Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Шәехзадә Бабич – «Сатира, юмор жанрын үстерүгә шактый өлеш керткән әдипләрнең берсе»

Татар-башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич 1895 елда Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы) Әсән авылында туа. Башлангыч белемне әтисе Мөхәммәдзакир хәзрәт кул астында «Мәдрәсәи Максуди» җәдит мәдрәсәсендә ала.

Әсән авылындагы әлеге мәдрәсә тирә-як төбәкнең мәгърифәт үзәгенә әверелә. Аның театр почмагы да була. 1904–1906 елларда мәдрәсәдә театр хәрәкәте җанлангач, шәкертләр Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасын Дүртөйледәге «Икбал» китапханәсе залында сәхнәләштерәләр. Шәехзадә анда Хәмзә бай ролен башкара.

Шәехзадә кечкенәдән белемгә һәм мәдәнияткә тартылып, мөстәкыйль булып үсә. 15 яшеннән казакъ даласындагы Дүсәмбай авылы мәдрәсәсендә балалар укыта, казакъ акыннары белән аралаша.

1911–1916 елларда Уфа шәһәрендәге «Галия» мәдрәсәсендә укыганда Бабич «Шура» журналына языша башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән таныла. 1916 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Троицк шәһәрендә мөгаллимлек итә. аннары Оренбургта «Кармак» журналында эшли.

1917 елдан Шәехзадә башкорт милли азатлык хәрәкәтенә катнашып китә. Башкорт Шурасының сәркәтибе итеп сайлана, «Башкорт» газетасы мөхәррире була, «Тулкын» әдәби оешмасын төзүдә башлап йөри. 1919 елның 25 февраленнән Башкортстан ревкомының матбугат бүлегендә эшли.

Бабич әсәрләрен бик иртә яза башлый. Казакълар арасында мөгаллимлек иткән вакытында ук шул чорда нәшер ителгән татар көндәлек матбугатына актив языша. Аның шигырьләрендә Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев иҗатларының йогынтысы ачык күренә. Ул шулай ук халык авыз иҗатының юмор һәм сатирик өлгеләрен туплап, үзенчә чагылдыра.

Шагыйрь иҗатының күтәрелеше 1915–1917 елларга туры килә. Ул шигърияттә билгеле бер күренеш булган әсәрләр иҗат итә. Аерым алганда, аның «Кандала» һәм «Газазил» поэмалары яңгыраш ала. Соңгысы мәгълүм дини риваятьне үзенчәлекле сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәсендә языла. Анда дөнья әдәбиятындагы мәңгелек изгелек һәм явызлык темасы ачыла.

Бабич иҗатының проблематикасы татар һәм башкорт халыкларының милли азатлык хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрь алар күптән көткән азатлыкны революцион үзгәрешләр алып киләчәгенә өметләнә. Мәсәлән, «Хөррият бүләге» шигыре:

Ябылды капусы сәкарьнең,

Ачылды җәннәте Ватанның,

Чәчелде хуш һава, хөр һава…

Бу иде көткәне татарның!.. —

дигән юллар белән тәмамлана.

Тик революция милли азатлыкка китерми. Ирек һәм милли бәйсезлек идеалларының җимерелүе нәтиҗәсендә 1918 елдан Бабич иҗатында трагик мотивлар өстенлек итә башлый. Үзенең соңгы әсәрләреннән берсе булган «Большевиклар белән килешү турында башкорт халкына көйле хитаб» дигән шигырендә азатлык һәм милли бәйсезлек вәгъдә иткән большевиклар ягына чыгу башкортлар өчен кулай булачагы турында нәтиҗә ясаса да, Башкортстандагы кызыл террорны да фаш итә.

1919 елның 28 мартында, басмаханә эшләре белән Баймак шәһәренә барышлый, кызыллар отрядына юлыгып, Зилаир авылы янында шагыйрь һәлак була.

Шәехзадә Бабичның үзе исән чагында бер генә китабы дөньяга чыгып өлгерә, төп иҗади мирасы революциягә кадәр чыккан газета-журналларда яки кулъязма хәлендә кала. Кулъязмаларының бер өлеше югалган. Совет чорында шагыйрьнең сайланма әсәрләре җыентыклары 1958, 1966, 1990 елларда татар, башкорт һәм рус телләрендә Казанда һәм Уфада нәшер ителде. Шаехзадә Бабич — сатира һәм юмор жанрын үстерүгә дә шактый өлеш керткән әдипләрнең берсе.

 

 

 

Язучылар