Гыйззәт Б. Драматург Таҗи Гыйззәт.— Казан: Таткитнәшр., 1957.— 1116. 3000. ГыйззәтовК. Әти турында кайбер фикерләр.— Азат хатын, 1975, № 9, 16—17 б. Ильская Ф. Үткәннәрдән берничә сәхифә. Истәлекләр: һаман эштә; Соклангыч кеше; Карашлары киләчәккә төбәлгән.—Казан утлары, 1976, № 7, 168—172 б. Гыйззәт Б. Халыкчан сәнгать: Т. Гыйззәтнең тууына 80 ел.— Соц. Татарстан, 1975, 14 сент. Ишморат Р. Таләпчәнлек,— Соц. Татарстан, 1975, 14 сент. Кәримов Р. Драматургиябез горурлыгы: Таҗи Гыйззәткә 80 яшь тулу уңае белән,—Казан утлары, 1975, № 9, 153—158 б. Хәйбиева X. 10 класста Таҗи Гыйззәт иҗатын өйрәнү.—Сов. мәктәбе, 1978, №9, 29—33 б. Әхмәтҗанов М. «Ташкыннар» драмасында Биктимерләр семьясы.— Сов. мәктәбе, 1969, № 4, 28—33 б. Гыйззәт Б. «Ташкыннар».—Соц. Татарстан, 1977, 20 февр. Кашшаф Г. Декада спектакле: [«Ташкыннар»].—Кит.: Кашшаф П Күңел көзгесе: [Әдәби тәнкыйть мәкаләләре]. Казан, 1975, 31—38 б. Кашшаф Г. «Бишбүләк».—Шул ук китапта, 25—30 б. ГиззатБ. Тази Гиззат.—В кн.: История татарской советской литера-туры. М., 1965, с. 481—497. гяззатов К. Таким он был: [Воспоминания сына писателя в связи с 85-летием со дня рождения Т. Гиззата].— Веч. Казань, 1980, 15 сент. Шумская Н. Расцвет его таланта: (Творч. портр. Т. Гиззата).— Сов. Татария, 1963, 7 июля. Ишмуратов Р. Вспоминая Тази Гиззата: К 70-летию со дня рождения. Сов. Татария, 1965, 15 сент. Каримов Р. Чувства мои и думы о народе: К 80-летию со дня рож-| дения Тази Гиззата.— Сов. Татария, 1975, 14 сент. ГаффарА. Становление борца.— Сов. Татария, 1977, 6 марта, «Потоки» на сцене ТГАТ им. Г. Камала. И л я л о в а И., И г л а м о в Р. «Потоки».— Сов. Татария, 1978, 24 авг. Лебедева Л, Достоверно и ярко. «Потоки» Т. Гиззата на сцене Татар, акад. театра.— Сов. культура, 1978, 2 июня. Мустафин Р. Дыхание истории.— Правда, 1978, 25 сент.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

 


Язучылар