Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Татар теленең яшәеше өметле булыр дип ышанасы килә

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. «Татар теленең яшәеше өметле булыр дип ышанасы килә», — диде депутат «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү ул бик вакытлы, минемчә. Өмет бар, димәк әле без мәдәниятне дә алга этәрербез. Мәдәният булмаса, икътисад та начар булачак. Алар барысы бергә бәйләнгән», — диде Ркаил Зәйдулла.

Ул Президентның Юлламада иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагылганын, мәдәният өлкәсенә карата саллы сүзен әйткәнен искәртте.

Депутат утырышка уңыш казанган укучылар, студентлар, фермерларны чакыру традициясенә уңай карашта булуын белдерде. «Аларны тәкъдим итү мондый чараларга үзенә бер җылылык, якынлык бирә», — диде.

(«Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина