Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чокрый Гали

Суфи шагыйрь Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Салих улы Көеков) 1826 елда элекке Уфа губернасы Бөре өязе Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укый, шунда остазы шагыйрь Шәмсетдин Зәки белән якыннан таныша, аның белән шул ук мәдрәсәдә хәлфәлек итә. Соңга таба, туган авылында мәдрәсә ачып, балалар укыта.

Чокрый үз гомерендә бик күп тезмә һәм чәчмә әсәрләр яза, аның басылып чыккан уннан артык китабы бар, шуларның бишесе үзе исән чагында нәшер ителә. Ләкин язучының әлегәчә матбугатка чыкмаган һәм тиешенчә өйрәнелмәгән кулъязма китаплары да шактый күп. Алар Казан, Уфа һәм С.-Петербург фәнни китапханәләренең кулъязма фондларында сакланалар.

Г.Чокрый 1889 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дөрре Гали. – Петербург, 1873.

Шәмгыззийа. – Казан, 1883.

Безем саздыр. – Казан, 1886.

Замме нәзыйр. – Казан, 1888.

Мәдхе Казан. – Казан, 1889.

Гайнерриза китабы, яки Күрдемдәге хәзрәт чишмәсе. – Казан, 1900.

Дастан хаҗнамә. – Казан: Иман, 2002. – 128 б.

* * *

Васыйәти Мөхәммәтгали Чокрый. – Өфө (?), 1913.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар әдәбияты. XIX йөз / төз. М.Гайнуллин. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 242–250 б.

Ә х м ә т о в Р. Гали Чокрый // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 416–431 б.

Г о м ә р о в И. Мәгърифәт җырчысы. – Казан: РИЦ Школа, 2006. – 143 б.


Язучылар