Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Васил Гарифуллин Хатыйп Миңнегуловның мөһаҗирлектәге татар матбугатын кайтаруын әйтте

Филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегуловны журналистларга мөһаҗирлектәге татар матбугатын кайтаруын әйтте. Бу хакта ул «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге I республикакүләм фәнни-гамәли конференция ачылышында сөйләде.

«Хатыйп абый чит илләрдә чыккан дистәләрчә татарча газета-журналларны өйрәнде, язмаларны матбугатта урнаштырды. Заманында ул шушы әйберләр белән шөгыльләнмәгән булса, бу эш озакка сузылган булыр иде. Шушы эшчәнлекне дәвам итеп, безнең студентларга „мөһаҗирлектәге татар матбугаты“ дигән махсус курс эшләде, укытты. Студентлар озак еллар шушы предметны өйрәнде», — диде ул.

Васил Гарифуллин галим белән хезмәттәшлекне үзе студент булып укып йөргән чакта ук башланганын әйтте. «Дуслыгыбызга дүрт дистә ел. Хатыйп абый безне үзенең экспедицияләренә алып чыга башлады. Шуннан файдаланып, концертлар куя идек. Безнең чыгышларны халык көтеп ала иде. Шушы хезмәттәшлегебез дәвам итте, Аллага шөкер», — диде ул.

«Конференция бер генә тапкыр булып калмасын иде. Секцияләр Хатыйп абый эшчәнлеге белән бәйле. Галимебез өйрәнгән өлкәләр киң: татар әдәбияты, матбугаты, төрки әдәбиятының дөнья тарихындагы роле һ.б. Татар фәнен тирәнтен өйрәнү юнәлешен тагын да көчәйтеп җибәрүче чара булыр дип өметләнәм», — диде Васил Гарифуллин.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина юбилейны көтеп алынган булуын искәртте. «Быел Хатыйп абый елы кебек тоелды. Әгәр дә халык галимнәрен зурлый икән, милләт яши, аның иманы бар дигән сүз. Хатыйп абый әдәбият кафедрасының йөзек кашы», — дип билгеләде галимә.

КФУ доценты Луиза Җамалиева Хатыйп Миңнегулов гомере буе татар әдәбиятын борынгы чорыннан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнүен, һәр әдипнең әсәрен яттан сөйли алуын искәртте. Конференциядә «Хатыйп Миңнегулов — дәреслек авторы», «татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим», «галимнең чордашлары, гыйлемдәшләре», «мөгаллимнәр мөгаллиме», «каләм көче» кебек секцияләр эшләде.

Хатыйп Миңнегулов конференциянең 11 татар гимназиясендә узуын табигый дип санавын белдерде. «Әзерләгән студентларымның күбесе уку йортларында эшли. Мин — дәреслекләр авторы да, язганнарым укытучылар, укучылар өчен. Биредә фидакарь, милләтпәрвәр кешеләр эшли. Хезмәтеңне бәялиләр, күрәләр икән, минем өчен ул зур бәхет», — диде галим.

(“Татар-информ”. Зилә Мөбәрәкшина. Салават Камалетдинов фотосы)

 


Язучылар

Туган көннәр

Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева
Мар
1
Вс
Ләлә Гыймадиева
Нурислам Хәсәнов