Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миншин Мидхәт

Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин 1936 елның 26 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Табигый ки, сугыш алды баласы буларак, ул ятимлек, ачлык-ялангачлыкның барысын башыннан кичереп үсә. Әмма яшьтән үк хезмәттә чыныгу, укуга омтылыш аңа тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә, яшәештә үз сукмагын табарга булыша. Җәйләрен колхозда эшләп, кышын укып, 1951 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында республика газета-журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда шигырьләрен бастыра. 1959 елда университетны тәмамлап, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Буа район газетасына эшкә китә, анда ярты ел чамасы эшләгәч, 1960 елның февралендә Татарстан радиосының Идел аръягы зонасындагы үзхәбәрчесе итеп билгеләнә. Инде шул вакытларда ук җир кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртып әзерләгән радиотапшырулары белән ул үзенең исемен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1967 елда аны Казанга, республиканың үзәк радиосына эшкә чакыртып алалар. Казан радиосында М.Миншин берөзлексез утыз биш ел эшли.

1979 елда аның очерклары тупланган «Васыять» исемле китабы, 1982 елда Чүпрәле районының Шәйморза авылында утыз биш ел күмәк хуҗалыкны җитәкләгән сугыш ветераны, СССРның Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтгәрәй Әбдриевнең тормыш юлы һәм хезмәт казанышларына багышланган «Башаклар җырлый» дигән документаль повесте (1982) аерым китап булып басылып чыга.

Татар халкының дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәсен, статусын күтәрү өчен көрәш җәелгән туксанынчы елларда Мидхәт Миншин радиодан «Борчылулар һәм өметләр» дигән тапшырулар алып бара һәм кыюлыгы, еракка карап фикер йөртүе белән халыкның тирән ихтирамын казана. Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылулы уйланулары аның 1996 елда «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыккан «Күпер» исемле поэмасында үзенең сәнгати чагылышын таба.

Гомумән, халык, ил-җир язмышы турында гамь Мидхәт Миншинның ике гасыр чигендә иҗат иткән әсәрләренең төп идея-эчтәлеген тәшкил итә. «Үлгәннәргә берни кирәкми» драмасы («Хокук һәм хәят» журналы, 1999), «Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы» сатирик шоу-тамашасы («Хокук һәм хәят», 1999), бер пәрдәле «Шайтан котырта» комедиясе («Хокук һәм хәят», 2001), «Картлык белән бәхәс» кыйссасы («Шәһри Казан», 2002), «Муенга асылган таш» повесте («Сөмбикә», 2003), «Каргыш» шигъри повесте («Матбугат йорты» нәшрияты, 2003) – шул идея-эстетик юнәлештәге әсәрләр җөмләсеннән.

М.Миншин юмористик-сатирик хикәяләр, шигырьләр, күренекле композиторлар тарафыннан көйгә салынган җыр текстлары, балаларга махсус атап язылган әсәрләр авторы буларак та билгеле.

Замандашлары, хезмәт кешеләре турында әзерләгән күпсанлы радиоочерклары өчен 1977 елда ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Шул ук елны аңа «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
М.Миншин – 1996 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
2009 елның 25 декабрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Васыять: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 152 б. – 2500 д.
Башаклар җырлый: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 94 б. – 2000 д.
Каргыш: шигъри повесть. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 87 б. – 2000 д.

 

 


Язучылар