Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар фикер алыша: кем лаек һәм кем лаеграк, кем лаегын кем белә һәм кем күбрәк белә?

Язучылар берлегендә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән язучыларның иҗаты турында фикер  алышу өчен җыелган утырыштан “Татар-информ” журналисты Рузилә Мөхәммәтова репортажы.

Язучылар берлеге остаханәсе һәм идарәсе утырышларында язучылар бер кандидат кына үткәреп, аның җиңүен тәэмин итәргә планлаштырсалар да, теләгәнчә килеп чыкмады – Тукай премиясе комиссиясе 3 кандидатны үткәргән булып чыкты. 9нчы тапкыр тәкъдим ителүче 92 яшьлек Флера Гыйззәтуллина – Язучылар берлегенең бердәнбер намзәте. Ул – 100ләп поэма язган, язучылар фикеренчә, аны югары кимәлдә башкарып чыккан язучы. Себер татары вәкиле 73 яшьлек шагыйрь Шәүкәт Гаделшаны Төмән татарлары җәмгыяте тәкъдим иткән. Ул әйбәт шагыйрь булуы өстенә, аңа игътибар – сәяси якны кайгырту да, ди. 67 яшьлек Наил Касыймов Бөтендөнья татар конгрессы аша тәкъдим ителгән.

Язучылар берлегендә әлеге 3 шагыйрьнең иҗаты буенча фикер алышу узды. 3 намзәт тә килгән – тыйнак кына утырдылар, аларга сүз бирелмәде, үзләре дә сүз сорамады. Утырышны Газинур Морат алып барды, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тыйнак кына язучылар арасына кереп утырган иде.

Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Газинур Морат: Апрель ае Тукай премиясенә намзәтләрнең иҗатын энә күзеннән үткәрү белән билгеле. Безнең Тукай премиясенә тәкъдим итәрлек каләмдәшләребез ел саен, Аллага шөкер, өчәр-дүртәр-бишәр дә була, алтышар-җидешәр булган чаклары да булды. Димәк, иҗат бар. Тукай бүләгенә тәкъдим итәрлек булгач, әйбәт эшлиләр, дигән сүз.

Быел без 3 хөрмәтле каләмдәшебезне Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим иттек. Берсе – иң өлкәнен – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итте. Шәүкәт Гаделшаны – якташлары. Наил Касыймовны Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим итте. Кем генә тәкъдим итсә дә, Язучылар йортында җыелып, аларның иҗаты турында фикеребезне әйтергә тиешбез. Алда бүген шактый җитди бурыч тора – шәхескә кагылмыйча гына, аларның иҗаты турында объектив һәм субъектив фикеребезне әйтергә тиешбез.

Рәдиф Гаташ: Бу очрашу беркетмәгә язылып комитетка җибәреләме? Инде, комиссия аша үткәч, соңга калмадыкмы, дигән фикер дә туа. Максаты ни? «Пар чыгару»мы?

Газинур Морат: Язылып барыла.

Рәдиф Гаташ: Кабинетка биреләчәкме?

Газинур Морат: Алла бирсә.

Хәбир Ибраһим: Рузилә монда ич – яза («Интертат» турында сүз бара. – авт.).

Газинур Морат: Төп елъязмачыбыз биредә утыра.

Ркаил Зәйдулла: Рузиләне махсус чакырдым.

Газинур Морат: Тукай премиясе кандидатлары турында киң җәмәгатьчелектә фикер алышулар булырга тиеш. Бу – шул утырышларның берседер.

Рәдиф Гаташ: Шушы утырышны киң җәмәгатьчелек дип әйтәсезме?

Ркаил Зәйдулла: Тар даирәдәге киң җәмәгатьчелек биредә!

Газинур Морат: Рәдиф абый, башладыгыз инде – дәвам итегез!

Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Рәдиф Гаташ: Хөрмәтле иптәшләр! Яшерен-батырын түгел – намзәтләр бар да таныш, иҗатларын яхшы беләбез. Барысын да яратабыз. Без тәкъдим ителгән каләмдәшләргә һәрчак хәерхаһ булып торабыз. Мәкаләләр дә языла. Ләкин бит төп бурыч – комиссияне ышандыру. Шуның юлларын эзләргә кирәк иде. Чөнки без бик яраткан, ихтирамга лаек әдипләр дә комиссия утыршында төшеп кала. Үпкәләшүләр китә, гауга китә, һәртөрле фейклар, сүзләр китә – болар күңелсез әйберләр.

Мин, өлкән кеше буларак, сүземне өзеп әйтәм: бу иптәшләр – өчесе дә бик лаек кешеләр. Флера ханымнан башлыйк. Мин Флера Гыйззәтуллинаның татар әдәбиятындагы урынын «пәйгамбәрләрчә яза алган шагыйрә» дип билгеләдем. Бик күп пәйгамбәрлеккә дәгъва итүчеләр булган. Алар арасында хатын-кызлар да булган. Гомәр хәлиф бер хатын-кызны чакырып әйткән: «Син ничек пәйгамбәрлеккә дәгъва кыласың? Пәйгамбәребез, миннән соң башка булмаячак», – дип әйтте бит дигән. Теге җавап биргән: «Мин беләм «пәйгамбәрләр булмаячак» дип әйткәнен. Ләкин бит ул «хатын-кыз пәйгамбәрләр булмаячак» дип әйтмәде бит», – дигән. Хатын-кызларыбыз да пәйгамбәрлек ролен үтиләр, дигән фикер бар миндә. Соңгы еллардагы поэмаларын алсак, безнең Флера ханым – пәйгамбәребез, дип әйтергә кирәк. Ул ирләрчә, хәтта ирләрдән дә уздырып, безнең бүгенге хәлне, вазгыятьне, халкыбызның үткәнен, киләчәген, телне ничек сакларга, кемнәр сакламый, югарыдагыларның гаебе бармы мондый хәлгә төшүебезгә – барысын да яшермичә яза. Бу хатын-кыз шагыйрәбез феноменаль күренеш – аның поэмалары 30-40 булса кирәк… шулаймы Флера ханым?

Флера Гыйззәтуллина: 150.

Рәдиф Гаташ: Ә? О-о-о!

Ркаил Зәйдулла: Ренат Харистан да узган.

Рәдиф Гаташ: Әйе, Илдар абый Юзеевның да ул кадәр юк иде. Ярар, сан – бер әйбер, аның кыйммәте – мин әйткәнчә. Соңгы чыккан поэмада да – упкын алдында торганда үзебезне саклау турында уйлану. Ул – халыкка билгеле шагыйрә. Минемчә, акылы булган, зәвыгы булган комиссия, әлбәттә, Флера ханымга тукталыр, дип өмет итәм.

Ләкин башкалар да төшеп калганнардан түгел. Шәүкәт дустым Гаделша – барыбызның да яраткан шагыйре. Ул Себер ягының бөтен картинасын да, аның халкының трагедиясен дә күрсәтеп, панорама булырлык китаплар чыгарды. Әле дә китаплары басылып тора. Беркемне дә кабатламый торган кызыклы шагыйрь. Аның «Себернең атларны чүктереп атланырдай ирләре калмады» дигән сүзләре генә дә ни тора, ул себер ягы халкы турында тәнкыйди дә яза. Язу формасы да үзенчәлекле. Себер татарларын бездән аерырга уйлыйлар. Әстерхан татарларын да аералар. Күрәсезме, ничек бара дөнья! Себернең үзләрендә дә шундый кешеләр бар. Ләкин безнең Шәүкәт Гаделша – себер үзенчәлекләре булган чын татар. Борынгы себер рухы булган зур шагыйрь!

Өченчебез – Наил Касыймов – җыр шагыйре. Ул бөтенесенә караганда киңрәк танылгандыр, дип уйлыйм. Аның җырлары һәммә кешегә мәгълүм. Китабы да – җырлардан гына тора торган китап. Наилнең мөмкинлекләре бар – аны беләләр. Шуңа биредә кайсына өстенлек бирәм дип әйтмим. Арабызда шундый безгә кадерле иптәшләр бар…

Газинур Морат: Флера апага бер штрих. Аның һәрвакыт үз туксаны туксан булды, Аллага шөкер, «Казан утлары»ның апрель санында поэмасы чыкты. 90ны узган шагыйрәбез…

Рәдиф Гаташ: 92 яшьлек шагыйрәбез… Гаҗәеп бер феномен…

Газинур Морат: Хатын-кызның яшен санамыйк. Бүгенге көндә ул, миңа калса, иң продуктив шагыйрь. Шагыйрь дип саныйм. Апреленә шундый багаж белән килде ул. Ркаил Рафаилович, бәлки, синең сүзең бардыр?

Ркаил Зәйдулла: Мин, комиссиядә булгач, тыңлап кына утырам.

Газинур Морат: Комиссиядә икәнеңне беләбез дә, Язучылар берлеге рәисе булгач…

Сания Әхмәтҗанова: «Шигырьләрен бик ошаттылар, күп лайклар куйдылар»

Сания Әхмәтҗанова: Мин берничә сүз әйтимме? Рөхсәт итсәгез… Безнең 1 апрельдә «Әдәби марафон» башланды. 23нче марафон. Мин аның беренче көненнән керешеп, Тукай бүләгенә кандидатларның иҗатын танытам, пропагандалыйм, дип тотындым. Бу – миңа Флера апаның да, Наил якташның да иҗатын яңадан карап чыгарга мөмкинлек бирде. Флера апаның «Яну дәверләрендә» поэмасында «Минтимер Шәймиевкә» дип язылган булса да, анда безнең тормыш икән. Чыннан да яну – дәүләтең, халкың өчен яну, иҗатта яну…

Аны бик ошаттылар, күп лайклар куйдылар. Әдәби марафонда 1100 кеше катнаша. Күбесе Флера апа китапларын куя башлады. Мин Флера апа иҗатын 11 көн куйдым, инде башка каләмдәшләремне дә куя башлармын. Наил Касыймов – ирем ягыннан минем авылдашым да. Аның «Су буенда учак яна» җыры… мин ул учак эзләрен ирем белән барып карап йөрдем. Наилне без, җыр текстлары авторы, дип әйтәбез дә, аның шигырьләре аерым да укыла торган. Алар милләтебезнең символларын күрсәтә: әниебезнең ак яулыгын ул язды, аннары без дә тотындык. Ул хәзер күренми, диючеләр бар. Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән әйтсәк, чын иҗат ул «тырт» итсәң дә, «пырт» итсәң дә, чыкмый, җәмәгать, көчле әсәрләр әллә нидә бер чыгарга мөмкин. Аның татар халкының гимны булырлык җырын Мәскәүдә 1000 кешелек зал аягүрә басып җырлый, Казанда 800 кешелек зал баса. Бу – көй көче дә, сүз көче дә, башкаручылар көче дә.

Шәүкәт абыйга да сокланабыз, хөрмәт итәбез. Рәдиф абыйның сүзләренә кушылам.

Зиннур Мансуров: «Минемчә, комитетның карарын хөрмәт итәргә кирәк»

Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Зиннур Мансуров: Безнең татар әдәбияты, чыннан да, зур әдәбият. Тукай премиясен байтак язучыларыбыз алды һәм әле аласы язучыларыбыз да байтак. Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт премиясе комитеты шундый карарга килгән – 3 каләмдәшебезне кандидат буларак тәкъдим итте. Минемчә, комитетның карарын хөрмәт итәргә кирәк.

Татарда «әйдәп баручы» дигән төшенчә бар. Ул бик күп өлкәләрдә кулланыла, әдәбият-сәнгать өлкәсенә дә кереп бара. Бу җәһәттән хөрмәтлебез Флера Гыйззәтуллинаны мин татар поэзиясендә әйдәп баручы шагыйрә дип саныйм һәм таныйм. Тормыш юлы да шактый драматик, шахталарда эшләгән. Иң әһәмиятлесе – поэзиядәге бөтен төрләрне дә үзләштергән шагыйрә: шигырь дә, поэма да, хәтта дастан да язган, җырлар турында әйтеп тә тормыйм. Поэма язу ул автордан киң колачлы фикерләү таләп итә. Безнең шагыйрьләребез байтак, әмма алар арасында поэма яза алучылар сирәк.

Шәүкәт дустыбыз турында да әйтеп үтәсе килә. Дөресен генә әйткәндә, Шәүкәт Гаделша шигъриятебезгә яңа тема, яңа фикерләү, яңа образлар алып килде. Телебез уртак булса да, аның шигъриятендә безнең башка шагыйрьләрдән аерылып торган лексиконы бар, метафоралары бар. Моның белән ул шигъриятебезне баета. Мин аны югары бүләккә лаек дип уйлыйм.

Наил Касыймның иҗатын җыр сәнгатенә бәйләп аңлатыр идем. Безнең әдәбиятта профессиональ дәрәҗәдә җыр текстлары язучы шагыйрьләр бар. Мостафа Ногманнар, Әхмәт Ерикәйләр… алар эстафетасын Илдар Юзеевлар… алар эстафетасын Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевлар дәвам итте. Бу авторлар профессиональ җирлеккә таянып иҗат итү белән аерылып тора. Бүгенге эстрадабызның хәлен барыбыз да күрә. 30 ел ул төшүгә бара, плинтус дәрәҗәсенә төшеп җитте. Заманында Татарстан радиосының сәнгать җитәкчесе урынбасары буларак, мин бу «кухняны» беләм, дистә еллар буе композиторлар белән әвәрә килгән кеше буларак әйтәм: «Бу төшү музыка һәм поэзиябезне һәвәскәрләр басып алудан тора». Эстрадабыз һәвәскәрлек статусын алды. Сүзләрен шигырь дип атап булмый – сүзләр җыелмасы, русча әйтсәк, «набор слов». Көйләрен дә нота белмичә язалар. Җырларны һәвәскәр җырчылар башкара. Менә көн саен әйләндергән бер юлны язып алдым: «Ялгыз эчкән чәйкәйләрнең ни тәме бар…» Чәй-кәй-ләр-нең! Иҗек тутырыр өчен язылган. Татар шулай сөйләшәме?

Бу җәһәттән Наил Касыймов беренче җырыннан алып бу өлкәгә профессиональ әзерлек белән килде. Аны хуплап, Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйнашева, Гариф Ахуновлар язып чыкты. Бер авторны беләм: «300 җыр иҗат иттем», – дип мактана. Һәвәскәр, әлбәттә. 300 җырның өчесе калса, зур бәхет булыр иде. Наил Касыймның 30-40 еллар элек язган җырлары бүген язган кебек яңгырый. Аның фәлсәфи җирлектәге лирик шигырьләре дә бар. Җыр текстлары да мөстәкыйль яши ала.

Тукай премиясе комиссиясе тәкъдим иткән 3 кандидатураны да хуплыйм. Алар дәүләт югарылыгында бәяләүгә лаек.

Газинур Морат: Безнең утырышка Мәскәү кадәр Мәскәүдән Ринат Мөхәммәдиев үзе кайткан…

Ркаил Зәйдулла: Махсус кайткан…

Ринат Мөхәммәдиев: «Мин өч кандидатураны да хөрмәт итәм, ләкин…»

Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев: Каләмдәшләр сөйләгәнне тыңлап утырырга килгән идем. Рәдифтән, Зиннурдан, Сания ханымнан соң кабатлап мактап әйтерлек сүз дә калмады кебек. Пәйгамбәрләргә кадәр барып җиттек. Югалып калдым хәтта.

3 шагыйрьне дә яхшы беләм. Шәүкәтне студент вакытлардан ук беләм. Флера апа белән бергә күп еллар кичтек, 7-8 еллар элек Тукай премиясенә кандидатурасы чыккач, Мәскәү татарлары исеменнән Тукай комитеты утырышына хат та оештырып җибәргән идем, Акчуриннар да кул куйган иде, Фикрәт Табеевтан да кул куйдырган идек – нигәдер игътибарга алу җитенкерәмәде кебек.

Бүгенге көндә Шәүкәтнең монда булуы мине аеруча куандыра, чөнки Россия Фәннәр Академиясе каршындагы бер институт «себер татарлары теле – мөстәкыйль тел» дип язып чыккач, газетабызның яңа санында шуңа каршы материал әзерләдек. Кызганыч, андый мавыгу бар, мин хөрмәт иткән кешеләрдә дә андый адашу бар. Татарны бүлгәләү искиткеч көчле бара. «Керәшен милләте» дигәнне Казан телевидениесеннән дә ишеткән бар. Югыйсә, мин – аларны белеп үскән кеше, минем туган авылны да 2 тапкыр чукындырганнар, чукынганнар да икенче көнне кире кайтканнар…

Шәүкәт белән Флера апага караганда, Наилне мин соңрак беләм. Үзем рәис булганда да аралашып яшәдем дип әйтә алмыйм. Чөнки ул язучылар даирәсендә бик йөрми иде. Ялгышмасам, шәһәр администрациясендә һәм телевидение тирәсендә эшләде булса кирәк.

Хәбир Ибраһим: Ул вакытта төзүче булгандыр әле ул.

Ринат Мөхәммәдиев: Бер китабы кулга килеп эләккәч, бүген күтәреп карап чыктым. Моннан берничә ел элек мин ул зәңгәр тышлы китапны сызгалый-сызгалый, кәгазьләр кыстыра-кыстыра укыганмын. Югыйсә, шигырь белән мине шаккатырып булмый. Тәнкыйтьче булган дәверләрдә шигырьне анализлап, докладлар укып яшәдем. Мөхәммәт Мәһдиевлар, Сибгат Хәкимнәр әле язучылар даирәсендә күренмәгән егетне бер дә юкка гына зур шагыйрь дип сөйләмәгәннәр икән! Монда җыр текстлары дигән сүз бара. Җыр тексты дигән жанр – бераз ясалма жанр. Чын шигърият кенә җыр тексты була ала. Поэзия җырлап тормаса, дөресен генә әйткәндә, күз буу гына, поэзиягә төрле хәрәкәтләрне кертергә маташу бара. Бу – халыкны матурлыкны тоюдан биздерү өчен эшләнә торган әйбер. Барысы да Көнбатыштан килә. Бүген безгә һәр яңалык дигән әйбергә ух-ах килергә түгел, анализ белән килергә өйрәнергә кирәк. Минем Наилнең җырларын Мәскәүдән Казанга кадәр тыңлап кайтканым бар.

Зиннур фикере белән 150 процент килешәм. Мәскәүдә Кремль сараена татар җырчылары җыелып килә. Ялгышмасам, 10 меңгә якын халык җыела. Элек шул концертлардан бәйрәм кебек чыгалар иде, соңгы елларда төкеренә-төкеренә чыгучыларны күргәч, оят булып китә. Минемчә, ул җырчыларны кыска итәкләренә карап, йә «спонсорлары» кем булуга карап сайлыйлар бугай. Телевидениедә дә шул. Хәтта мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, Ренат Ибраһимов та «Космос»та «Их, татар мунчасы» дип бер җырын җырлаганда: «Бу җырның композиторы – бас-гитарачы, сүзләрен хатыны язган», – дигәннәрен хәтерлим. Шунда янымда утырган мәрхүм Ренат Смаков, Югары судның рәис урынбасары: «И Ринат, кая барып җиттек без», – дип чыгып киткәнен хәтерлим. Шушы көнгә калдык. Гөлшат апа Зәйнашевалар, Роберт Миңнуллин, Илдар абый Юзеевлар кебек үк, Наил Касыймов та –үзенә искиткеч таләпчән егет. Аның җыр текстларын укып карасаң, күзгә яшь килә торган урыннары күп. Шундый шагыйрьне мин югары бәягә лаеклы шагыйрьләрнең берсе дип саныйм. Тукай комитетында әгъза булып мин 10 елга якын тордым. Өч ел Россия Федерациясенең Горький исемендәге премиясе комитетында Сергей Михалков белән рәистәш булып тордым. Депутат чакта, әлбәттә. Бервакытта да «ул шулкадәр китап язган», «шулкадәр роман язган» дип бирмиләр иде премияне. Конкрет әсәр! Хәтта бер шигырь өчен дә! Дәрдемәнднең без студент чагында 7-8 шигыре генә әдәбият даирәсендә актив хәрәкәттә иде. Хатыйп Госман авызыннан ишеткәндә, аларны шаклар катып тыңлый идек.

Мин 3 кандидатураны да хөрмәт итәм, ләкин Наил Касыймның нинди шагыйрь икәнен барыбызның да аңлап җиткерүен телим. Комитетка да бу фикер барып ирешсен иде!

Газинур Морат: Быел кызык – өч кандидат, өчесе дә шагыйрь…

Ркаил Зәйдулла: Марсель Галиев сүзе искә төшә – «ялкау әдәбиятны шигырь баса».

Рәдиф Гаташ: Укыдыгызмы икән – «Казан утлары»нда Ринатның хикәясе чыкты. Донбастта Әмирхан Еники, Шәйхи Маннур анда… «Шахта» көенең туу тарихы һәм аны башкаручы гүзәл кыз… Әмирхан ага аны гомере буе яраткан…

Газинур Морат: Шахтаны Флера ападан да яхшы белүче юк инде безнең арада. Хәзер сүзне язучыбыз Рахман Шәфигуллинга бирәбез.

Рахман Шәфигуллин: «Бакыйлыкка күчкәч, Тукайның үзе белән очрашырлар да…»

Язучы, журналист Рахман Шәфигуллин: Без бүген Габдулла Тукаебыз премиясенә кандидатлар карыйбыз. Безнең бүгенге көндә бөтен әдипләрнең статуслары бар – күбесе әлләкемнәрнең премияләренә лаеклар, ләкин хөрмәтле Ркаил Зәйдуллага ярдәм итә торган сәясәтчеләребез юк. Бер генә Тукай премиясе лауреаты да аңа ярдәм итми, кызганычка. Булачак лауреатлар шагыйрь генә түгел, гражданлык позициясе булган сәясәтчеләр дә булырга тиеш. Без лауреатлыкны биргәндә, аның сәясәте дә бар инде. Халык санын алу вакытында 600 мең кешене югалттык, 1 миллион татар татарча белми. Теле юк икән, ул шигырьләр язуның мәгънәсе бармы, димәкче булам. Шагыйрьләр татарның киләчәге һәм татар теле өчен көрәшергә тиеш.

Бүгенге көндә без читтәге татарларыбызга ярдәм итмибез икән, алар юкка чыгачак. Сәяси күзлектән чыгып булса да, мин Шәүкәт Гаделшага бу премияне бирергә кирәк, дигән фикердә. Шагыйрь генә түгел, милләт өчен көрәшүче кешеләр алырга тиеш Габдулла Тукай премиясен. Бакыйлыкка күчкәч, Тукайның үзе белән очрашырлар да, ул: «Син премияне алгансың икән, шигырь язудан башка милләт өчен нәрсә эшләдең соң?» – дип сораячак. Кандидатлар өчесе дә лаек, әлбәттә, сәяси күзлектән караганда, бу – себер халкына бүләк булачак.

Ркаил Зәйдулла: Ярар әле теге дөньяда Тукайның соравы гына. Бу дөньяда Нәҗибә Сафина сораса…

Фирүзә Җамалетдинова: «Без төрки милләт бит – олыларны хөрмәт итә торган милләт»

Фирүзә Җамалетдинова: Мин Флера ападан да күбрәк Тукай премиясенә куелган бер генә шагыйрьне дә белмим. 9 тапкыр куелган! Мин, беренче китабыннан башлап, Флера апа шигъриятенә гашыйк. Ул вакытта, киләчәктә редактор буларак аның саллы әсәрләрен эшләрсең, дисәләр, йөрәгем ярылып үләр идем. Флера апаның иҗаты – табигый иҗат, Аллаһы Тәгалә бүләк иткән талант иясе. Флера апа – рухи тамырлары белән бара торган зур шагыйрә. Флера апа бик лаек, нигәдер теләкләребез кабул булмый. Иншалла, быелгы язда Флера апа лаеклы бәясен алыр, дип уйлыйк.

Шәүкәт абый – әдәбиятыбызда себер рухын тотып тора торган шагыйрь. Наил Касыймов – җыр сәнгатен тотып тора торган шагыйрь. Быел Кабардино-Балкариядә булдым. Бер өлкән яшьтәге кешене алып чыккач, бөтен халык торып басты. «Бездә гадәт шундый – өлкән кешегә хөрмәт билгесе», – дип аңлаттылар. Без дә төрки милләт бит – олыларны хөрмәт итә торган милләт. Әйдәгез, юл биреп үткәрик Флера апаны.

Рафис Корбан: «Мин бүген усалрак сүзләр әйтергә дип уйлап килгән идем»

Рафис Корбан: Җәмәгать, монда 3 кандидат, әйеме? Безнең комиссия 3 кандидатны үткәрергә дип тапкан икән, димәк, алар лаеклы. Былтыр 9 кеше тәкъдим ителгән иде, алар арасында Флера апа бар иде, һәм барыбыз да аны җиңәр дип уйладык. Өметләндек! Ләкин көтмәгән-уйламаган кеше җиңеп чыкты. Флера апа тугызынчы тапкыр төшеп калды. 2008 елда 3 кешегә Тукай премиясе бирелде – Рафаэль Мостафин, Батулла һәм Марсель Галиев. Быел, Ходай Тәгалә кушып…

Рәдиф Гаташ: 2006 ел иде ул. Равил Бохараев та алды ул елны.

Рафис Корбан: Быел да шулай булсын иде. Шулай булуын телим. Врядли булыр. Без быел, Язучылар идарәсендә бер генә кандидат тәкъдим итәбез дип, секцияләрдән үткән кандидатларны үткәрмәдек. Шуңа да мин бу җыелуны аңламыйм. Ни өчен без шул вакытта берне генә тәкъдим иттек? Бүген җыелышып, давай, өчне, дип утырабыз. Өчесе тиң лаек булса да, берсенә генә бирәчәкләр һәм көтмәгән-уйламаган кеше җиңәчәк, Флера апа запросто төшеп калырга может. Комиссия карары «непредсказуемый». Ркаил белә аның ничек икәнен. Мин дә беләм. Бер кешегә 11 тавыш җыярга кирәк. Былтыр 9 кешедән 11 тавыш җыю… белмим, Ләбиб җыйгандырмы аны, җыймыйча гына биргәннәрдерме? Тугыз кеше арасыннан 11 тавыш җыю авыр.

Флера апаны лаеклы кандидат дип саныйм. Монда утырганнар барысы да Флера апа белән бергә, Ринат абыйдан кала, үзләрен тәкъдим ителгән кешеләр. Берсе дә: «Мин үз кандидатурамны Флера апа хитсабына алам», – димәде. Быел да әйтүче юк!

Мин Шәүкәтнең китабын тотып килдем. 2014 елда мин аны Язучылар берлеге акчасына үзем чыгардым. Монда аның моңарчы чыккан 7 китабындагы шигырьләре тупланган, аннан соң тагын 2 китап чыгарды. Мин ул вакытта «бу китапны тәкъдим итәргә кирәк» дигәндә, Газинур, син шаһит, «хи-и» дигән бер кеше булды – ул безнең арада утыра. Икейөзлеләнмик, Шәүкәт бу премиягә лаек. Мин өч кандидатның берсе Шәүкәт булса да бик шатланачакмын.

Наил чыннан ла халык арасында бик популяр. Ләкин бит җырларның йөрәккә көе керә. Ә ул көйләрне язган Луиза Батыр-Болгари инде Тукай премиясе лауреаты. Ә нигә шул вакытта Наилне дә тәкъдим итмәгәннәр икән? Салават бер җыр белән Тукай премиясе алды. Шунда берьюлы өч кешене тәкъдим иттеләр. Роберт Андреев һәм Роберт Рәкыйпов та алды. Шаккаткыч хәлләр!

Мин бүген усалрак сүзләр әйтергә дип уйлап килгән идем, мондагы чыгышлардан соң: «Нигә мин генә ала карга булып утырырга тиеш әле кара каргалар арасында?» – дип уйлап куйдым.

Ркаил Зәйдулла: Синең имидж шундый.

Рафис Корбан: Ркаил, син монда бердәнбер комиссия әгъзасы, әйеме? Язучылар өчесе өчен дә тавыш бирделәр, дип чыгыш яса, зинһар! Өчесенә дә Тукай премиясен бирдерергә! Әгәр шуның берсенә генә һәм син уйламаганына бирсәләр, извини, үзең полномочиеләреңне куя аласың.

Ркаил Зәйдулла: Өчесенә дә Тукай премиясе бирсәләр, мин шатланам гына, ләкин ул чагында аны әдәбият премиясе дип үзгәртергә кирәк булачак…

Наилә Яхина: «…тазы-тазы белән чәчәкләр чыгардылар»

Наилә Яхина: Радиода эшләгәндә, минем кулдан Татарстанның музыкаль культурасы үтте. Наил Касыймов турында берничә сүз әйтмәсәм, редактор буларак та, композитор буларак та җаным тыныч булмас иде. Без концертларны төшереп, монтажлаганда, «слабый» җырлар төшеп кала иде. Наил Касыймовның җырлары беркайчан да төшеп калмады. Ул җырларның эталоны булды. Руслар «поэт-песенник» ди, без «җырчы шагыйрь» дибез. Наил үзе җырламаса да, йөрәгеннән чыккан ялкынлы шигырьләре моңлы яңгырады. Үзе дә фикерле кеше, шуңа җырлары да акыллы. Мин дә аның шигырьләренә 4 җыр яздым. Алар җырланды һәм җырланачак та әле. Габделфәт җырлады, үзем бара алмадым, аягым сындырган идем. Шушы җырдан соң Габделфәткә тазы-тазы белән чәчәкләр чыгардылар, дип язып җибәрделәр. Мин Наил Касыймов сүзләренә көй яза алганыма бик шатмын – ул бит бик таләпчән. Ул Гөлшат Зәйнашевалардан соң җыр сәнгатен тагын бер баскычка күтәрде, дияр идем. Аның «Халкым» җыры турында «Татарстанда тагын бер гимн пәйда булды» дияр идем.

Рәдиф Гаташ: Рафис Корбанның «Китмибез» дигән… «Бетмибез» дигән җыры да шулай булырга тиеш.

Хәбир Ибраһим: «Минем тәнкыйтьлисем дә килә, ләкин бит Рузилә язып чыгачак әйткән сүзләрне»

Хәбир Ибраһим: Бу мактап утырган форматны мин аңлап бетермим. Кирәктер инде… Барысы да лаек, чөнки иҗатлары бар. Монда тәнкыйтьләү юк, мактау гына бит инде. Минем тәнкыйтьлисем дә килә, ләкин бит Рузилә язып чыгачак әйткән сүзләрне. Юк, тәнкыйтьләмим, минем үз фикерем бар. Наил белән телефоннан сөйләшәбез, аңа әйткәнем бар: «Синең тормышың Тукайныкы кебек, үзең турында Тукай кебек «Исемдә калганнар»ны яз – халык арасында тагын да авторитетың күтәреләчәк», – дидем. Барысын да әйтеп бетерә алмыйм. Аның тормышында четрекле вакыйгалар бар. Шуларны язсаң…

Газинур Морат: Белгәч, үзең яз инде.

Хәбир Ибраһим: Вакытым юк.

Ркаил Зәйдулла: Аның үз тормышы да катлаулы.

Хәбир Ибраһим: Үземнекен дә язып бетерә алмыйм әле. Иң яхшы сүзләрне Рафис әйтте, Рафистан соң кабатлап торуның кирәге дә юк.

Рифат Җамал: Бу очрашу, елдагыча, бер «галочка» өчен – очрашып, намзәтләрне үзара мактау булды, дип язып чыгар өченме?

Рафис Корбан: Елдагыча түгел, башка елларда болай булганы юк иде.

Рәдиф Гаташ: Нинди максатларыгыз бар иде?

Рифат Җамал: Рәдиф абый, син сөйләгәндә мин бүлмәдем бит…

Газинур Морат: Сөйлә, әйдә, сөйлә…

Рифат Җамал: «Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар узмый икән, мин киләсе елда бу идарәдә катнашмаячакмын»

Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал: Тынычландыгызмы? Газинур әйтеп китте: «Апрель ае – язучыларның урак өсте», – диде. Елдан-ел апрель ае зур тавыш, активлык, кайвакыт гауга да китереп чыгара. Ел саен Тукай премиясен биргәннән соң кухняларда, кулуарларда «алай булды, болай булмады» дигән күпме сүз чыга. Дөрес әйтәмме? Миңа акыл кермәде инде, акыл кергән кешеләр 3 кандидатны да мактап чыктылар да, акыллы булып калдылар. Рафис белән сөйләшкән идек – ул да бик кызган иде, ләкин йөрәге җитмәде башкача чыгыш ясарга. Әгәр дә Комиссия Тукай бүләгенә тәкъдим иткән икән, алар лаек дип алыйк. Ләкин ул Комиссиядә кем утыра? Бик яхшы беләсез, ел саен сөйлисез. Язучылар турында иң яхшы кем белә? Язучылар беләме әллә композиторлар беләме? Булды инде төрлесе… без бала-чага түгел… төрлечә узганнар бар… Быел, минемчә, Комиссия кәгазьгә нәрсә язып китерә – ул шуңа кул куячак. Бу – «реалии жизни», тормыш чынбарлыгы.

Монда барыбыз да язучылар утыра. Язучылар берлеге элек тә икене дә, өчне дә тәкъдим итә иде, бәхәсләргә урын бар иде. Язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәтне комиссия кабул итми икән, бу нәрсә дигән сүз? Димәк, язучылар белми араларыннан кем лаек икәнен. Алар профессионал түгел. Язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәт узмый икән, бу – язучыларга да, Берлеккә дә, аның рәисе Ркаил Зәйдуллага да ышанмау дигән сүз. Читтән-миттән булсын, ләкин башка оешмалар язучыларның кайсы Тукай бүләгенә кандидат булырга лаек икәнен яхшырак белә икән, шулай булсын! Ел саен шулай барсын! Нигә без монда җыелып утырабыз?! Бездән башка бара бит… Быел исемлеккә Рафис Корбан да кермәгәч…

Рафис Корбан: Мөгезлеме әллә?

Рифат Корбан: Дөрес түгел дип саныйм.

Рафис Корбан: Барып әйт!

Рифат Корбан: Барып әйтмим, монда журналист бар. Журналист алдында әйтәм. Көлеп утырабыз да, чыккач «мыркылдап» йөрибез!

Рафис Корбан: Мин рәис булган чакта 4 кандидат тәкъдим иттек, дүртесе дә үтте. Газинур Морат үтте, Нәбирә Гыйматдинова үтте… үземне тәкъдим иттеләр – үтмәдем…

Рифат Корбан: Һаман көлешеп утырабызмы? Без үзебезне хөрмәт итәбез икән… миңа да: «Әйдә, сине», – дип тәкъдим иткәннәре булды, мин гомеремдә дә Язучылар берлегеннән башка бу эшкә бармыйм! Син чын язучы икән, нигә син иптәшләреңә ышанмыйсың, нигә кандидатураңны Язучылар берлегенә куймыйсың?

Рафис Корбан: Мин куймакчы идем… куйдырмадылар…

Рифат Корбан: Әгәр елдан-ел Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар узмый икән, мин киләсе елда бу идарәдә катнашмаячакмын, бушка вакыт уздыра торган гадәтем юк. Фәндә дә шундый әйбер бар – «предварительная защита» узмыйсың икән, сине яклауга кертмиләр. Монда кешеләр беренчел яклауны узмыйча яклауга кермәкче булалар. Әйтәсе сүзем шул – бик хөрмәтле Комиссия, анда зур белгечләр утыра, ләкин алар әдәбият өлкәсендә белгеч түгел. Шуңа күрә мин протокол булыр дип уйлыйм һәм мин протокол Тукай премиясе комиссиясенә илтелер дип уйлыйм. Мин бу Комиссиянең әдәбият өлкәсендәге кандидатларның Язучылар берлеге аша узганын исәпкә алырлар дип уйлыйм.

Ринат Мөхәммәдиев: Язучылар берлеге болай агрессив сөйләшә торган урын түгел…

Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова: Мин үз фикеремне телевидениедән дә әйттем инде. Берничә тапкыр куелып үтмәү очраклары бар һәм бу гадәти дә – шулай булырга мөмкин.

Ркаил Зәйдулла: Бер тапкыр гына тәкъдим ителеп үтүчеләр бик сирәк.

Илсөяр Иксанова: «…иҗатын мин киңрәк саныйм»

Илсөяр Иксанова: Безнең Флера апа быел 9нчы тапкыр куела. Ул күптән бу бүләккә лаек. Иҗаты турында бик матур итеп шәрехләп әйттеләр – ул фикерләргә кушылам. Бездә, язучының биографиясе булырга тиеш, диләр, Флера апа биографиясе ягыннан да, таланты ягыннан да килгән. Үз биографиясен ил биографиясе белән бәйләп нинди зур әсәр язган – «Яну дәверләрендә» әсәре турында Сания аңлатып бирде. Монда беркемнең дә Флера апага каршы фикере юк, дип уйлыйм. Бик телим Флера апаның быел бу бүләкне алуын.

«Себер татарлары – аерым халык» дигән вакытта Шәүкәт Гаделша – безнең бер халык булуыбызны күрсәтә торган мисалыбыз. Премия ике кешегә бирелсә дә, өч кешегә бирелсә дә, артык түгел.

Наил Касыймовны шагыйрь буларак кабул итәм, ләкин җыр текстлары авторы дип саныйм. Аның бәхетле язмыш – искиткеч композиторлар көйләр язды, искиткеч җырчылар җырлады. «Кайтуыңны сагынырмын» кебек җырын рәхәтләнеп тыңларга мөмкин. Ләкин мин иҗатның зурлыгын… Флера апаның иҗатын мин киңрәк саныйм.

Хәбир Ибраһим: Без Тукай бүләге дә Тукай бүләге дибез… Тукай бүләген күп кешеләр алды… Юк бит алар бүген, күбесе төшеп калган, халык белми… Иң зур бүләк – иҗатың халык күңеленә керергә тиеш. Тукай бүләге ул – абстракция генә, иҗатың халык күңеленә керсен!

Газинур Морат: Тукай бүләге тирәсендәге сүзләр фәкать язучылар намзәтләре тирәсендә генә бара. Чөнки, миңа калса, Тукай бүләгенә тәкъдим итү процедурасы тамырдан дөрес түгел. Абсолютно дөрес түгел! Бар композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге бар… Композиторлар берлеген ишетмәүчеләр җәмгыяте тәкъдим итә алмый, гафу итегез… Рәссамнары күрмәүчеләр җәмгыяте тәкъдим итә алмый. Аларны фәкать профессиональ берлекләр тәкъдим итә. Ә язучыларга килеп терәлгәч…

Язучылардан берсе: Балта осталарына Тукай премиясе биреп булмый инде, гафу итегез…

Газинур Морат: Ярый, бик озак утырдык. Күңелендәгесен әйтергә тырыштык. Без бу очракта 3 намзәткә дә уңышлар телибез. Үз моратларына ирешсеннәр! Безнең Тукай комиссиясе аларга мәрхәмәтле булсын! Барыгызга да рәхмәт!

Утырыш дәвамында «читтән» тәкъдим ителгән намзәтләр, башларын аска иеп, яки өскә карап, уңайсызланган кешедәй карашларын читкә төбәп утырдылар. Утырыш тәмамланды. Язучылар таралышты. «Сез яшь әле», – диде әкрен генә чыгып барган Флера Гыйззәтуллина, җитмештәге каләмдәшләренә карап, намзәттәшләренә ишарәләп булса кирәк…

https://intertat.tatar

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина