Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мостафин Шаһинур

Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Әтисе — урманчы, Бөек Ватан сугышы инвалиды. Унбер балалы гаиләдә ул — иң өлкәне… Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә, эне-сеңелләренә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли.
1966 елда Ш. Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, ишле гаиләләренә булышу өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм университетны 1972 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.
1968 елдан Шаһинур — Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елды ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша.
Ш. Мостафинның унике елдан артык гомере әлеге Кукмара район газетасы белән тыгыз бәйле (хәер, 1972 елның көзеннән 1973 елның көзенәчә ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә дә өлгерә). 1983 елдан Ш. Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара.
1988—1992 елларда ул — СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә.
1992—1999 елларда Ш. Мостафин «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли.
1999 елның августыннан хәзергәчә Ш. Мостафин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара.
Ш. Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында 1963 елдан языша башлый. 1965—2003 еллар арасында иң яхшы шигырь, хикәя, очерк, публицистик язмаларга республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә ул унике мәртәбә җиңүче исеменә (беренче урын) лаек була.
Ш. Мостафинның күп санлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета-журналларда, «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1989), «Мамадыш — яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993) һ. б. исемдәге күмәк җыентыкларда урын алган.
Бер үк вакытта Ш. Мостафин яшь талантларны барлау өлкәсендә дә эчке сизгерлек, ныклы эзлеклелек күрсәтә. Мәктәп елларында «Яшь язучылар түгәрәге» оештырган, Мамадыш, Кукмара районнарындагы әдәби берләшмәләргә җитәкчелек иткән, армиядә чакта хәрби хәбәрчеләрнең «Солдат сүзе» клубына җан өргән Шаһинур гомере буе үз кыйбласына тугрылык саклый. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә, Әдәбият фондында, «Казан утлары» журналында эшләгән елларында да ул йөрәкләрендә иҗат уты кабынган бик күпләргә эчкерсез ярдәм кулын сузды, дистәләгән авторларның беренче китапларын редакцияләп, ал арны дөньяга чыгаруда ихластан булышты.
Ш. Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, ал арның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә дә армый-талмый эшли. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль ДОостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам итә. Ш. Мостафин җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары соңгы елларда гына да, хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәс-кәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Германиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар. Шул хактагы ачышларның һәммәсе радио-телевидение тапшырулары, газе-та-журнал язмалары аша һәм аерым китаплар рәвешендә халык игътибарына үз вакытында җиткереп барыла. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә булды Шаһинур Мостафин. Җиңүебезнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнелә…
Шаһинур Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды.
Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Васыять: Тормыш кыйссалары.— Казан: «Казан» журналы китапханәсе нәшр., 1995.— 80 б.-—10 000.
Бака кашыгы: Балалар өчен шигырьләр.— Казан: «Салават күпере» китапханәсе нәшр., 2003.— 16 б. — 12 000.
Хәтер яктысы: Документаль-публицистик язмалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2004.— 240 б.— 5000.

Кыскача библиография

Вәлиев М. Каһарманнар юлыннан // Татарстан яшьләре.— 1986.__ 18 окт. Галиев Ш. Әдәбиятка кешене әйтер сүзе китерә//Сабантуй.__ 1992.— 28 март. Маннапов Ш. Иман нуры // Казан утлары.— 1998.— № 2.— 180— 1816. Шәрәфиев Р. Газинурлар дусты Шаһинур // Татар иле.— 1998.— 7 февр. Сибат Р. Шәм//Ватаным Татарстан.—1998,—20 фев. Галимуллин Ф. Ул — алмагачлы нигездән!..//Мәгърифәт.— 1998.— 21 февр, Булатов Н. Каһарманнар эзеннән // Ватаным Татарстан.— 2003.— 28 февр. Шәрипов Р. Кеше булу таланты//Татарстан яшьләре.— 2003.— 15 март. Әхмәтҗанов М. Мәңгелек яра // Шәһри Казан.— 2004.— 20 август. Гыйззәтуллин Р. «Хәтер яктысы» — җаннарны җылыта // Татар иле.—2004.—№ 4.—3 окт.


Язучылар