Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гүзәл Яхина: «Яңа әсәрем – кешелеклелек турында»

«Сәмәркандка эшелон» — Гүзәл Яхинаның шушы көннәрдә басылып чыккан романы шулай атала. Соңгы берничә ел эчендә ике бестселлер язган автор укучыны бу юлы ни белән гаҗәпләндерер икән? «Татарстан» журналы яңа әсәр турында язучының үзеннән сорашты.

— Гүзәл Шамилевна, яңа романыгыз — Идел буенда 1920–1921 нче еллардагы ачлык турында. Ни өчен шушы теманы сайларга булдыгыз?

— Күпләр өчен әлеге тема нәсел тарихында да, ил тарихында да һаман билгесез булып кала. Артта биш миллион кешене йоткан «караңгы баз» була торып, алга бару мөмкин түгел (1920 нче елларда ачлыктан иза чигеп үлгәннәрнең санын бәяләгәндә, тарихчылар Совет үзәк статистика идарәсенең халык дефициты турында китергән шушы мәгълүматына таяна).

«Сәмәркандка эшелон» — ул 1920 нче еллардагы ачлык турында маҗаралы тарих итеп сөйләнелгән дөреслек. Эвакуация эшелоны начальнигы Деев Казаннан Төркестанга, ач үлемнән коткарыр өчен, биш йөз баланы илтергә боерык ала. Икмәкле Сәмәркандка хәрәкәт иткәндә Деев батырлыкка тиң гамәлләр кылырга тиеш: балаларга ризык, паровозга ягулык, дарулар, сабын табарга, тимер юл кинәт кенә өзелгәч, эшелонны чүлдән алып чыгарга… Мондый структура тылсымлы әкиятне яки антик мифны хәтерләтә, бу хәлләр төп каһарманның җиңүе белән тәмамланыр дигән өметне сүндерми. Психологик яктан бу укучыга эшне — катлаулы, урыны белән фаҗигале материалны «ерып чыгу»ны җиңеләйтә. Минем өчен сюжетның укучыны үз артыннан мавыктыруы, материалның авырлыгыннан өстенрәк булуы мөһим иде. Шуңа күрә каһарманнарымның маҗараларын мавыктыргычрак итеп бирергә тырыштым.

Романдагы вакыйгалар алты атна вакытны колачлый, шул арада эшелон дүрт мең чакрым юл уза һәм бик күп төрле бәндәләргә юлыга. Бу адәмнәр — чекистлар, бандитлар, продармия хезмәткәрләре, тимерьюлчылар, басмачылар — бер-берсен үтерергә әзер булган кан дошманнар. Ләкин ахыр чиктә алар барысы да кеше булып чыга — үлем хәлендәге балаларны коткарырга ярдәм итә. Биш йөз баланың Сәмәркандка барып җитүе ул — эшелон начальнигының гына түгел, ә юлда очраган барлык кешеләрнең казанышы. Хәвефле сәфәрнең ахыр максаты — балалар гомере, ә бу инде очраган һәрбер өлкән кешенең кешелеклелеге дәрәҗәсенең күрсәткече булып чыга.

«Сәмәркандка эшелон»ны шулай ук совет режимының ике яклылыгы турындагы роман, дип тә әйтә алам. Төп каһарман Деев совет режимының һәм караңгы, һәм якты ягын гәүдәләндерә: ул үтерүче дә, коткаручы да. Дөрес, ихтыярсыздан үтергән ул: аның яшьлеге шундый вәхши елларга туры килгән. Гражданнар сугышында катнашучы буларак, соңыннан продармия солдаты буларак. Коткарырга үз теләге белән алына. Беркемне дә үтермичә, илдәге ачлык белән көрәшергә дип, тимер юлга эшләргә килә. Кырыс ирония: ул коткара торган балалар, шул исәптән аның аркасында да йортсыз-җирсез, ятим калган. Йә сугыш чорында аларның ата-анасын үтергән булырга мөмкин ул, йә халыктан икмәк җыю кампаниясендә ач-ялангач калдырган. Ихтыярсыздан үтерүчегә әйләнгән — крестьяннарны азык‑төлек салымын түләмәгән өчен аскан-кискән, ГУЛАГта репрессия сәясәтен тормышка ашырган «деевлар» меңәрләп исәпләнгән.

— Әсәрне язганда кайсы чыганакларга мөрәҗәгать иттегез?

— Тарихчылар хезмәтләре минем өчен «өстән караш» булды. Беренче нәүбәттә, профессор Вячеслав Поляковның «Голод в Поволжье» докторлык диссертациясе. Шулай ук архив документларыннан торган ике зур җыентык та ярдәм итте. Беренчесе «Советская деревня глазами ВЧК–ОГПУ–НКВД» дип атала һәм ЧК хезмәткәрләренең илдәге ачлыкка карашын ачып күрсәтә. Икенчесе — «Голос народа. Письма и отклики рядовых советских граждан о событиях 1918‑1932 гг.» җыентыгы — тирә-юньдәге хәлләргә карата крестьяннарның хис-тойгылары. Вазгыятькә карата әлеге ике төрле карашны: ачтан интегүчеләр һәм ачлык нәтиҗәләре белән көрәшүчеләр фикерен чагыштыру кызыклы (кайчагында аяныч та) булды.

Кайбер нәрсәләрне мин шушы чор газеталарыннан алдым — мисал өчен, «Красная Татария»нең 1926 елгы тупланмасын тулысынча өйрәндем. Шулай да иң тетрәндергеч чыганак — Самарада 1922 елда басылган «Книга о голоде» китабы булды. Ачлыктан газапланган авторлар иҗат иткән әдәби-публицистик материаллар (пьесалар, ши-гырьләр, хикәяләр) җыентыгы иде ул. Гаҗәеп көчле текстлар — акылдан язарлык дәрәҗәдә, алар әдәби генә дә түгел.

— «Сәмәркандка эшелон» китабы өлкән яшьтәге аудиториягә исәпләнгәнме?

— Бу роман өлкәннәр өчен һәм җитди нәрсәләр турында. Ләкин аны уку үсмерләргә дә кызыклы булыр, дип өметләнәм, чөнки романда маҗаралар сызыгы көчле: персонажлар йә бер эшелон ач бала-чагага азык һәм яңа туган сабыйга сөт эзли, йә вагоннарга рөхсәтсез утырткан сукбай балаларны контролерлардан качыра, йә басмачылардан кача. Мәхәббәт сюжеты да бар. Йомшак Деевка ярдәмгә балалар комиссары Белая — ирләр холкына ия кырыс хатын куелган. Холкы белән Деевның капма-каршысы. Ул ачлык белән көрәшүдә профессионал, меңләгән кешене үлемнән коткарган. Аның гамәлләре — кешене кызгануыннан түгел, ә белемле булуыннан. Ир‑ат образында — хисчәнлек, йомшаклык, эмпатия; хатын‑кыз образында коры һөнәрмәндлек, рух көче, катгыйлык гәүдәләнгән. Шушы ике полюс арасында очкын кабынып китә, танышу, беренче үбешүдән башлап аерылышуга хәтле гыйшык хәлләре бәян ителә. Романда балалар — коллектив персонаж. Күп кенә балаларның характерлары уйлап чыгарылмаган, шул еллардагы мемуарлардан алынган. Мисалга, бер малайның бик озак вакытлар бердәнбер «дусты» булган, кулдан ясаган пәкесенә «береккәнлеге» турындагы хикәят. Яисә бер баланы куркыныч төшләренә кереп эзәрлекли торган килбәтсез зур, уйлап чыгарылган Бет турындагы кыйсса. Яисә малайлар-кызларның «өйләнешеп» уйнавы, «гаилә тормышы»н «коруы» турындагы сюжет. Яки ачлык елны балаларын салкын ызбаларда үләргә калдырып «Юпитерга» китеп барган крестьяннар…

— Романдагы вакыйгалар кайда һәм кайчан җәелеп китә?

— Романымдагы вакыйгалар 1923 елда бара. Китапта соңгы биш елдагы фаҗигале тәҗрибә гомумиләштерелгән. Эшелонда хәрәкәт итүче биш йөз баланың балачагы — ачлык. Ачлык шулай ук «Сәмәрканд эшелоны» романының персонажы, дип әйтергә мөмкин. Поезддагы балаларның милләте бик чуар. Эшелон Нух пәйгамбәр көймәсенә әверелә. Әлеге көймәнең географиясе бик киң — Идел буе һәм казах далаларыннан Арал диңгезе ярларына, Аралдан Кызыл ком чүленә һәм Төркестан тауларына кадәр җәелә. Ачлыктан үлемне ул чакта беркем дә санамаган, әмма иң зур югалтулар Самара һәм Чиләбе губерналарында, Татарстан һәм Башкортостанда булган. «Хәрби коммунизм» чаралары, азык‑төлек терроры һәм тулаем Совет республикасының азык‑төлек сәясәтеннән иң зур зыянны шул җирләрдә яшәүче крестьяннар күргән.

— Хәзерге заман әдәби әсәрләренең бик сирәгендә генә стандарт интим күренешләр тасвирланмый кала. Менә әсәрнең синопсисыннан күренгәнчә, «Сәмәркандка эшелон» китабында да баш каһарманнар арасында гыйшык-мыйшык дөрләп кабына. Тик монда сүз дә тирән, чын хисләр турында бармый…

— «Сәмәркандка эшелон»да сурәтләнгән тарихи чорда, ягъни 1920 нче елларда «гаилә» төшенчәсе үзе үк большевикларның коммунистик идеологиясе басымы астында аздан гына чәлпәрәмә килми. Анда инде Россиядә, шул исәптән шәрекъ республикаларында да, Татариядә дә хатын-кызларның эмансипацияләшү процессы кызу тизлектә бара, 1917 елдан безнең илдә хатын-кызлар хокуклары буенча ирләр белән абсолют рәвештә тигезләштерелә. Ә совет идеологиясе әлеге эмансипацияне тырышатырыша хуплый, чөнки яшь дәүләткә эшче көчләр кирәк иде — хатын-кызлар станок янына басарга, иген кырларында һәм төзелешләрдә эшләргә — социализм төзүдә ирләр кебек үк актив катнашырга тиеш. Большевиклар төзегән яңа дөнья барлык социаль институтларны, шул исәптән никах һәм җенесләр арасында мөнәсәбәтләрне дә яңача аңлауга китерә. 1920 нче елларда мәхәббәткә алдынгы караш никахлашып яшәүне күздә тотмый, ә киң таралган «бер стакан су теориясе» хәтта яхшылып таныш та булмаган яшь кешеләр арасында сексуаль бәйләнешләрне мөмкин итә. Шуңа күрә, әгәр «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Сәмәркандка эшелон» романнарына җентекләп эзләнүчән тарихчылар күзлегеннән карасак, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә без бары тик шушы еллардагы тарихи дөреслекнең чагылышын гына күрербез. Һәм Зөләйханың өйдәге кәнизәктән, колдан алып аучы хатын‑кызга тикле үткән психологик юлы — шулай ук тарихи дөреслекнең чагылышы ул, ягъни совет хакимиятенең беренче елларында хатын-кызларның актив рәвештә эмансипацияләшүен күрсәтү.

Субъектив, гаять тирән интим «чын мәхәббәт» төшенчәсен мин бүген мәгънәсе бик тә көпшәкләнгән, үзгәргән «гаилә кыйммәтләре» җыелмасы белән бергә аралаштырып карамас идем. Татар хатыны Зөләйханың сыйнфый дошманы рус Иванга мәхәббәте — араларында рәсми теркәлгән никах булмаса да — чын хисләр. Анна Каренинаның Вронскийга гыйшкы кебек. Яисә Аксиньяның Григорий Мелеховка булган хисләре кебек. Яисә классик әдәбиятның антик мифларындагы меңәрләгән геройларныкы кебек үк.

Әлбәттә, хисләр, мөнәсәбәтләр һәм интим күренешләрне тасвирлаганда автор үзенең чама хисенә таяна. Минемчә, үз әсәрләремдә бу темага язганда әдәп кысаларын саклыймдыр кебек.

— Әдәби әсәрләрегез тукымасына илнең совет дәверенә хас вакыйгаларны «үрүегез» сизелә. Язучы буларак, совет тарихының тагын кайсы чорлары белән кызыксынасыз, кайсына багышлап әсәр язар идегез?

— Әйе, өч романымны да: алар тарихи дип тә, тарихи түгел дип тә укылырлык итеп язарга, ягъни конкрет чорны тасвирлаганда вакыт йогынтысына бирелмәслек темаларны ачарга тырыштым. Зур Тарих фонында «кечкенә кеше» портреты килеп чыксын дип түгел, ә Зур Тарихка кеше тарихы үрелсен, геройның шәхси тарихын алга этәрсен, үстерсен, дип яздым. «Зөләйха күзләрен ача» романымда кулаклар белән көрәшү, аларны сөргенгә җибәрү һәм ГУЛАГ системасында хезмәт поселокларының яшәеше хатын-кызның өйдәге колдан ирекле кешегә әверелүен гәүдәләндерә. «Балаларым минем» романымда Идел буе немецлары тарихын һәм азсанлы милләтләргә «халыклар юлбашчысы» Сталинның мөнәсәбәтен гомере буе тарихи процесстан качарга тырышкан, куркуга бирелгән авыл укытучысы карашы аркылы күрсәттем. «Сәмәркандка эшелон»да 1920 нче еллардагы ачлык баш каһарман — «ирексездән палач»ка әверелүченең фаҗигасе белән үрелә, ә исән‑имин сакланырга тиешле 500 бала гомере барлык өлкән персонажларның да кешелеклелек дәрәҗәсен бизмәнгә сала.

Әлегә миңа Советлар Союзының беренче дистә еллары кызыклы. Хәзерге заман турында язып булырмы-юкмы — анысын әйтә алмыйм. Шулай да бик язып карыйсы килә.

(«Татарстан» журналы)

  • Фото – «ЛитКульт» интернет порталыннан алынды

Язучылар

Туган көннәр