Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вакыйгалар

Түбән Камада шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы кызыклы фактлар турында сөйләде

Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева белән очрашу узды. Ул «Яңа исемнәр» фонды педагоглары белән бергә бирегә беренче тапкыр килгән, яшь музыкантларны, рәссамнар һәм шагыйрьләрне эзләү, сайлап алу һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Түбән Кама музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең Мәскәү укытучылары тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Татьяна Малышева «Фортепиано» белгечлеге буенча мастер-класс үткәрде. (далее…)

Алтын Урда чоры татар шагыйре (Сәйф Сараиның тууына —700 ел)

Ике гасырга якын вакытны, ягъни XIII йөзнең кырыгынчы  — XV гасырның беренче яртыларын үз эченә алган Алтын Урда халкыбызның этник һәм мәдәни тарихында гаять мөһим урынны били. Мәгълүм ки, татар атамасын йөрткән кавемнәр яңа эрага кадәр берничә мең еллар элек үк Азиянең Себер, Алтай, Монголия тирәләрендә гомер кичерәләр. Төрле чыганакларда һәм хезмәтләрдә, аеруча кытай телендәге язмаларда бу хакта бай факт-мәгълүматлар бар. (далее…)

«Сугыш белән соңгы чикне алып, шагыйрь Фатих Кәрим мәңгегә — биеклектә калды!..»

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

(Фатих Карим “Ватаным өчен“ 14 апрель, 1942)

(далее…)

Татарстан язучылары​ #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН​ марафонында катнашалар

Язучылар сугыш  каһарманнары, Ватан солдатлары турындагы хатирәләр белән уртаклашалар. Язмалар #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН​ #ҮЛЕМСЕЗПОЛКТАТАРСТАН​ #БЕССМЕРТНЫЙПОЛКОНЛАЙН хештеглары белән берлекнең (далее…)

#ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН  #ТУКАЙТУГАНКӨН

26 апрель – бөек татар  шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне  ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме  уза иде. (далее…)

Татарстан халкы бүген Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты…

Камал театры каршындагы мәйданда, соңгы вакытта туган вирус таралу куркынычы булуга карамастан,  халык күп иде. (далее…)

Галимнең гомер бәйрәме

Соңгы дәвер татар дөньясының, тюркология фәненең күренекле вәкиле Хатыйп Йосыф угылы Миңнегуловның (12. 05. 1939) рәсми, гыйльми дәрәҗәләре, мактаулы исемнәре санап бетергесез. Ул — филология фәннәре докторы, “Казан университетының атказанган профессоры”,Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге иясе, (далее…)

Казанда фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрига мемориаль такта урнаштырылды

Казанда танылган татар шагыйре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәд Садрига мемориаль такта куйдылар.

 

(далее…)

Язучылар