Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алиш Абдулла

Совет чоры татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм 1941–1945 еллардагы Ва­тан сугышы каһарманы Абдулла Алиш (Габдул­лаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Көек авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның ата ягыннан бабасы Нурулла шул авылның нәселдән килгән указлы мулласы булып, әтисе Габделбари абзый, дүрт ел солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән – иген иккән, умарта караган. Табигате белән киң күңелле һәм үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше буларак, ул өйгә төрле газета-журналлар алдырган, балаларын кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан. Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын булып саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырьләр һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.
Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән ишле гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әнисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы ибтидаи (башлангыч) мәктәптә укый.
1917 елда тугыз яшьлек Абдулланы әтисе үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Абдулла монда 1919 елга кадәр укый. 1919–1921 елларда туган авылларына күрше Бураково дигән рус авылында яңа ачылган совет мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аннан Спастагы (1991 елдан Болгар шәһәре) педагогия техникумы кар­шында оештырылган җидееллык рус мәктәбен тәмамлый (1927). Мәктәптә уку елларында, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, музыкаль кичәләр оештыру, стена газеталары, кулъа журналлар чыгару кебек мәдәни эшләрдә башлап йөрүчеләрнең бер-була, үзе дә шигырьләр, кечкенә күләмле хикәя-парчалар язуда калә-тибрәтә башлый.
1927 елның җәендә А.Алиш Казанга килә һәм Казан җир төзү техни­кумына укырга керә. Техникумда уку чорында (1927–1930) аның әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта: ул шәһәрдәге әдәбият түгәрәкләренә мавыгып йөри, техникумда кулъязма рәвешендә чыгып килгән «Кызыл төзүче» исемле газета һәм «Яңа белгеч» дигән журнал идарәсенең актив әгъзасы була, техникум һәм яшьләр тормышы турында язган хәбәрләре, мәкаләләре белән республика көндәлек матбугатында да катнаша баш­лый. 1929 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Абдул Алишев» имзасы белән яшь авторның «Әти, эчмә!» дигән беренче хикәя се басылып чыга. Аннан соң күп тә үтми, балалар тормышын, аларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуларын һәм күңелле ял итүләрен тасвирлаган «Бозлар акканда», «Нәни кооператор», «Отряд умартасы» кебек кечкенә хикәяләре дөнья күрә.
Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның гыйнварыннан көзенә кадәр А.Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннан, 1931–1932 елларда, янә Казанга кайтып, Казгрэс (ТЭЦ № 1) төзеле­шендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәр канализациясе төзе­лешендә техник-бригадир вазифаларын башкара. 1933 елда әдәби зәвык­ка ия булган яшь белгечне Казанда татарча чыга торган «Техника» журна­лының җаваплы сәркәтибе итеп билгелиләр. 1937 елдан Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журна­лы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир хез­мәтендә. 1936 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бер үк вакытта А.Алиш балалар арасында әдәби түгәрәкләр оештыру юнәлешендә бик актив эшли. 1933 елдан ул җәмәгать эше тәртибендә әүвәл Мулланур Вахитов исемендәге завод каршындагы, аннары Казанның Үзәк пионерлар клубы, Идел буе районының балалар китапханәсе, 1936 елдан «Пионер каләме» журналы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итә, өлкән дус һәм остаз буларак, дистәләрчә балаларның әдәби сәләте ачылуга эчкерсез ярдәмен күрсәтә. Казаннан читтә яшәүче яшь каләмнәр белән хатлар алы­ша, әдәби иҗат эшенең серләре хакында аларга үзенең фикер-карашларын, киңәш-теләкләрен язып җибәрә, матбугатта махсус балалар иҗаты­на багышланган мәкаләләр бастыра. Соңыннан әдәбиятта исемнәре таныл­ган Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакирлар нәкъ менә Абдулла Алишның турыдан-туры иҗади ярдәме һәм киңәшләре белән рухланып әдәбият мәйданына аяк басалар.
Утызынчы еллар – Абдулла Алишның әдип буларак иң күп язган, әсәрләре белән үзен яшь укучыларга таныткан чор буларак та үзенчәлек­ле. Аның балалар өчен «Отряд флагы» (1931), «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935) исемле хикәя җыентыклары, «Йолдыз» (1935), «Кечкенә тоткын» (1941) исемле пьесалары (беренчесе А.Әхмәт белән берлектә язылган), 1940 елда «Илгиз белән икебез» һәм «Минем абый» исемле ике шигырь китабы басылып чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: күмәк хезмәт тема­ларына багышланган күпсанлы очеркларын, яшьләр арасында мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Яңа килен» (1931 ), «Тиздән туй» (1939), «Кыйммәтле җәүһәр» (1940) исемле хикәяләрен, «Күршеләр» (1934, А.Әхмәт белән берлектә язылган) исемле дүрт пәрдәле пьесасын язып бастыра, 1932 елда исә аның Татарстандагы шул чор зур төзелешләреннән Казгрэсны аякка бастыруда хезмәт энтузиазмын чагыл­дырган, шул хезмәт киеренкелеге шартларында кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр формалашуын заманга хас идея-эчтәлек таләпләре яссылы­гында шактый җанлы итеп, романтик күтәренкелек белән сурәтләгән «Якты күл буе» (1933) исемле күләмле повесте дөнья күрә.
Шулай да Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныт­кан әдәби өлкә ул – әкият-хикәят жанры әсәрләредер. Әдипнең «Капкор­сак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941 ) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас Үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм Күселәр», «Чуар тавык», «Бал Корты һәм Шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Нигездә рифмалы ритмик проза ка­лыбында, балалар психологиясенең бөтен нечкәлекләрен тоеп, компози­цион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгы­рашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әки­ятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам сак­лау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә, терек дөньяга сак ка­раш булдыру кебек әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүген­ге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалт­мыйлар. А.Алиш әкиятләренең зур тиражлар белән кат-кат басылулары һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп уңыш казанулары да шул хакта сөйли.
Ватан сугышы башлангач, А.Алиш 1941 елның июль аенда армиягә алынып, фронтка озатыла һәм солдат-радист сыйфатында Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша. Шул елның 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге канлы бәрелешләр вакытында чолганышта калып, ул немецларга әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр ла­геренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә күчерәләр. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда А.Алиш Германия гаскәри көчләре составында татар әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал легионы»нда антифашистик яшерен оешма әгъзасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, аларга кушылып, тиз арада яшерен оешманың иң актив әгъзаларының берсенә әверелә. Бераздан ул татар ле­гионерлары өчен Берлинда рәсми чыгарыла торган «Идел-Урал» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша һәм, шундагы уры­ныннан файдаланып, типография ысулы белән антифашистик листовка­лар, өндәмәләр бастыруны җайга сала. «Идел-Урал легионы»ның немец офицерлары җитәкчелегендә белорус, украин, поляк, француз партизан­нарына каршы сугышка җибәрелә торган гаскәри берәмлекләрен баш күтәрергә, партизаннар ягына чыгарга өндәгән бу листовкалар татар легио­нерлары арасында А.Алиш аша, турыдан-туры аның катнашында тараты­лалар. Җәлилчеләр оешмасының антифашистик актив эшчәнлеге нәтиҗә­сендә татар әсирләреннән төзелгән батальоннарның яртысына якыны партизаннар ягына күчеп, партизан отрядлары белән бергә фашист гаскәр­ләренә каршы сугышларда катнашалар, ә легионерларның калган гаскәри берәмлекләрен немец командованиесе таратырга яисә чит илдәге төбәк­ләргә күчерергә мәҗбүр була.
1943 елның августында яшерен оешманың эше ачылып, А.Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәләргә ябыла. Яшерен оешма­ның үзәген тәшкил иткән унбер җәлилчене әүвәл Берлиндагы Моабит төрмәсендә тоталар, аннары Дрезден шәһәрендәге Плетцензее төрмәсенә күчерәләр. 1944 елның февралендә шунда А.Алишка һәм аның көрәштәшләренә суд була. Фашистик хәрби суды аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 авгу­стында хөкем карары гамәлгә ашырылып, әсирлектә фашизмга каршы тиңсез көрәш алып барган унбер татар каһарманының (Абдулла Алиш, Әхәт Атнашев, Абдулла Баттал, Галләнур Бохараев, Фуад Булатов, Муса Җәлил, Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев) гомерләре өзелә.
Абдулла Алишның тоткынлыкта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгән­леге дә мәгълүм. Сугыштан соң илленче елларда ук аның унбишләп ши­гыре хәрби әсир Нигъмәт Терегулов күчермәләрендә илгә кайтып ирешә. Боларга тагын әсирләр лагеренда А.Алиш белән аралашкан һәм аның кай­бер шигырьләрен ядка алып, хәтерләрендә саклап кайткан элеккеге әсир Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймрановларның күчермәләрен («Сагы­нам илемне», «Иркәм хаты», «Тормыш дустыма», «Кыр казлары», «Төн. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз… » һ.б.) өстәргә мөмкин. Алар үз ва­кытында һәммәсе дә матбугатта басылалар, ә Н.Терегулов алып кайткан­нары, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, «Три поэта-воина» (1979) исемле җыентыкта дөнья күрәләр. Болар, әлбәттә, тоткынлыкта А.Алиш иҗат иткән әсәрләрнең кечкенә бер өлеше генә. Әдипнең «Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр… » дигән сүзләре дә шуны раслый. А.Алишның тоткынлыкта язган һәм безгә инде билгеле булган шигырьләре туган илгә, туган халкына тугрылык, мәхәббәт хислә­ре белән сугарылган, аларны үзләренең идея-эчтәлекләре белән Муса Җәлилнең мәшһүр «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр белән аваздаш дияргә мөмкин.
Әсирлектә фашизмга каршы алып барган тиңсез батырлыгы өчен Аб­дулла Алиш вафатыннан соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батыр­лык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши бирә, әдәби мирасы татар балалар әдәбиятының җуелмас рухи хәзинәсен тәшкил итә. Туган авылы Көектә аңа һәйкәл куела, мемориаль музее эшли, Казанда Республика балалар иҗаты үзәге (1961–1991 елларда А.Алиш исемендәге Пионерлар һәм укучылар сарае) әдипнең исемен йөртә. 1997 елдан Татар­стан Язучылар берлеге идарәсе карары белән балаларга атап язылган иң күренекле әсәрләр өчен Абдулла Алиш исемендәге еллык бүләкләр бул­дырыла.


Язучылар