Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйззәтуллин Рафис

Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын тәмамлап, студент чагыннан ук хезмәттәшлек итә башлаган «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша. Шуннан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы, нигездә, Казан каласы һәм Казан көндәлек матбугаты белән бәйле. 1978-1979 елларда Свердловск, Ижау һәм Тоцк якларында мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, ул әүвәл берникадәр вакыт «Ялкын» журналында, аннары озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1994 елның гыйнварыннан хәзерге көнгә кадәр Р.Гыйззәтуллин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире хезмәтендә.

Әле мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлаган Р.Гыйззәтуллин, үзенчәлекле язучы-хикәяче буларак, республиканың «Ватаным Татарстан», «Идел», «Казан утлары», «Чаян» көндәлек басмаларында һәм Мәскәүнең «Пионер» журналы, «Российская газета»сы битләрендә басылган һәм, башлыча, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланып, кеше характерларын психологик планда ачып бирүгә корылган җыйнак сюжетлы, халыкчан образларга бай сыгылма телле хикәяләре һәм үткен фикерле публицистик мәкаләләре белән таныла. Ул – хикәяләре, лирик парчалары, нәсерләре, юморескалары тупланган алты китап авторы.

Матбугатта ирешкән уңышлары өчен 1993 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Гыйззәтуллин  – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар