Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Янсуар Луиза

Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 2003 елда университетны тәмамлый һәм 2003.

2006 елларда Р.Ганиева җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2007 елда Казан дәүләт университетында «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә.

Л.Янсуарның «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына.

2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда – «Болан кызы», 2007 елда «Без өргән учак» җыентыклары дөнья күрә.

Шигырьләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.

Шигырьләре рус теленә Л.Газизова, А.Гайсина тарафыннан тәрҗемә ителә.

Шагыйрә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).

Л.Янсуар – Татарстан Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча әдәби консультант вазифасында, шулай ук «Яшь Язучылар клубы» җитәкчесе. Л.Янсуар – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күзен ача умырзая: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 1998. – 84 б. – 500 д.

Мин күкләргә кайтам: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләм. – Казан: Мәгариф, 2002. – 127 б. – 600 д.

Болан кызы: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 159 б. – 1000 д.

Без җан өргән учак: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 104 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а т а ш Р. Унсигез яшендә мәхәббәтле китап // Шәһри Казан. – 1999. – 13 авг.

Х ә л и м А. Күзен ача умырзая // Ватаным Татарстан. – 2000. – № 204–205.

А й м ә т Р. Күкләргә кайтып барыш… // Шәһри Казан. – 2002. – № 119–120.

Г а т а ш Р. Ике яздан –матур китап // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка. – Казан: Мәгариф, 2003. – 153–154 б.

М а н с у р о в З. Фәрештә илһам иңдерсә. // Мәдәни җомга. – 2003. – 21 нояб.

В ә л и у л л а И. Күкләргә баккан болан кызы // И.Вәлиулла. Һәр шагыйрь – бер дәрья… – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 190–199 б.


Язучылар