Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мингалим Рөстәм

Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы (хәзерге Клявлино) районы Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955—1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956—1959 елларда Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмәгә кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962—1967 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975—1977 елларда Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты вазифаларын башкара. 1979—1980 елларда Р. Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы бер еллык театр курсларын тәмамлый, 1980 елдан бирле ул нигездә профессиональ язучылык хезмәтендә.

Рөстәм Мингалим балаларга адресланган «Әйт, кояшым» һәм зурлар өчен язылган «Эзләр» исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар совет поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга, тормыш материалын үзенә генә хас образлы фикерләү һәм форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, шигырьдә масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы үзенчәлекле, эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга. Җитмешенче елларда ил, заман, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә иҗат иткән күп санлы лирик шигырьләрендә, В. И. Ленинның йөз еллыгына багышланган «Минем дәүләт» (1969), Кама автомобиль комплексын төзүчеләрнең тормыштагы һәм хезмәттәге олы максатларын патетик рухта чагылдырган «Күз карасы» (1972) һәм фәлсәфи-лирик характердагы «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» («Күк астында», 1979) исемле поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы, гражданлык позициясе тагы да ныгый, ачыклана төшә, уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала. Шагыйрь үз әсәрләрендә ил, халыкларны борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, үзенең шәхси кичерешләрен чор проблемалары белән бәйләп, аларны шулар югарылыгыннан торып бәяләргә омтыла. Аның шигъри буяулары да үзенчәлекле. Р. Минга-лимнең шигырьләре һәм поэмалары тормышчан детальләре, киң мәгънәле метафоралары, иркен-ирекле формалары, үзенчәлекле ритмик яңгырашлары белән җәлеп итә.

Соңгы елларда Рөстәм Мингалим проза һәм драматургия жанрында да актив эшли. Аның курчак театры өчен язган «Урман улы Зурмөгез» (1975), «Сихерләнгән урман» (1981) пьеса-әкиятләре, олылар” өчен «Кайда сез, ир-жәр?» (комедия, 1975), «Дүрт кешелек утыргыч» (драма, 1978), «Тау астында ыле бүре» (сатирик комедия, 1979) һәм «Өченче бүлмәдә эт яши» (драма, 1980) исемле сәхнә әсәрләре, күрсәтелгән проблемаларының җитдилеге белән генә түгел, тормышны сәхнәдә яңача формада гәүдәләндерергә омтылу ягыннан да кызыклы. Болардан «Кайда сез, ирләр?» комедиясе — Татар дәүләт академия театрында (1981), «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасы Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәсендә (1982) куелып, «Сихерләнгән урман» пьеса-әкияте 1982 елда Мәскәүнең Үзәк курчак театры репертуарында урын ала.

Р. Мингалимнең иң уңышлы шигъри әсәрләре 1982 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Шигырьләр, поэмалар» дигән китабына тупланган. Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Күз карасы», «Иртәгә» исемле поэмалалары, балалар өчен язган кайбер шигырьләре Казанда һәм Мәскәүдә русча тәрҗемәдә аерым җыентыкларга тупланып чыкты. Р. Мингалим— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әйт, кояшым!: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 29 б., ил, 10 000.
Эзләр: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1967.—53 б. 6000. Р е ц.: Әхмәтҗанов Р. Юраган юш килсен.— Татарстан яшьләре, 1967, 19 сент.; Харисов Р. «Эзләр» буйлап.— Казан утлары, 1968> № 10, 142—144 б.
Ә сәгать келт-келт итә: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 15 б.г ил. 29 000.
Күперләр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 62 б. 2000.
Алкын су: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—112 б., портр. 3500. Рец.: Маннапов Ш. Шагыйрьне мин шулай ачтым.— Казан утлары,, 1972, № 7, 182—183 б.
Уйларга кирәк: [Шигъри әкиятләр, шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1971.—64 б., 5000.
Төнге әкият. [Худож. Т. Хаҗиәхмәтов].— Казан: Таткитнәшр., 1973— 13 б., ил. 10000.
Күз карасы: Поэма һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—112 б. 2000. Рец.: Фәйзуллин Р. Китап укыганда.— Казан утлары, 1974, № 12, 163—165 б. Миннуллин Ф. КамАЗ китаплары.— Казан ут* лары, 1975, № 4, 182 б.
Бәхетле исем: Шигырьләр һәм поэмаларГ [X, Камалов кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1977. —88 б. 8000. Рец.:Батуллин Р. Кызык өчен түгел.— Казан утлары, 1977, № 11, ‘174—175 б; Гыйззәтуллин Р.—Ялкын, 1977, № 7, 30—31 б.
Юл өстендә тургай: Шигырьләр, поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 139 б. 3000.
Исәнме, әткәй: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 39 б. 9500.
Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—224 б., портр. 4500. Рец.: М а н н апов Ш. Күз карасы кебек.— Соц. Татарстан, 1983, 14 июнь.
Голубое седло: (Стихи)./Пер: Ю. Яссон.— Казань:’Таткнигоиздат, 1976.— 32 с. ил., 100000.
Зеленый сон: Стихи и поэмы/Пер. В. Бояринова.— М.: Современник, 1978.—63 с. 10000.
На лесной прогалинке: Стихи/Худож. Е. Черңятин — М.: Малыш, 1980.— 16 с. 300 000.
Счастливое имя: Стихи. Пер. с татар.— М.: Дет. лит., 1983.— 46 с., ил. 50 000.

Аның турында

Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. Р. Мингалим турында 162—169 б.
Хәким С. Әнвәр Давыдов эзе буйлап,—Казан утлары, 1971, № 2. 184— 185 б. ТимбиЧкова К. «Кайда сез, ирләр?»—Соц. Татарстан, 1982, 4 март. Пьеса Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.
Мухамедова Г. Разговор о мужчине и женщине.— Веч. Казань, 1982, 5 мая.
На сцене Татар. акад. театра им. Г. Камала пьеса «Где вы, мужчины?»


Язучылар

Туган көннәр