Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дәлилсез яла

«Мәдәни җомга» газетасында Рузилә Мөхәммәтова дигән авторның «Уза бәйгеләр, ага акчалар» дип аталган, йомшак кына әйткәндә, бик сәер мәкаләсен укыдым (N43-2020). Мәкаләнең Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка кагылышлы урыннарында чамадан тыш усаллыгы, нигезсез гаепләүләр, рәис исеменә ачыктан-ачык пычрак атуларга «бай» булуы шаккатырды.

Озак еллар театр сәнгатен күзәтеп барган театр белгече буларак – мин әлегәчә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының, Әлмәт драма театрының, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы театрының, «Нур» Уфа татар драма театрының һәм Данил Салихов әсәрләре куелган Башкортстан, Үзбәкcтан, Дагыстан театрларының профессионал Дәүләт театрлары икәнлеген белмәгәнмен икән. Автор аз гына белемле һәм теманы өйрәнүдә эзлекле һәм объектив булса, «… бер дәүләт театрында да бер әсәре бармаган Данил Салихов…» дигән сүзләрне язмас иде. Дәүләт театрларында әлеге популяр, театр кануннарын белеп язган автор әсәрләре буенча дүрт дистәгә якын спектакль куелган. Драматургның иң беренче – «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасы 1988 елда Тинчурин исемендәге театрда куелды һәм аның «аягы җиңел» булды. Данил Салихов – көлкеле һәм сатирик комедияләр, психологик драмалар, фәлсәфи трагикомедияләр остасы. Әсәрләре, барысы да диярлек, сәхнәгә куелган.

Алга таба Р.Мөхәммәтова «драма әсәрләре әдәби конкурсларда катнашырга тиеш түгел» дигән фикер әйтә. Әсәрне сатып алган һәм аны сәхнәгә куйган театр гына аңа бәя бирә ала, ди. Шаккаткыч «ачыш» булыр иде бу… әгәр ялгыш булмаса! Пьеса – тулы канлы әдәби әсәр. Аны укыйлар. Бигрәк тә татар укучысының яратып укыган жанры ул – драматургия. Бу хакта күренекле драматург Туфан Миңнуллин да даими әйтә иде. Алман әдәбиятында, хәтта, «уку өчен драма» дигән төшенчә дә бар. Мөхәммәтова әсәрне театр түгел, ә Мәдәният министрлыгы сатып алуы, министрлыкта әсәрләргә бәя бирә торган Экспертлар советы булуы хакында да белми, күрәсең.

Авторның «Данил Салихов идарә иткән чор татар әдәбияты тарихында намуссыз премияләр чоры булып калачак» дигән сүзе – коточкыч. Әгәр син «тарих» хакында язарга алынасың икән – кайда дәлилләрең, нинди премия һәм лауреат хакында сүз бара һәм аларның дөрес бирелмәве хакында нинди белгеч объектив фикерен әйткән. Мин – укучы, ни өчен Р.Мөхәммәтованың «кызып китеп язылган» дәлилсез сүзләренә ышанырга тиеш? Мәкалә баштан азагына кадәр тикшерелмәгән, исбатланмаган «фактларга», яла ягуга, шәхес исемен пычратуга юнәлтелгән.

Дөреслекне адаштыру гына аз авторга. Алга таба ул бөтенләй дә «шаккаткыч ачыш» ясый – «Д.Салихов инде рәис булуга ук татар язучысының максаты татар мәнфәгатен яклау түгел икәнен әйтте», ди һәм, әлбәттә, бу юлы да сүзен дәлилләп тормый. Д.Салихов бу хакта кайда, нинди контекста әйткән? Әсәрләрендә кеше, халык язмышына игътибар кирәклеген исбатлаган, халкы өчен җан атучы профессионал татар язучысы мондый сүзләрне кайда әйтте икән? Дәлилләр бармы?

Данил Салиховны «дер селкеткән әсәрләр» булмауда да гаепли Р.Мөхәммәтова. Аек акыллы, грамоталы кеше сүземе бу? Талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен карарлар кабул итеп кенә тудырып булмавын аңламыймы? Табигый талант һәм иҗатка этәрүче заман факторлары – талантлы әсәр өчен беренче чиратта менә ниләр кирәк.

Ни өчен узган гасырның 60-70-80 нче елларында илебездә әдәби, иҗади процесс алга китте? Чөнки Сталин эпохасы тәмамланган, курку чоры беткән еллар. Нәкъ шул елларда Александр Солженицын, Василий Шукшин, Виктор Астафьев, Федор Абрамов, Чыңгыз Айтматов, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин һ.б. данлыклы каләм ияләре, иҗатчыларның әсәрләре дөньяга чыкты. Данлыклы актерлар, кыю фикерле режиссерлар чоры да ул. Без коточкыч 90 нчы елларны уздырдык, илебез ул мәхшәрле еллардан соң күп вакыттан гына аякка баса алды. Бүген инде без тормышның һәр тармагы, һәр өлкәсендә буыннар алмашын күзәтәбез.

Язучылар берлегенең проектлары юк, дию дә дөрес түгел. Анда даими рәвештә кичәләр, тематик чаралар булып тора, язучылар очрашуларга йөри. Т.Миңнуллин вафатыннан соң күренекле драматург исемендәге бөтенроссия семинарын гамәлгә кую һәм аны инде ике тапкыр уздыру – Д.Са­лиховның һәм аның белән эшләүче команданың тырышлыгы, олпат әдипкә хөрмәте.

Р.Мөхәммәтованың «Язучылар берлеген югалтуыбыз бар» дигән җөмләсе исә – бөтенләй башка сыймаслык. 85 еллык тарихы, 300дән артык әдибе булган оешманы рәисне пычратуга юнәлтелгән бер мәкалә белән «югалталар» – моннан да абсурд сүзнең булуы мөмкин түгел.

Кем соң ул Данил Салихов? Ул – дистәләгән дәүләт театрларында әсәрләре озак еллар гөрләп барган драматург, соңгы елларда каләмен проза өлкәсендә дә уңышлы сынау­чы прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 30 елга якын Язучылар берлегенең төрле баскычларында булган, язучыларның холкын, гадәтләрен белгән, беркемгә беркайчан тавыш күтәреп тә эндәшмәгән чын, ихлас кеше. Г.Исхакый, С.Сөләйманова премияләренә ул рәис булганчы ук лаек булды. Язучы, драматург һәр көнне яза. Язмый тора да алмый. Әсәрен яза башлаганда «Бу әсәремне куярлармы икән, юкмы икән», – дип кенә уйласа – көлке булыр иде. Вакыты җитә – кайсы да булса театр әсәрне сәхнәләштерергә әзер булгач – куела. Драма әсәре – әдәбиятның аерым жанры, спектакль өчен язылган сценарий түгел. Әсәр язылгач, авторның аны конкурсларда катнаштырырга хакы бар. Конкурска әсәрләр тәхәллүс белән тапшырыла, жюри аларның авторларын урыннар билгеләнгәч, ябык конвертлар ачылгач кына белә ала. Димәк, рәисне вәкаләтләрен файдалануда гаепләгән ноталар, яхшы әсәрне яхшы дип тапкан жюрига шик белдерү дә урынсыз.

Сәнгать, әдәбият темасына язырга алынган журналист бер нәрсәне һәрчак истә тотарга тиеш. Бу өлкәдә төп инструмент – күңел! Әлеге нәзберек өлкәгә сак кагылырга кирәк. Д.Салиховны ачыктан-ачык пычратып, шундук берничә язучыны җәяләр эчендә «узып барышлый» гына мактап китү, театрларны язучыларга каршы куярга тырышу – спекулятив адым. Бу мәкаләне укып ул «макталганнар» күбрәк тә оялгандыр. Олпат, күренек­ле кешеләр бит алар.

Интернетта Д.Салиховка каршы мәкаләләрнең даими чыгып баруын ишетә идем, ләкин әлегәчә укыганым булмады. Кәгазь басмаларның барын да алдырып баруым сәбәпле – яңалык­ларны да шулардан беләм. Язучылар берлеге җитәкчесе – әдипләр сайлап куйган рәис. Мондый «кизәнүләр» – аңа ышаныч белдергән әдипләргә дә кизәнү ул. Безнең җәмгыять ул кадәр түбәнлеккә төшмәгәндер!

Ильтани Илялова, профессор, театр белгече,

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

(“Мәдәни җомга”. 20 ноябрь 2020 ел)

 

  • (Телгә алынган мәкаләне  әлеге сылтама буенча укып була:https://intertat.tatar/news/culture/24-10-2020/danil-salihovcha-d-bi-b-yge-zem-uzdyram-zem-katnasham-m-akchasy-da-zem-bula-5780872. «Мәдәни җомга» газетасында мәкалә башка исем белән күчереп басылды)

Язучылар

Туган көннәр