Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Идарә

Ркаил Зәйдулла (рәис)

Рәдиф Гаташ

Рафис Корбан

Зиннур Мансуров

Разил Вәлиев

Марсель  Галиев

Газинур Морат

Вахит Имамов

Рөстәм Галиуллин

Рүзәл Мөхәммәтшин

Хәбир Ибраһим

Дания Заһидулина

Әхәт Мушинский

Камил Кәримов

Вакыйф Нуриев

Факил Сафин

Рәфкать Шаһиев

Рәдиф Сәгъди

Лилия Гыйбадуллина

Илсөяр Иксанова

Гәүһәр Хәсәнова

Нәбирә Гыйматдинова

Ольга Иванова

Рифат Җамал

Алия Кәримова

Луиза Янсуар

_____________________________________________

Остаханә җитәкчеләре:

Шигърият – Газинур Морат

Проза – Камил Кәримов

Тәнкыйть – Әлфәт Закирҗанов

Рус  телле әдәбият – Ольга Иванова

Балалар әдәбияты – Вакыйф Нуриев

Драматургия – Рәдиф Сәгъди

 

 

__________________________________________________

Кабул итү коллегиясе

Зиннур Мансуров (рәис)

Илсөяр Иксанова

Хәбир Ибраһим

Нәбирә Гыйматдинова

Әхәт Мушинский

Галимҗан Гыйльманов

 

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Кабул итү коллегиясе турында нигезләмә

1. Язучылар берлегенә поэзия, проза, драматургия әсәрләре иҗат иткән, тәнкыйть мәкаләләре язган, әдәби тәрҗемәләр эшләгән, нәшриятларда кимендә ике китап бастырып чыгарган кешеләр кабул ителә. Кабул ителүченең әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан танылуына да игътибар бирелә.

2. Кабул итү коллегиясе 9 кешедән төзелә. Аның рәисе һәм әгъзалары идарә тарафыннан ачык тавыш бирү юлы белән сайланалар. Коллегия айга бер мәртәбә җыела.

Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү шартлары һәм Кабул итү коллегиясе турында нигезләмә язучылар берлегенең чираттагы съездыннан соң, алдагы идарәләрнең берсендә ачык тавыш бирү юлы белән раслана. Нигезләмә проектына шушы идарәдә өстәмәләр, үзгәртүләр кертелә; кабул ителгәннән соң ул үзгәртүләрсез килеш икенче съездга кадәр кулланма булып тора.

3. Татарстан Язучылар берлегенә әдәби остаханәләр яки җирле оешмалар тарафыннан тәкъдим ителеп, коллегия тарафыннан хупланган, идарәдә яшерен тавыш бирү юлы белән өчтән ике өлеш уңай тавыш җыйган каләм ияләре кабул ителә. Коллегия ябык тавыш биреп, күпчелек уңай тавыш бирелгән каләм иясен идарә каравына тәкъдим итә.

4. Язучылар берлегендә әгъза булырга теләгән каләм иясе коллегиягә түбәндәге документларны тапшыра:

а) Берлек рәисе исеменә гариза. Гаризада Язучылар берлеге Уставы белән таныш булуы һәм аны берсүзсез үтәргә ризалыгы хакында белдерүе күрсәтелә;

б) нәшриятларда басылып чыккан ике китабы;

в) һәр китабына карата матбугатта басылган 3-әр рецензия;

г) Язучылар берлегендә кимендә биш ел әгъза булып торган өч язучыдан рекомендацияләр;

д) иҗат остаханәсенең яки җирле оешманың берлеккә тәкъдим итү җыелышы беркетмәсеннән өземтә;

е) өч фотография: икесе 6 х 9, берсе 3 х 4 үлчәмендә;

ж) автобиография, паспорт күчермәсе, ИНН, пенсия страховкасы номеры.

5. Иҗаты каралган каләм иясе коллегия утырышына үзе дә чакырыла.

6. Кабул ителүче иҗаты бәхәсле фикерләр уяткан очракта яңа әсәре яки китабы дөньяга чыкканчы кандидатлык срогы узу турында карар чыгарылырга мөмкин.

7. Идарәдә кабул иткәндә өч кешелек санау комиссиясе төзелә. Аларның берсе рәис итеп сайлана һәм идарә тарафыннан раслана. Комиссия рәисе сайлау нәтиҗәләрен игълан итә. Коллегиянең эш кәгазьләрен алып бару өчен идарә раслаган сәркәтипнең коллегия әгъзасы булмавы да мөмкин.

8. Идарә утырышында һәм тавыш бирү вакытында Берлеккә кабул ителүче үзе һәм иҗат остаханәсе, җирле оешма җитәкчеләре катнаша.

9. Коллегиянең бер утырышында өчтән артык гариза каралмый.

10. Берлеккә кабул ителүче 5 мең сум күләмендә керү взносы түли.

 

Нигезләмә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 2012 елның 26 сентябрендә үткән утырышында кабул ителде; 2014 елның 28 февралендә һәм 2015 елның 26 февралендә үткән утырышларында өстәмәләр кертелде.

 

 

 

 

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин