Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хафизов Марс

         Марс Хәммәтюныс улы Хафизов 1949 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда Биклән урта мәктәбен тәмамлый. 1968 елда Яр Чаллы шәһәре СПТУында шоферлар курсын тәмамлаганнан соң, 1968 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. 1973–1974 елларда Казан инфекция авырулары хастаханәсендә медбрат булып эшли. 1974 елда университетны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәре Үзәк район хастаханәсендә хатын-кыз авыруларын дәвалаучы табиб булып эшкә урнаша. 1975–1981 елларда – Түбән Кама шин заводы поликлиникасында хатын-кыз авырулары табибы. 1981–1987 елларда.

          Түбән Кама хатын-кызлар консультациясе һәм бала тудыру йортында табиб, 1987–1990 елларда – Түбән Кама 2 нче шәһәр хастаханәсендә хатын-кызлар авыруы бүлегендә табиб булып эшли. 1990–2005 елларда – Түбән Кама 2 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы.

          2005 елдан Түбән Кама шәһәренең наркология диспансерында хезмәт итә.

          Ул – Татарстан Республикасының атказанган табибы (1993).

          М.Хафизов – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яраларны юа мәхәббәт: шигырьләр, җырлар. – Казан: Милли китап, 1997. – 170 б. – 3000 д.

Мин ярата беләм: шигырьләр, җырлар. – Казан: Милли китап, 1999. – 263 б. – 1500 д.

Гомерне яңадан башласам: җырлар (ноталары белән). – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 147 б. – 1000 д.

Гомерлеккә сайлаган яр: җырлар (ноталары белән). – Зәй, 2001. – 65 б. – 1000 д.

Бер елмаюың җитә: шигырьләр, җырлар. – Түбән Кама: Түбән Кама шәһәр типогр., 2002. – 193 б. – 500 д.

Айлардан сәйлән: мәктәп балалары өчен шигырьләр. – Түбән Кама: ЧП «Гүзәл» типогр., 2007. – 2000 д.


Язучылар