Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зөбәерова Диләрә

Язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерова 1930 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Күтәмәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәптән соң әүвәл Алабуга педагогия училищесын (1948), аннары Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1952). Шул УК елны Татарстан китап нәшриятына эшкә билгеләнеп, 1955 елга кадәр анда яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир хезмәтендә була. 1955–1959 елларда Татарстанның төрле төбәкләрендә укытучы, район мәгариф бүлеге инспекторы, район газетасында тәрҗемәче һәм 1960–1962 елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Зәй районындагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1962 елдан алып пенсия яшенә җиткәнче (1985) татар хатын-кызларының матбугат басмасы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

Д.Зөбәерова әдәби иҗат эшен поэзия әсәрләре язудан башлый. 1948 елда «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында аның «Тимурчылар» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан бирле республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда яшь авторның шигырьләре, күп кенә очерк язмалары, хикәя һәм әдәби парчалары басыла. Башта ул күбрәк журналист буларак таныла (Д.Зөбәерова 1966 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы). Һәрчак юлда, хезмәт кешеләре арасында булу, җанлы тормыш эчендә кайнау аңа журналистик язмалары һәм әдәби әсәрләре өчен мул материал тупларга мөмкинлек бирә. 1969 елда «Казан утлары» журналының алтынчы санында әдибәнең беренче зуррак күләмле әсәре – «Дустым авазы» исемле повесте басылып чыга һәм әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала. Авторның «Куш өянке шаһит» (1970), «Кыр чәчәге» (1973) исемле повестьларын да укучылар җылы каршылыйлар.

Язучының әдәби мирасында берничә дистә хикәя, нәсер, дүрт повесть һәм аерым китапка тупланган публицистик мәкаләләр җыентыгы бар. Аларның барысын да бергә берләштергән үзенчәлек-хасият шул: автор яшьләр тормышын сурәтли, аларның хыял-омтылышларын, мәхәббәт кичерешләрен лирик стильдә, күтәренке, романтик буяуларда бирергә тырыша.

Әдәбият һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Д.Зөбәеровага 1980 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2000 елның 15 декабрендә Казанда вафат була.

Д.Зөбәерова – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кичер, сөеклем: повестьлар, очерк, хикәя, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 120 б. – 15000 д.

Кызлар, кызлар…: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 151 б. – 15000 д.

Яшьләр күңеле: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 199 б. – 12000 д.

Халкым хаклы: публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 102 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Т и м б и к о в а К. Зәңгәр күзле дустым, җанкисәгем // Заман-Татарстан. – 2000. – 7 гыйнв.

Х у җ и ә х м ә т Ф. Таптым да югалттым // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 гыйнв.

М у л л а н у р о в а Р. Самими талант // Сөембикә. – 2005. – № 1. – 11 б.

Ә д и я т у л л и н а Ә. Куш өянке кебек иде алар… // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 февр.


Язучылар