Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәбиров Марат

Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә белем алганнан соң, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесын тәмамлый, аннан механизатор һөнәре алып чыга.

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында балалар матбугатында әсәрләре күренә башлый. Күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән «Кызыл таң» газетасында бер шәлкем шигырьләре басыла.

1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Аннан соң «Яншишмә» дип аталган балалар газетасына эшкә урнаша. Бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, «Өмет» татар яшьләр газетасына эшкә күчә. «Өмет»тә биш ел эшләгәннән соң, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

М.Кәбиров 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

М.Кәбиров – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 


Язучылар