Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәхретдинов Равил

Галим-тарихчы, археолог һәм язучы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстанның Балтач районы Кариле авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы, яшьлек еллары туган ягында – район үзәгендә уза. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1955–1956 елларда әүвәл район башкарма комитетының физкультура-спорт бүлеген җитәкли, аннары Балтач урта мәктәбендә уку-һөнәри остаханә мөдире һәм хезмәт укытучысы була.

1958–1963 елларда Р.Фәхретдинов – Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты каршындагы аспирантурага кабул итәләр. Анда өч ел дәвамында (1963–1966) Идел буе Болгар дәүләтенең археологик истәлекләрен җентекләп өйрәнеп, шул темага кандидатлык диссертациясе яза һәм 1968 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты гыйльми советында яклый. 1990 елда ул шул ук университетның гыйльми советында докторлык дәрәҗәсе ала.

1966–1996 елларда Р.Фәхретдинов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әүвәл кече фәнни хезмәткәр, аннан өлкән фәнни хезмәткәр һәм төп фәнни хезмәткәр булып эшли. 1996 елда институт икегә аерылып, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешкач, Р.Фәхретдинов баш фәнни хезмәткәр сыйфатында гыйльми эшчәнлеген яңа институтта дәвам иттерә.

Р.Фәхретдинов – урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да элгәрләрдән Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча танылган белгечләрнең берсе. Ул бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма хезмәтләр – монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, карта-схемалар, альбомнар, фәнни-популяр китаплар, күпсанлы мәкаләләр авторы. Аның күп кенә гыйльми хезмәтләре – үзәк матбугатта (шул җөмләдән өч монография), унлап хезмәте чит илләрдә (Канада, Төркия, Венгрия, Украина) басыла.

1959–1972 елларда Татарстанда һәм аңа чиктәш республика-өлкәләрдә (Чуашстан, Ульянов, Самара, Түбән Новгород) тоташ археологик эзләнүләр үткәреп, төрле археологик чорларга һәм культураларга караган 1300 дән артык истәлекләрне барлап тикшерә һәм урта гасыр Идел буе истәлекләренең гомумархеологик картасын төзи. Бу уникаль хезмәт археология фәнендә беренче тапкыр эшләнә. Әлеге фәнни тикшеренүләре өчен ул СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгы уңаеннан ВДНХ медале белән Р.Фәхретдинов – урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да элгәрләрдән Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча танылган белгечләрнең берсе. Ул бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма хезмәтләр – монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, карта-схемалар, альбомнар, фәнни-популяр китаплар, күпсанлы мәкаләләр авторы. Аның күп кенә гыйльми хезмәтләре – үзәк матбугатта (шул җөмләдән өч монография), унлап хезмәте чит илләрдә (Канада, Төркия, Венгрия, Украина) басыла.

1959–1972 елларда Татарстанда һәм аңа чиктәш республика-өлкәләрдә (Чуашстан, Ульянов, Самара, Түбән Новгород) тоташ археологик эзләнүләр үткәреп, төрле археологик чорларга һәм культураларга караган 1300 дән артык истәлекләрне барлап тикшерә һәм урта гасыр Идел буе истәлекләренең гомумархеологик картасын төзи. Бу уникаль хезмәт археология фәнендә беренче тапкыр эшләнә. Әлеге фәнни тикшеренүләре өчен ул СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгы уңаеннан ВДНХ медале белән бүләкләнә. Аның тарафыннан төзелгән әлеге археологик истәлекләр җыелмасы соңыннан «Татарстан АССРның археологик картасы» дигән алты томлык коллектив хезмәт нигезенә җирлек була. Монысы өчен галим башка хезмәттәшләре белән берлектә 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1972–1992 елларда Р.Фәхретдинов, Иске Казан территориясендә археологик казу эшләренә җитәкчелек итеп, монографик хезмәте өчен бай фәнни материал туплый, табышлары, ачышлары турында республика һәм үзәк матбугатта дистәләрчә мәкаләләр язып бастыра.

Соңгы елларда Р.Фәхретдинов эпиграфик истәлекләрне эзләү, борынгы шәһәр, авыл, хәрби корылма, архитектура истәлекләрен өйрәнү-барлау максаты белән Казан арты, Кама аръягы, гомумән, Тау ягы, Урта Идел төбәкләренә еш кына махсус экспедицияләр оештыра.

Узган гасырның туксанынчы елларында иҗтимагый-сәяси һәм идеологик үзгәрешләрдән соң, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тарих буенча яңа дәреслекләр язу ихтыяҗы тугач, иң беренче булып бу эшкә Р.Фәхретдинов алына. Аның татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр басылып чыккан «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» («История татарского народа и Татарстана») дигән китабы, Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып, урта мәктәпләр программасына беренче тапкыр дәреслек буларак тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта галим татар халкының VI.ХХ йөзләр арасында Урта Евразиянең гаять зур территориясендә – көнчыгышта Орхон буйларыннан алып көнбатышта Дунай елгасының түбән агымына кадәр, төньякта Казан-Нократ киңлекләреннән көньякта Кавказ далалары һәм Әстерханга кадәр җәелгән киң мәйданда сакланып калган тарихи-мәдәни истәлекләр мирасын җентекләп барлау, тәртипкә салу һәм теркәү эше белән шөгыльләнә һәм «Татарская археология» дигән журнал чыгарып килә.

Р.Фәхретдиновның матур, образлы тел белән тарих, археология фәне турында, урта гасыр болгар һәм татар шәһәрләре, аларның архитектура үзенчәлекләре, табылдык көнкүреш һәм сәнгать әйберләре, Сөембикә, Туктамыш хан, Идегәй кебек легендар шәхесләр турында язган популяр жанрдагы әсәрләре («Ташлар моңы», «Мондадыр безнең бабайлар», «Кичке азан» җыентыклары) ерак заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, алар кичергән тарихи вакыйгаларны, алар җитештергән матди байлыкларны җанлы картиналарда сурәтләп бирәләр.

Киң җәмәгатьчелеккә ул тарихи-сәяси, татар халкының бүгенге мөстәкыйльлек өчен көрәш темаларына багышланган полемик характердагы публицистик мәкаләләре, күренекле замандашлары (Б.Урманче, Фуад Вәлиев, И.Шакиров һ.б.) турында иҗат портретлары һәм истәлек язмаларының авторы буларак та билгеле.

Ул 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем йөртә.

Ул 2014 елның 11 мартында Казан шәһәрендә вафат була. Мәрдҗәни зиратында җирләнгән.

Р.Фәхретдинов – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырчы (Илһам Шакиров). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 78 б. – 5000 д.

Ташлар моңы: археолог язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 192 б. – 9000 д.

Татарстан АССР тарихы. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 181 б. – 14300 д.

Мондадыр безнең бабайлар: археолог язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 176 б. – 10000 д.

Татар углы, татармын. – Чаллы, 1993. – 63 б. – 100000 д.

Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасырлар: гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1996. – 255 б. – 35000 д.

Татар тарихы. – Монреаль, 1998. – 255 б. – 9000 д.

Татар тарихы. – Казан: Мәгариф, 1999. – 111 б. – 5000 д.

Кичке азан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 223 б. – 5000 д.

Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасырлар: гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен дәреслек. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2001. – 287 б. – 16000 д.

* * *

Татарстан АССР тарихы: урта мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 167 б. – 21500 д.

* * *

Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 219 с. – 2000 экз.

Е г о р о в В., Ф а х р у т д и н о в Р. Очерки по истории Волжской Булгарии. – М.: Наука, 1984. – 216 с. – 3500 экз.

История Татарской АССР: учебное пособие для учащихся средних школ / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 167 с. – 31000 экз.

Мелодия камней: записки археолога. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 223 с. – 15000 экз.

История Татарской АССР: учебное пособие для учащихся средних школ / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 175 с. – 70000 экз.

Золотая Орда и татары. Что в душе у народа. – Наб. Челны: КамАЗ, 1993. – 63 с. – 150000 экз.

История татарского народа и Татарстана. Древность и средневековье: учебник для средних общеобразовательных школ, гимназий и лицеев. – Казань: Магариф, 1995. – 255 с. – 55000 экз.

Шәһри Болгар = Великий Булгар = Great Bulgar: фотоальбом / соавт. Р.Мухамедзянов, Г.Эйдинов. – Казань: Таттрансгаз РАО «Газпром», 1997. – 48 с. – 5000 экз. (На татарском, русском и английском языках.)

Атлас истории Татарстана и татарского народа / автор текста по средневековью Р.Фахрутдинов. – Казань: ДиК, 1999. – 65 с. – 2000 экз.

История татарского народа и Татарстана. Древность и среднековье: учебник для средних общеобразовательных школ, гимназий и лицеев. – 2-ое изд. – Казань: Магариф, 2002. – 255 с. – 60000 экз.

* * *

History of the Tataris. – Qazan: Magarif publshing House, 2004. – 135 p. – 2000 р. (Инглиз телендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н а д и р о в И. Җыр аның канаты // Соц. Татарстан. – 1974. – 10 февр.

Ә х м ә т җ а н о в М. Ташларның яңа серләре // Татарстан яшьләре. – 1986. – 20 дек.

М ә җ и т о в Н. Ташлар моңы // Татарстан яшьләре. – 1987. – 1 авг.

М и ң н е г у л о в Х. Хәтер утын сүндермик // Шәһри Казан. – 1995. – 4 авг.

Ә х м ә т җ а н о в М. Татар тарихы буенча яңа дәреслек // Казан утлары. – 1996. – № 4. – 178–181 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Гасырлар капкасын ачканда // Казан утлары. – 1997. – №3. – 167–174 б.

Ә м и р х а н Р. Шанлы тарих авазы // Шәһри Казан. – 1999. – 30 июль.

С а ф и у л л и н Ә. Тарихыбызны инглизләр дә беләчәк // Ватаным Татарстан. – 2004. – 16 апр.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин