Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәйяр Нурия

Балалар язучысы, әкиятче, журналист Нурия Сәйяр (Ягафарова, Юсупова, Сәйярова (Саярова) 1952 елның 29 августында, Пермь краена кергән Барда районы Солтанай авылында, интеллегентлар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе, Газиз кызы Рәйсә Сәйярова, Солтанай мәктәбендә математика укытучысы, (яшәргә район үзәгенә күчеп килгәч) мәдәният бүлеге мөдире, махсус мәктәпнең директор вазыйфаларын үти.
Н. Сәйяр, Солтанай сигезъеллык мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын Барда урта мәктәбендә дәвам итеп, 1969 нчы елны Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Анда белем алганнан соң, 1975-76 елда Лаеш районының “Кама тамагы” гәзитендә тәрҗемәче булып эшли. 1976 елның июленнән Казанга килеп, Мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗат йортына методист булып эшкә урнаша. Ул елларда Республикабыз районнарында ул язган сценарийлар буенча күп кенә семинарлар, күрсәткеч чаралар оештырыла.
1982 нче елны авыл хуҗалыгы институтында ФОП (Факультет общественных професии) деканы (ул елларда бу факультет Казан шәһәре ФОП лары арасында беренче урынны яулап килә), аннан комсомол, ФОП бетү сәбәпле, ТСО (кабинет Технических средств обучения) кабинеты мөдире булып эшли. 1992 нче елны Совет районының 144 нче мәктәбенә татар теле укытучысы булып эшкә урнаша. Ә бер елдан Н. Сәйяр, шул ук мәктәптә, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.
Ул елларда бу мәктәп татар телен һәм әдәбиятен тирәнтен өйрәнү лабораториясенә әверелә. Татар телендә иҗат түгәрәкләре гамәлгә куелып, балалар иҗатын яктырткан әдәби гәзитләр чыгарыла. Язучы, әдәби тәнкыйтче Галимҗан Гыйльманов җитәкчелегендә “Кече университет” эшләп килә. Балалар иҗат иткән әкият-хикәяләр “Сабантуй” гәзитендә дә басылып, укучылар хозурлыгына җиткерелә. Татарстанның күренекле әдипләре-танылган язучылар белән мәктәп укучылары өчен очрашулар даими үткәрелеп, Зыялылар музее ачыла.
1998 нче елны Н. Сәйяр “Мәдәни җомга” гәзитенең “Икәүдән-икәү”кушымтасына мөхәррир булып эшкә килә. Ә бу кушымта ябылгач, “Мәдәни җомга” гәзитендә корреспондент булып эшләвен дәвам итә. 2008 нче елга кадәр, пенсиягә киткәнче шул гәзиттә хезмәт итә. Гәзиттә эшләгән дәвердә бер-бер артлы язмалары, мәкаләләре, хикәяләре, әкиятләре дөнья күрә.
Н. Сәйяр иҗатка мәктәп елларында ук тартыла. Беренче “Әти кайтты” дигән хикясе Пермь краена кергән Барда районының “Таң” исемле район гәзитендә, 1968 нче елның июнь санында басыла.
Балалар язучысы буларак Н. Сәйяр, үткән гасырның 80 елларыннан, көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Ул елларда чыккан аның кайбер әсәрләре: Татарстан яшьләре гәзитендә “Айгөл”, “Кунак ашы, кара-каршы”, Сөембикә журналында “Телсез кыз”, Сабантуй гәзитендә “Сюрприз”хикәясе, “Кунак ашы, кара-каршы”, “Телсез кыз”, “Чигүче кыз Алтынай” әкиятләре, Шәһри Казан гәзитендә “Моң”, Мәдәни җомга гәзитендә “Ана сөте” хикәясе, “Яшәү тәме”, “Болгар кызы Алтын Бөртек”, “Энҗебөртек”, “Моң”, “Китаплар кыйссасы”, “Сюрприз” әкиятләре, “Салават күпере”журналында “Бәхет” һәм башка әкият-хикәяләре дөнья күрә.
1993нче елда “Моң” әкияте “Фламинго” исемендә “Шәһри Казан” гәзитендә үткәрелгән иҗади конкурс-бәйгесендә 2 урынны алып (беренче урын бер кемгә дә бирелми), лауреат исеменә лаек була.
1992-94 нче елларда Мәдәни җомга гәзитендә басылган 4 әкияте, “Каләм! Кальбеңдә ни сер бар” дигән рубрика астында интернетка куелып, хәзерге көндә дә ул әкиятләрне укучылар яратып укыйлар.
Н. Сәйяр әсәрләренең сюжеты үзенә тарта һәм бер эләктереп алгач җибәрми торган. Әкиятләре әкият дип аталса да, могҗиза артында чынбарлык бар. Аларда бүгенге характерлар, хәзерге тормыш чагыла.
Әсәрләренең эстетик ягы гына түгел, ә әхлакый-тәрбияви ягы да көчле. Әкиятләрдән изгелек, миһербанлык бөркелеп тора. Алар балаларга да, олырак яшьтәге укучыларга да, сабак бирә, тәрбияли, күп нәрсәләр турында уйландыра. Әкиятләре балаларга атап язылса да, өлкәннәр дә, аларны укып, үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясый ала. Аның әкиятләре кешенең күңелен сафландыра, мәхәббәткә рухландыра, киләчәккә өмет уята. Ихласлылык хисенә, яшәү дәртенә, яктылыкка сусап яшәүчеләрнең күңеленә ышаныч иңдерә. Кләчәккә яктылык өсти.

Нурия Сәйяр, 2015 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплар:
1.“Бәхетлеләр илендә” (В стране счастливцев). (16 әкият.) 1992 нче ел. Казан. Татарстан китап нәшрияты. Тираж 50000 данә.
2.“Аккошлар илендә” (В стране белых лебедей). Актаныш балаларының 57 әкияте тупланган китап. “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылды. Тираж 3000 данә. Эшкәртүчесе һәм мөхәррире Нурия Сәйяр.
3.“Чигүче кыз Алтынай”(Вышивальщица
Алтынай.) (22 әкият) 2014 нче ел. Татрстан китап нәшрияты. Тираж 2000 данә.
4. “Әтәч менгән киртәгә” (Петух сел на плетень) (19 әкият)2017 нче ел. Тираж 2500 данә.
5. “Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар”(Пьесы для школҗный сцены) 1 пьеса. 2017 нче ел. Тираж 2200 данә.

ТЕЛЕВИЗИОН ФИЛЬМНАР:
1.“Су кызы”. (“Айсылу” исемле әкияте буенча эшләнелде.) Режиссеры Нурания Җамали. 1995 нче ел.
2.“Хан кызы Нурсолтан”. (Әкияте дә, сценариесе дә авторныкы.) Режиссеры Нурания Җамали. 1998 нче ел.
Язылган әкият-пьесалары:
“Әкият дөньясына сәяхәт”, “Шифалы чәчәкләр”, “Китаплар кыйссасы”, “Җырчылар”, “Хан кызы Нурсолтан”, “Каракның да була тугрысы”. (Китап нәшриятендә чиратта.)

Иҗаты турында:
– Р. Сибгатуллина. “Тыштан матур, эчтән – эчтәлекле”. Татарстан яшьләре гәзите. 1994 ел. 5 апрель.
– Н. Зимасов. “Якташыбызның беренче китабы”. Таң гәзите. 1994 ел. 5 март.
– Р. Сибгатуллина. “Барысы да әкияттән башлана”. Мәдәни җомга гәзите. 1995 ел. 8 март.
– Г. Әсәнов. “Әкияткә – дүрт яшь”. Сабантуй гәзите. 1995 ел. 3 май.
– Р. Гыйзәтуллин. “Әкиятләрдә дә чынбарлык ята”. Мәгърифәт гәзите. 1999 ел. 5 июнь.
– К. Сәгъдәтшин. “Чәчәк атар чорлары”. Мәгърифәт гәзите. 1999 ел. 7 сентябрь.
– А. Мотаһарова. “Әкиятләр сөйли чынбарлыкны”. Мәгърифәт гәзите. 1999 ел. 27 ноябрь.
– Н. Акмал, З. Шәфигуллин. “Таһирлар да, Зөһрәләр дә исән”. Мәдәни җомга гәзите. 1999 ел. 29 ноябрь.
– Л. Ихсанова. “Күк йөзендә күпме йолдыз бар”. Сабантуй гәзите. 2002 ел. 4 сентябрь.
– Г. Гыйльманов. “Ул – минем чын дустым”.
Мәдәни җомга гәзите. 2002 ел. 6 сентябрь.
– А. Бикбаева. “Нурга ия дустым”. Ватаным Татарстан гәзите. 2002 ел. 6 сентябрь.
– Ф. Әхмәтҗанова. “Әкият ничек туа?” Ватаным Татарстан гәзите. 2011 ел. 19 июль.
– Н. Рәхмәтуллина. “Әкиятче Сәйяр”. Мәдәни җомга гәзите. 2015 ел. 26 июнь.
– Э. Уразов. “Әкиятче Сәйяр”. Таң гәзите. 2014. 15 ноябрь.
– Э. Уразов. “Әкият язу җиңелме?”. Таң гәзите. 2015 ел. 19 июнь.
– Э. Флүн. “Нурия Сәйяр: Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә сынау бирә”. 2020 ел. 12 март.
– Ф. Әхмәтҗанова. “Әкиятче Нурия”. Ватаным Татарстан гәзите. 2020 ел. 13 май.

1917 елны чыккан “Әтәч менгән киртәгә” китабы 2020 елны Татарстан республикасы китапханәләре арасында уздырылган “Иң уңышлы китап бәйгесендә җиңүче булып, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
2019 елның октяберь аенда әкият җыентыклары өчен Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды.


Язучылар