Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһи Галиәхмәт

Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи ( Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов) 1949 елның 24 августында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп, мари якларына барып чыга. Йошкар-Ола шәһәрендә техникумда укый. Техникумны технолог белгечлеге буенча диплом алып тәмамлагач, шактый еллар сәүдә системасында һәм Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендәге төрле хуҗалык оешмаларында эшли, комсомол путевкасы белән дүрт елга якын Оренбург өлкәсендәге Иракла (Ирекле) ГРЭСы төзелешенә хезмәт көчен куя. Узган гасырның җитмешенче еллары ахырында ул янә туган якларында: Арча район газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шул елларда аның үзе эшләгән район газетасы битләрендә беренче шигырьләре басыла.

1982–1984 елларда Г.Шаһи Мөслим районының Баек авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1984 елдан ул – Чаллы шәһәрендә, биш ел шәһәр мәктәпләрендә укытучылык һөнәрен дәвам иттерә. Аннары, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшен ташлап, үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә, шигърияткә багышлый.

1997 елда Чаллы шәһәр матбагасында аның «Кояшлы юл» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

Г.Шаһи – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кояшлы юл: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 1997. – 76 б. – 2000 д.

Мәхәббәт елгасы: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2000. – 64 б. – 1000 д.

Кулым җылысы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 64 б. – 700 д.

Моңлы китап: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2001. – 68 б. – 500 д.

Ай ташы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 32 б. – 700 д.

Әүлия чишмәсе: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. – 104 б. – 500 д.

Канатлы еллар: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 128 б. – 1000 д.

Сандугач кайткан таллыкка: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. – 132 б. – 500 д.


Язучылар