Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рафис Корбан: Казах һәм татар язучылары арасында иҗади дуслык бар

“Август аенда гына Казахстанның Кызыл Орда өскәсендә яшәүче күренекле казах шагыйре Шаһизадә Әбдикәримовның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, китабын бастырып чыгардым. Шаһизадә үзенең дусты, шулай ук күренекле казах шагыйре, “Йолдыз” журналының баш мөхәррире Галим Җайлыбай белән Казанга килергә җыена. Казанда бу китапны тәкъдим итү кичәләре үткәрергә планлаштырып торабыз”, – ди Рафис Корбан.

“Шаһизадә Әбдикәримов татар шагыйрьләренә яңа проект тәкъдим итәргә уйлап тора. Бу – Кызыл Орда өлкәсе шагыйрьләре антологиясе. Китапка кергән шагыйрьләрнең әсәрләрен мин татар шагыйрьләреннән тәрҗемә иттерергә дип тәкъдим иттем. Кыскасы, шагыйрьләребезгә тәрҗемә белән шөгыльләнеп алырга форсат чыгып тора”, – ди Рафис Корбан.

Ул үзе Татарстан язучылар берлегендә эшләгән дәвердә казах язучылары белән актив хезмәттәшлек итүе турында әйтә. Казах әдәбиятының башында торган Магҗан Җомабаев, Нурлан Оразалин, Мукагали Мокатаев, Галим Җайлыбайларның шигырь китапларын татар телендә бастырылган. Казахлар 36 татар язучысының хикәяләрен туплаган “Татар әңгәмәләре” дигән китапны казах телендә Алматыда нәшер иткәннәр.

“Замандаш шагыйрьләребезнең шигырьләрен туплап, Казахстанда бастырып чыгару буенча эшебез тукталып калган иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның сентябрь башында Казахстанда Шәрык әдипләре форумында катнашып, Казахстан Язучылар берлеге белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеп кайткан дигән хәбәр булды, димәк, эшнең җанланып китүе мөмкин”, – ди 2012-2016 елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән әдип.

(«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).

 


Язучылар

Туган көннәр