Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Имамов Вахит

     Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Има­мов 1954 елның 18 мартында Татарстан Респуб­ликасының Актаныш районы Иске Байсар авы­лында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда ту­ган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмә­сендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башка­ра. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакция­нең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төп­ләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»-ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспет­чер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, «КамАЗ» типографиясе база­сында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. 1997 елның язында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән Вахит Имамов Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп расла­на, ә XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, аңа Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә.

Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыен­тыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, алар-ны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.

1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кы­залаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Шулай да әдәби иҗатта В.Имамовка киң танылу китергән өлкә — та­рихи әсәрләрдер. 1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән та­рих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1 994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пу­гачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басма­сы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIIIгасырларда Дәште Кып­чак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә бул­ган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен ку­шып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.

Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакый­галарына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап бу­лып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасыр­ның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйга­ларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китер­гәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитме­шенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышын­да зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон тата­ры» (2003) романы — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып тө­гәлли.

2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.

Нәзер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д.

Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д.

Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. –  80 б. – 170000 д.

Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д.

Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2001. – 192 б. – 2000 д.

Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д.

Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000


Язучылар