Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яхин Альберт

Язучы, әдәбият галиме-педагог һәм журналист Альберт Гатуф улы Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы үзәге Арча эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Татарстанның Азнакай районы Тымытык урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956.1959 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлап берничә ел үткәннән соң (1964), «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1959–1975 елларда А.Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы секретаре һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975 елның сентябреннән 1981 елның февраленә кадәр Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. 1981 елдан ул – шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1984 елдан – татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты.

А.Яхин – әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Аспирантурада укыган елларында ул үзенең төп иҗади игътибарын әдәбият тарихын өйрәнүгә юнәлтә: күренекле язучы һәм Гражданнар сугышы каһарманы, утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында нахактан корбан булган Шамил Усмановның фаҗигале тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби иҗат эшчәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике әдәби-тикшеренү китабын һәм әдип-драматург Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза.

Бу драма 1967 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара һәм шул чор театр тәнкыйтендә әйбәт спектакльләрнең берсе буларак бәяләнә.

Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап А.Яхин аеруча юмор-сатира жанрында актив иҗат итә. Республика көндәлек матбугатында, бигрәк тә «Чаян» журналы битләрендә, «Көлке куа килә», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Башкортстанның «Сәнәк», үзәк матбугат басмаларыннан «Крокодил» журналларында аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә тәрҗемә ителә («Полный порядок» җыентыгы, 1978).

А.Яхин уйлап тапкан рәсем темаларына йөзләгән карикатуралар ясала. Темаларының берсе – «Крокодил» журналы игълан иткән конкурста, берсе Бөтендөнья сатирик рәсемнәр күргәзмәсендә (рәссамы – Лотфулла Насыйров) беренче урыннарны яулый. Соңгысы күргәзмәнең рәсми эмблемасы итеп тә тәкъдир ителә.

А.Яхинның сатирик хикәяләре үз заманының реаль тормыш материалына корылган һәм сюжет-композиция ягыннан җыйнак, тыгыз эчтәлекле булулары белән аерылып торалар.

А.Яхинның гыйльми-тикшеренү хезмәтләре дә әдәбиятның юмор-сатира жанры белән тыгыз бәйле. Аның М.Бакиров һәм М.Мәһдиевләр белән соавторлыкта язылган «Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәзәкләр, бәетләр» (1979), «Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәкаль, табышмак, җырлар» (1982) һәм рус телендә «Система татарского фольклора» исемле монографик хезмәтләре (1984) бай фактик материалы, үзенчәлекле тикшеренү методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар халык авыз иҗатын өйрәнүдә яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән әһәмиятле. «Система татарского фольклора» китабының эчтәлеге, автор рөхсәте белән, Мәскәү университетында күп еллар буена студент-филологларга махсус курс итеп укытыла.

Соңгы елларда А.Яхин мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язу белән актив шөгыльләнә. Ул – бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфкача татар әдәбиятыннан җиде дәреслек китабы һәм укытучылар өчен җиде методик кулланма авторы. Аның башлангыч сыйныфлар өчен дә дәреслек һәм кулланма китаплары бар. Бу өлкәдәге казанышлары өчен ул Татарстан Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясенә лаек була.

1973 елдан язучы «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

А.Яхин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шамил Усманов драматургиясе. –Казан: Татар. дәүл. музее басмасы, 1969. – 29 б. – 300 д.

Шамил Усманов (18981937): докум. очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б. – 5000 д.

Әйттем исә кайттым: сатирик хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 192 б. – 12000 д.

Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәзәкләр, бәетләр / соавт. М.Бакиров. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1979. – 198 б. – 500 д.

Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәкаль, табышмак, җырлар / соавт. М.Мәһдиев. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982. – 112 б. – 600 д.

Әдәбият дәресләре: дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2003. – 160 б. – 3000 д.

* * *

Полный порядок: рассказы / пер. с татар. С.Оффенгендена. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 96 с. – 50000 экз.

Система татарского фольклора. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 200 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г о с м а н о в М. Татар фольклористикасының яңа казанышы // Казан утлары. – 1985. – № 7. – 175–178 б.

Г ы й з з ә т у л л и н Н. Тимер –сандалда чыныга // Шәһри Казан. – 2001. – 9 нояб.

М и ң н у л л и н Т. Ике икең дүрт була // Татарстан яшьләре. – 2001. – 10 нояб.

З а һ и д у л л и н а Д. Заманнан алда // Ватаным Татарстан. – 2001. – 10 нояб.

Х ә с ә н о в а А. Гадәттән тыш үзсүзле галим // Мәдәни җомга. – 2001. – 16 нояб.

К ә р и м о в К. Икенче юл // Казан утлары. – 2001. – № 11. – 147–149 б.

Ш ә р и п о в а Й. Таяну ноктасы // Сабантуй. – 2001. – 10 нояб.

Г ы й с м е т д и н Д. Холык // Татарстан яшьләре. – 2001. – 1 дек.

Я х и н А. Мин ничек дәреслекләр авторы булдым // Мәгърифәт. – 2002. – 20 июль.


Язучылар