Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәннан Ринат

Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа.

Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык итә.

  Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.

  Шигырьләре «Казан утлары», «Мирас», «Сабыйга», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын», «Школа» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Казанские ведомости» газеталарында басылып чыга.

   Ринат Мәннан күбесенчә пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр яза. Шуңа күрә «Чаян» журналы белән ул һәрвакыт тыгыз бәйләнештә тора.

    Ринат Мәннан балалар өчен дә актив иҗат итә. Авторның төрле елларда «Табиб әлифбасы» (2001, 2003), «Дуслар» (1999), «Каян килә туңдырма?» (2003), «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2005), «Ялкау өстәл» (2005) дигән китаплары басылып чыга. Ул рус телендә дә яза. Аның тәрҗемәсендә Ш.Галиевнең кайбер шигырьләре «Идел» журналының русча вариантында басыла. Р.Мәннан 1993 елда «Молодежь Татарстана» газетасы оештырган фантастик хикәяләр конкурсында «Озеро» исемле хикәясе белән беренче урынны алып, күренекле фантаст Кир Булычев бүләгенә лаек була.

“Солдат Ахмәтсафа” исемле поэмасы чуваш теленә Евгений Турхан тарафыннан тәрҗемә ителеп, 2018 елда Чабаксарда китап булып чыкты. Р. Мәннан шигырьләренә композиторлар Әхмәт Хәйретдинов, Рамил Курамшин, Тәлгат Вәлиев, Миляушә Алеева егермедән артык җыр иҗат иттеләр. Шулар арасында республикабыз музыкаль бәйгесендә лауреат исемен яулаган “Татарстан флагы гимны” да бар (сүзләре авторы – Ринат Мәннан, көй иҗат итүче – Миләүшә Алеева).

2018 елны Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать Академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана.

2000 елда “Шукбай конкурсы”нда җиңеп чыга һәм “Сабантуй” гәзетасы бүләге бирелә.

2006 елда КДУнда татар студентларының “Тәрәзә” газетасында актив эшчәнлек алып барганы өчен һәм “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе белән тыгыз бәйләнештә торганы өчен Махсус Диплом бирелә.

2007 елда татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгын Каюм Насыйри исемендәге премиясе номинанты Дипломы бирелә.

2014 елдан Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиясе лауреаты.

2014 ел. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Синең улларың, Россия!” Бөтенроссия әдәби конкурсында “Воздушный корабль” шигыре белән катнашып, РФ Кораллы Көчләренең М.В. Фрунзе исемендәге Мәдәният Үзәге дипломына лаек була.

2014 елда Ринат Мәннан Ватаныбыз әдәбиятына тугрылыклы хезмәте өчен Россия Язучылар берлегенең Дипломы һәм медале белән бүләкләнә.

2015 елда – Генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби конкурсы дипломанты. 2015 ел – К.Симоновның тууына 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Халыкара әдәби конкурсы лауреаты.

2016 елда “Золотое перо Руси” Милли әдәби премиясенең 1 дәрәҗәле дипломы бирелә.

2017 ел – “Герои Великой Победы-2017” исемле Бөтен рос сия әдәби конкурсының Истәлекле медале һәм “Призёр конкурса” исемле Почетлы билгесе белән бүләкләнә.

2017 елда аңа “Золотое перо Руси” исемле Милли әдәби премиясенең С.Савицкая дипломы тапшырыла.

2017 елда Дюк де Ришелье исемендәге Халыкара әдәби конкурсында катнашып, лауреат була һәм алтын исемлеккә кертелә.

2018 елда И.С. Тургеневның тууына 200 ел тулуга багышланып, Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Родине поклонитесь” әдәби конкурсында дипломант була.

2018 ел Ринат Мәннан “Герои Великой Победы-2018” Бөтенроссия конкурсында финалист дипломы һәм Истәлекле медале белән бүләкләнә.

2018 елда ул Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

2018 елда Ринат Мәннанга 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыгын данлау эшенә зур мәдәни өлеш керткәне өчен Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары милли агентылыгының “Рус әдәби үзәге” дипломы тапшырыла.

2019 елда, “Герои Великой Победы-2019” исемле Бөтенрос сия әдәби конкурсында катнашып, Ринат Мәннан диплом һәм Истәлекле медале белән бүләкләнә.

2019 елда Р. Мәннан “Бөек Җиңү Геройлары” дип исемләнгән Бөтенроссия әдәби конкурсында Россиядәге хәрби-патриотик эшчәнлекне җанландыруга керткән лаеклы өлеше өчен, генерал-лейтенант К.Б. Пуликовский тарафыннан Мактау Грамотасы һәм “Россиядәге хәрби-патриотик эшчәнлегенә керткән хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

2019 елда Р. Мәннан Фатыйх Кәримгә багышланган “Ты сердца не жалей, поэт!” исемле Бөтенроссия әдәби конкурсы дипломанты була.

2020 елда Р. Мәннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Истәлекле медаль белән бүләкләнә һәм “Герои Великой Победы”исемле Бөтенроссия конкурсында катнашып “Лауреат конкурса” билгесе белән бүләкләнә.

2020 елда Россия Язучылар берлегенең “Сергей Есенин 125 лет” исемле медале белән бүләкләнә.

2021 елда “Табиб әлифбасы”, “Анатомик театр”, “Казанский ГИДУВ” китаплары өчен академик Ф. Г. Углов премиясенә лаек була.

2022 ел. “Герои Великой Победы” исемле Бөтенроссия әдәби конкурсы финалисты Дипломы.

2022 ел. “Золотое перо Руси” исемле Милли әдәби премиясе лауреаты Дипломы.

Бүген Р.Мәннан бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Умырзая: шигырьләр. – Казан: Таң-Заря, 1998. – 28 б. – 500 д.

Табиб әлифбасы. – Казан: Раннур, 2001. – 40 б. – 50000 д.

Ялкау өстәл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 24 б. – 5000 д.

Исхакый әлифбасы. – Казан: Матбугат йорты, 2008. – 16 б. – 1000 д.

Шүрәле әлифбасы. – Казан: Татар. кит. Нәшр.- 2011. – 4 – б. – 3000 д.

Су анасы янында. – Казан: Сүз, 2011. – 20 б. – 500 д.

Шәп сабак. – Казан: Сүз, 2011. – 20 б. – 500 д.

Әфлисунлы малай. Казан: Сүз, 2011. – 20 б. – 500 д.

Серле күл. Казан: Сүз, 2011. – 24 б. – 500 д.

Авыр икән “2”ле! Казан: Сүз, 2011 – 20 б. – 500д.

Болыт мичләре. Казан: Сүз, 2011 – 20 б. – 500 д.

Җүкәтау Казан: Сүз. 2012 – 20 б. – 500 д.

Айга сәяхәт . Казан: Сүз, 2012. – 20 б. – 500 д.

Муса дәфтәре. Казан: Сүз, 2012. – 20 б. – 500 д.

Качкын Көнгерә. Казан: Сүз, 2012. – 20 б. – 500 д.

Бу мин – Сарбай. Казан: Сүз, 2012. – 20 б. – 500 д.

Табылган көндәлек. Казан: Сүз, 2012. – 20 б. – 500 д.

Уймак һәм каймак. Казан: Сүз. 2012. – 20 б. – 500 д.

Нәни маҗаралары. Казан: Хәтер, 2015. – 55 б. – 500 д.

Кызыл күбәләк . Казан:Татар. кит. нәшр. 2015. – 48 б. – 2500 д.

Сайланма әсәрләр. Казан: Слово, 2016, – 464 б. – 50 д.

Минем яратканнарым. Казан: Татар. китап нәшр. 2016, – 142 б. – 1000 д.

Антология ( Чистай тәбәге язучылары). Казан: Сүз. 2019 – 100 б. – 50 д.

Әкиятләр. Казан: Сүз. 2019, – 176 б. – 300 д.

Анатомик театр. Казан: Сүз, 2019, – 224 б. – 200 д.

Бөек Җиңүне якынайтучылар. Казан: Сүз. 2020. – 96 б. – 200 д.

Исхакый. Казан: Сүз. 2020 – 116 б. – 200 д.

Такташ. Казан: Сүз, 2020 – 116 б. – 200 д.

Такташ. Казань: Слово, 2016 – 36 стр. – 200 э.

Огненные годы. Казань: Слово. 2016 – 92 стр. – 500 э.

Есенин. Казань: Слово, 2017 – 48 стр. – 200 э.

За Родину! Казань: Слово, 2018 – 100 стр. – 200 э.

Анатомик театр. “Сүз” нәшрияты, 2018.

Антология. “Сүз” нәшрияты, 2019.

Әкиятләр. “Сүз” нәшрияты,  2019.

Ринат Мәннан иҗатына штрихлар. “Сүз” нәшрияты, 2020.

Бөек Җиңүне якынайтучылар. “Сүз” нәшрияты, 2020.

Яңарыш хәбәрчесе – Исхакый. “Сүз” нәшрияты, 2020.

Такташ. “Сүз”  нәшрияты, 2022.

Каян килә туңдырма?  2021 Сүз нәшрияты

“Чаян” белән бергә           2022  Сүз нәшрияты

“Сабантуй”дан “Сабантуй”га   2022   Сүз нәшрияты

Тукай               2022  Сүз нәшрияты

От Державина до…   2022  Сүз нәшрияты

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н у р м ө х ә м м ә т о в Т. Эт каешы // Шәһри Казан. – 1998. – 26 июнь.

Н у р м ө х ә м м ә т о в Т. Җан һәм тән сакчылары // Шәһри Казан. – 1999. – 16 апр.

К а м а л о в Б. Үзеңне чеметү авырмы? // Мәдәни җомга. – 1999. – 22 окт.

Ш ә е х Л. «Ялкау өстәл»дә ниләр бар?.. // Мәдәни җомга. – 2006. – 27 гыйнв.

В ә л и – Б а р җ ы л ы М. Үзе табиб, үзе шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 2006. – 1 апр.

Гаффар Ренат. Дару исе. “Абугалисина” , 2000. – 12 июнь

Вәли-Барҗылы М. Үзе табиб, үзе шагыйрь. // Ватаным Татарстан, 2006.- 1 апрель

Шәех Л. “Ялкау өстәл”дә ниләр бар?”// Мәдәни җомга, 2006. – 27 гыйнвар

“Әллүки”челәр. Үзебезнең Ринат абый!.. // “Тәрәзә”, КДУның татар студентлары газетасы, № 9-10, 2007.

Мәхмүди З. “Анатомик театр”.// “Күрәзә” газетасы, 2008. 10 октябрь

Х. Бадигый. Нәниләргә бүләк. // Сабантуй. 2010. – 6 февраль

Г. Зәйнуллина. Үзе шагыйрь, үзе табиб. // “Мәдәни җомга”, 2011. – 2 декабрь

Л. Гыйльметдинова. Куаныч өләшүче абый.// “Мәдәни җомга” 2012. 20 июль

Л.Гыйльметдинова. Шигъри сүзләрдән һәйкәл.// “Мәгърифәт” 2012. 17 август

Г. Зәйнуллина. Шаян күңелле шагыйрь . //” Мәгърифәт” 2012. 30 ноябрь

Т. Галиуллин. Тапкырлыкта – матурлык. // “Казан утлары”, № 2 , 2018.

Галиуллин Т. – Татар шигъриятендә мөһәҗирлек хәрәкәте һәм Исхакый –  Безнең Мирас № 8  2022.

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин