Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әюп Харрас

Шагыйрь Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов) 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Түрештә башлангыч белем алып, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1964–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Хезмәт юлын университетны тәмамлаган 1969 елда Мөслим район газетасы «Авыл утлары» редакциясендә өлкән әдәби хезмәткәр булып башлый, соңрак газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли.
1972 елда Х.Әюп гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм бөтенләйгә шәһәрдә төпләнеп кала. Шул елның апреленнән 1983 елның декабренә кадәр, ягъни унике елга якын, ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли.
1983 елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: әүвәл матур әдәбият редакциясендә мөхәррир була, 1992 елның сентябреннән – шул редакциянең мөдире, 1994–2007 елларда Харрас Әюп нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара. 2007 елдан ул кабат матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.
Харрас Әюпнең беренче язган шигырьләре урта мәктәптә укыган чорга – узган гасырның алтмышынчы еллары башына туры килә. Аларның берсе 1962 елда район газетасында басылып та чыга. Шуннан соң ул үзенең шигъри әсәрләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша башлый, язганнары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә дә урын ала. Университетта укыган елларында ул инде әдәби иҗат эшенә җитди игътибар биреп, «Әллүки» иҗат берләшмәсенә мавыгып йөри, тәҗрибә туплый, танылган язучылар, шагыйрьләр белән аралаша. Шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьтә исеме телгә кереп, шигырьләре алтмышынчы елларда татар поэзиясенә яшь каләмнәр иҗаты белән килеп кергән яңарышның бер чагылышы буларак бәяләнә. 1980 елда «Ышаныч» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы дөнья күргән «Кояшлы яңгыр» (1983), «Каен балкышы» (1985), «Таң суы» (1987), «Төнге кояшлар» (1989), «Сабыр савытлары» (1992), «Җәяүле буран» (1996), «Көй эзләү» (2001), «Ут аркылы сикерү» (2004), «Йөз яктысы» (2005) китаплары Х.Әюпне шигърият сөючеләргә сүз тәмен белгән, халык рухын, милләт гамен яхшы тойган җитди каләм иясе итеп таныталар.
Х.Әюп поэзиянең эпик жанрларында да уңышлы эшләп килә. Аның «Авыл җаны», «Көй эзләү», «Йөрәк атым», «Базарлар», «Су хәтере», «Биш вакыт намаз» кебек катлаулы заманыбыз тормышының аерым үзенчәлекләрен һәм билгеләрен тирән һәм тәэсирле итеп ачып биргән уйлы-фикерле поэмалары укучы күңеленә юлны тиз таптылар.
Х.Әюпнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салынган. «Сиңа гына язган хатлар» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Кайда син, гармун?», «Миләш» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Исемеңне язган идем» (Р.Хәсәнов музыкасы), «Гомерләр узып бара», «Ай-һай, дөнья…» (М.Шәмсетдинова музыкасы), «Чакыру» (Г.Мингалиев музыкасы), «Авыл карчыклары» (Р.Вәлиев музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң танылып, радио-телевидение аша һәм сәхнәләрдән әледән-әле яңгырап торалар. Әдәби иҗат өлкәсендә һәм җыр жанрында ирешкән уңышлары өчен шагыйрь 1994 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Шагыйрь 2008 елның 7 октябрендә кинәт вафат була, туган авылы Мөслим районы Түреш авылы зиратына җирләнә. Вафатыннан соң Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.
Х.Әюп – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар