Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнегулов Хатыйп

Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф утлы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә.
X. Миңнегулов башлангыч белемне 1946—1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962/63 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский (Чембар) районы Качкару (Кутеевка) авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре (Чукмарлы — язучы Аяз Гыйләҗевнең туган авылы), аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән —Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 1984— 1989 елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.
Әдәбият фәне белән X. Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Төп игътибарын моңа кадәр фәндә юньләп тикшерелмәгән Алтын Урда чорына, ягъни XIII—XV йөзләрнең рухи мирасына юнәлтә. Төрле телләрдәге гаять күп санлы фәнни һәм әдәби текстлар, кулъязмалар, архив материаллары белән таныша. Нәтиҗәдә узган гасырның 70 нче еллар уртасында галимнең Сәйф Сарай һәм Котб хакындагы җитди монографияләре дөнья күрә, һәм алар татар дөньясында гына түгел, ә гомумән тюркологиядә яңа бер казаныш рәвешендә кабул ителә. Шунысы мөһим: X. Миңнегулов XIV йөздә иҗат иткән бу авторларны өйрәнүне алга таба да дәвам иттерде, мәкалә-хезмәтләр язды, һәр икесенең дә әсәрләрен тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән 1999, 2003 елларда аерым китап рәвешендә бастырып чыгарды. Галим — борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат. Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Өмми Кәмал, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре укучыларга яхшы таныш. Галим Таҗеддин Ялчыголның (1768—1838) зур күләмле «Рисаләи Газизә» әсәрен, аның төрле басмалары белән үзара чагыштырып, тиешле аңлатмалар һәм кереш мәкалә белән 2001 елда нәшер итте.
X. Миңнегуловның XIX йөз әдәбиятын гыйльми өйрәнүдә дә өлеше зур. Каюм Насыйри, Салихҗан Кукляшев, Шәмсед-дин Зәки, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов, Ризаэддин Фәхреддин хакындагы язмалары, Ш. Садретдинов белән берлектә язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) китаплары педагогик процесста иркен файдаланылалар. Бу ике монография 1983 елда Казан университетындагы фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек була.
X. Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге тормышын, күпкырлы иҗатын өйрәнү, язмаларын кабат халыкка кайтару юнәлешендә дә нәтиҗәле эшләп килә. Аның бөек әдип турында өч китабы, берничә дистә мәкаләсе басылып чыккан.
X. Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Ә. Рәшит, Ә. Синугыл, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.
X. Миңнегулов киң җәмәгатьчелеккә аеруча үзенең дәреслек-хрестоматияләре белән мәгълүм. Инде менә узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, мәктәп, гимназия, лицей укучылары, колледж, училище студентлары борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын X. Миңнегулов автордашлыгында язылган дәреслек-хрестоматияләр аша өйрәнәләр.
Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ. б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан.
Гомумән, X. Миңнегулов үзенең күпкырлы гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән җәмәгать эшләре белән үреп бара. Ул — Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы, Казан дәүләт университетында докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиум әгъзасы.
X. Миңнегулов — Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, 1996), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995), Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005). Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1998), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000). Ул — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Төп басма китаплары
Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты: Монография.— КДУ нәшр., 1976.— 190 б.—850.
Котб иҗаты: Монография.— КДУ нәшр., 1976.— 79 б.— 500.
XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре: Монография (автордаш — Ш. Садретдинов).— КДУ нәшр., 1982.— 143 б.— 660.
XIX йөз татар хрестоматияләре: Монография (автордаш — Ш. Садретдинов).— КДУ нәшр., 1982.— 135 б.— 700.
Әдәбияттан диплом эшләре: Уку-укыту әсбабы.— КДУ нәшр., 1985.— 84 б.— 500.
Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар: Монография.— КДУ нәшр., 1988.— 198 б.— 1000.
Туган тел китабы: 5 нче сыйныф өчен дәреслек (автордашлар: Б. Мифтахов, Н.Садриев).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.— 2086.— 35000.
Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицей укучылары өчен дәреслек (автордаш — Ш. Садретдинов).— Казан: «Мәгариф» нәшр.? 1995.— 336 б.— 30000 .
Татар әдәбияты: Рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия (автордаш — Н. Гыймадиева).— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1996.— 319 б.— 38100.
Гасырлар өнен тыңлап,..: Әдәби тәнкыйть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 336 б.— 2000.
Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты: Монография.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 368 б.— 2000.
Кыскача библиография
Курбатов X. Әдәбиятыбызның тирән тамырлары//Татарстан.— 1994.— № 7—8.— 136—138 б. Урманче Ф, Ерактан килгән чишмәләр // Мирас.— 1995.— № 1— 2._ 280—2826, Ганиева Р. Бәрәкәтле өлеш // Ватаным Татарстан.— 1995.— 9 сент. Галимуллин Ф. Әдәбиятыбыз тарихына ачкыч // Ватаным Татарстан.— 1999.— 7 май. Әмирхан Р. Гыйлем һәм остазлык юлында // Татар иле.— 1999.— Май. Абилов Ш. Әдәбият белеменең имән баганасы//Татар иле.— 2000.—Июль. Рәдиф Гаташ. 1) Милли аң сакчы ларыннан берсе; 2) Шагыйрь җанлы галим дустым; 3) Төрки дөньяга гашыйк галим; 4) «Белер Сәйф Сарай гыйшык рәсмен!»//Китапта: Шигърият, синең хакка! — Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.—125—132, 157—177 б. Сибгатуллина Ә. Сүз гөлләрен туплаучы//Ватаным Татарстан.— 2004.— 12 май.

Әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге турыңда замаңдашлары

* …Профессор Хатыйп Миңнегулов — әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе… Әстерхан, Горький, Ырынбур, Пенза, Төмән өлкәләрендәге, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы югары уку йортларына, мәгариф бүлекләренә, укытучылар коллективларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә, бик еш лекцияләр белән чыгышлар ясый.
Резидә Ганиева, әдәбият галиме. 1995
* Минем өчен Хатыйп әфәнде фәндә шагыйрь булып кала. Холкы, күңеле, эрудициясе, урта гасыр ядкярләренә бирелгәнлеге, халкыбызның язма культурасының борынгылыгы фикеренә тугрылыгы, «татарның тулы иле»ннән («Идегәй »дәгечә!) булуы белән кадерле. Кәм яшермим: соңгы еллардагы эзләнүләрем, газәл, робагый кебек борынгы формаларда язганнарым өчен мин шәрик-остазым «мелла Хатыйп »ка бурычлымын. Әйе, әйе, ул минем шагыйрьлек язмышымда мөһим урын тоткан кадерле «кыйбат хәзрәт», яшьтән үк үзем атаганча, мәңгелек «мелла» булды…
Рәдиф Гаташ, шагыйрь. 1999

* Аның турында каләм тибрәтү, бер яктан, җиңел дә кебек. Татарстанда гына түгел, читтә дә киң танылган һәм тәкъдир ителгән галимнең нинди генә титуллары, мактаулы исемнәре һәм нишаннары юк та, нинди генә саллы хезмәтләре мәйдан тотмый…
Икенче яктан, бар иҗади гамәлләре күз алдыбызга кылынса да, аңа шәхес, галим, остаз, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр буларак төгәл бәя бирү кыен да кебек. Бу кыенлыкның асыл сәбәбе — Хатыйп Йосыф углының гаять күп тармаклы галим, киң колачлы, гаҗәеп эрудицияле, зыялы зат булуында. Ә бу мәртәбәләрнең нигезендә аңа хас булган һиммәт, хезмәт сөючәнлек, гыйлемгә мәхәббәт, теләсә кем белән уртак тел таба белү сәләте, иҗат кешесенә тирән ихтирам, коллегалары белән генә түгел, оппонентлары белән дә күркәм мөгамәлә, принципиальлек кебек сыйфатлар ята…
Гарәпчәдән тәрҗемә кылсак, Хатыйп (төгәлрәге: Хатиб) «вәгазь сөйләүче» һәм «яхшы оратор» мәгънәләренә ия. Гаҗәп хәл: мәкаләбез каһарманы, «исеме җисеменә туры килә» дигәндәй, бу билгеләмәләрне тулысынча аклый. Чөнки аныңча көр баритон (әллә басмы?) тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләү, бөтен аудиторияне авызыңа каратып тору осталыгы һәркем өлешенә дә тигән көмеш түгел. Чын ораторларга һәм зәвыклы вәгазьчеләргә генә хас хәзинә бу.
Равил Әмирхан, тарихчы галим. 1999

* …Җентекли башласаң, исең китә: бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, ал арны бер генә зат башкарганлыгына ышанып та бетәсе килми. Ә бит боларның барысы да хак, чөнки алар безнең күз алдында бара. Ул — бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикше-рүче-галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм тагын бик күп сыйфатларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торучы шәхес…
Университет укытучысы булу — үзе зур хезмәт. Моның өчен, әлбәттә, иң әүвәл галимлек төп шарт булып тора. Ихлас галим булмаган кеше чын мәгънәсендә югары уку йорты мөгаллиме була алмый, чөнки аның һәр лекциясе ачыш булып кабул ителергә тиеш. Хатыйп Йосыф улының лекцияләре студентлар тарафыннан нәкъ әнә шулай бәяләнә дә…
Фоат Галимуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1999

* Җитмешенче еллар башында, нәкъ менә татар әдәбиятының урта гасырлар дәверен төзү барганда, әдәбият белеме мәйданына якты бер шәхес, соңыннан югары исем, фәнни дәрәҗәләргә ия булган зур галим Хатыйп Миңнегулов килеп керде һәм беренче хезмәтләрендә үк ул моңа кадәр тиешле өйрәнелмәгән яисә читтә кала килгән һәм төрле карашлар тудырырга мөмкин ядкярләрне тикшерүне максат итеп, алга таба бөтенләй яңа проблемалар күтәреп, зур фәнни хезмәтләр бирде, татар әдәбиятын күптән көтелгән сәхифәләр белән баетты… Ул — татар әдәбият белеменең якты бер маягы, имән баганасы… һәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор…
Шакир Абилов, әдәбият галиме. 2000


Язучылар

Туган көннәр

Июн
8
Пн
Халиса Ширмән
Июн
12
Пт
Июн
17
Ср
Айрат Бик-Булатов
Июн
27
Сб
Алексей Остудин