
Фәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина) 1958 елның 1 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Урта белемне үз авылларында ала.
Мәктәпне тәмамлагач та, авыл китапханәсендә мөдир булып эшли башлый, колхоз комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да алып бара. Бер үк вакытта читтән торып укып 1976–1978 елларда Алабуга китапханә техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыт Йортлар идарәсендә эшләп ала, аннары биш ел (1981–1986) Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында – канцелярия мөдире, 1986–1993 елларда «Спортлото»ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор вазифаларын башкара. 1993 елның октябреннән ул – «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире хезмәтендә. Монда эшләү дәверендә Фәүзия Солтан, читтән торып укып (1994–1998), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат бүлеген тәмамлый. Ф.Солтан 2005 елдан «Ак Барс» хоккей клубында администратор булып эшли.
Фәүзия Солтан – ике китап авторы («Учларымда җиләк», 1999; «Үзәк өзелгән чак», 2003). Ул көндәлек матбугат битләрендә басылган хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга таныш.
Ф.Солтан – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Учларымда җиләк: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Акмал. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 95 б. – 2000 д.
Үзәк өзелгән чак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 78 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Т ө х ф ә т у л л о в Н. Җиләкле аланнарда // Мәдәни җомга. – 2000. – 17 нояб.
Г а д е л Ә. Шигырьләре сөйли үзләре // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 3 сент.
М и н ш и н М. Үзәк өзелмичә җыр тумыйдыр // Мәдәни җомга. – 2004. – 16 гыйнв.
М ә х м ү д е в Ә. Җылы җилләр аңа юлдаш булсын! // Шәһри Казан. – 2005. – 26 июль.