Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәким Зөлфәт

Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978–1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

          Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә слесарь, «Түбәнкамашин» заводында инженер вазифаларын башкара. 1982 елның җәеннән 1988 елның апреленә кадәр «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы «Строитель» клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшли. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була.

          1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы җырчы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. Узган гасырның туксанынчы елларының урталарыннан З.Хәким профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

          З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары (иллеләп шигырь) «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы – «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыксыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым-хыялларым», «Ярым ай», «Төнге сәяхәт», «Болгар кызы», «Газиз халкым», «Нәрсә булды сиңа бүген?..», «Сафлык» кебек эстрада җырлары язучы иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Болардан тыш З.Хәким – юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Ахырзаман», «Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты», «Төнге маҗаралар», «Контра» һ.б.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас.» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар.

          З.Хәким – бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. Болардан «Телсез күке» драмасы 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

          Әдәби җәмәгатьчелекнең гомумфикеренчә, язучының күптармаклы әдәби иҗаты юмор-сатира элементларына, әкияти символик образларга бай язу стиле, тормышчан чынлыгы, фикри кыюлыгы һәм сәнгати-милли үзенчәлекләре белән бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате мәйданында аерым бер күренеш буларак тәкъдир ителә.

          З.Хәким – Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанырга кирәк.: сатирик һәм юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 119 б. – 5000 д.

Ахырзаман: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 31 б. – 10000 д.

Агымсуда ни булмас…: сатирик роман һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 247 б. – 7000 д.

Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.

1 т.: роман. – 400 б. – 10000 д.

2 т.: повестьлар, хикәяләр. – 384 б. – 7000 д.

3 т.: пьесалар. – 336 б. – 3000 д.

Мин төш күрдем.: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 367 б. – 2000 д.

Сентябрь алмалары: афоризмнар, шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 126 б. – 2000 д.

Телсез күке: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 480 б. – 2000 д.

* * *

Трясина роман / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 432 с. – 5000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ы й л ә җ е в а Ф. Дөньяны «җүләрләр» үзгәртә // Ватаным Татарстан. – 1996. – 8 март.

З ә й н у л л и н З. Кыю кыен ашый // Ватаным Татарстан. – 1996. – 2 апр.

Н и з а м Г. Кем ничек ярата // Татарстан яшьләре. – 1998. – 31 гыйнв.

С и б а т Р. Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ»ы, ягъни Төп Мәгънә // Шәһри Казан. – 1998. – 13 февр.

Ә х м ә д у л л и н А. «Күрәзәче»нең ялгышы // Ватаным Татарстан. – 1998. – 15 май.

Ә х м ә д у л л и н А. Әдәби вакыйга бу // Казан утлары. – 1998. – № 11. – 184–187 б.

З ә й н у л л и н З. Минем төш күрүем // Шәһри Казан. – 2000. – 2 июнь.

С а т т а р о в а А. З.Хәким һәм Ф.Бәйрәмова драматургиясенең үзенчәлекләре // Милли мәдәният. – 2001. – № 1. – 63–66 б.

Х ө с н е т д и н о в а Л. Күз күрмәс сызыклар // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 106–108 б.

* * *

С т р е л ь н и к о в а О. Реквием по живым // Респ. Татарстан. – 1996. – 28 марта.

Д а у т о в а Р. «Просто я талантливый. И сильный духом» // Конец недели. – 1997. – № 20. – С. 9.

Язучылар