Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мозаффария Мәхмүдә

1893 елда Казанда Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең имамы Хуҗаәхмәт ахун Мозаффаров гаиләсендә туган. Әнисе — мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария (1873—1945). Энесе — композитор Мансур Мозаффаров (1902—1966). Казан шәһәрендә кызлар өчен Фатиха Аитова мәктәбендә укыган. 1907 елдан «Әл-ислах» гәҗитендә шигырьләре басыла башлый («Уйганыйк, ханымнар!», «Остазбикә абыстайларга», «Ханымнар» (өчесе дә – 1907) һ. б.). Ирония белән язылган әсәрләрендә татар кызларының мәдәнияткә, ирекле якты тормышка омтылуларын чагылдыра, мәктәп-мәдрәсәләрдә иске укыту методына һ. б. каршы чыга. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Казанда төрле мәдәният һәм мәгариф оешмаларында хезмәт итә.

Ярый, ярый, сез яшәгез искелектә,
Болакның да даны чыккан искелектә.
Без яшь кызлар бервакытта куәт табып,
Җиһан тулыр безнең илә эшлеклектә.

Иҗек илә башыбызны катырдыгыз,
Җәһәтлеккәсәфаләткә батырдыгыз,
Юк инде, сезгә хәзер юл бирмибез,
Вакыты илә сез дә бик шәп акырдыгыз.

Иҗек-миҗек, «Кисекбаш»тан туйдык инде,
Искелекне җилкәсеннән суйдык инде.
Тәгәрәтеп тәбарәклә гүргә аны,
Ясин берлә бастырып та куйдык инде.
(1907)


Язучылар