Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәрхетдинова Резеда

Резеда  Фәрхетдинова (Резеда Нәсыйх кызы Фәрхетдинова- Резеда Насиховна Фархутдинова) 1976 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт каласында туа. Туган шәһәрендә урта мәктәпне, аннары физкультура техникумын, муниципаль институтны тәмамлый, югары белемле психолог була. Әлмәт шәһәрендә мәгаоиф өлкәсендә өстәмә белем бирүче педагог булып эшли.

Р.Фәрхетдинова иҗатка мәктәптә укыган чагыннан ук тартыла. Башта Әлмәт районында дөнья күргән газеталарда, аннары республика һәм Россия матбугатында балалар өчен шигырьләре, хикәяләре басыла.

Резеда Фәрхетдинова балалар психологиясен яхшы белеп, алар уйлаганча уйлап, алар сөйләшә торган тел белән, нәниләр өчен кызыклы шигырьләр иҗат итә. Шигырьләр тормышчан вакыйгаларга, нәниләр характерында уңай сыйфатлар тәрбияләүгә корылган. Аның балалар психологиясен яхшы белеп иҗат иткән шигырьләрен һәм хикәяләрен олылар һәм балалар яратып укыйлар.  Аның шигырьләре “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында баручы “Күчтәнәч” тапшыруларында тапшырыла, ГТРК “Татарстан радиосы”нда “Язучылар-балаларга” тапшыруында яңгырый.

Ул республика мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә  еш кунак була. Очрашуларда китапларын  бүләк итә. Хәйрия эше белән актив шөгыльләнә. Апасы белән берлектә  мәктәп яшендәге балалар өчен “Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге премия”ләрен булдырдылар.

Резеда Фәрхетдинова ике телдә ( татар һәм рус) яза. Ул 11 китап авторы:

1.“Тиззарядка”, 2009 ел, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”

2.“Светофор сүзе”, 2010 ел, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”

3.“Кышкы алмалар”, 2010 ел, Казан

4.“Җил сызгыра колакта”, 2011 ел, Казан

5.“Снежная горка”, 2011 год, Казань, “Татарское книжное издательство”

6.“Елак болыт”,2012 ел, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”

7.“Муха-синоптик”, 2015 ел, Казан, “Рухият”

8.“Әнигә бүләк”,2016 ел, Казан, ”Ихлас”

9.“Серле песиләр”, 2016 ел, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”

10.” Әле уйнамаган”, 2019ел, Казан,
”Илһам”

11.” Урам керми уйга “, 2022ел, Казан,  “Татарстан китап нәшрияты”.

Аның әсәрләре “Илһам чишмәләре” – “Родники вдохновения” (2013ел, “Рухият”) күмәк җыентыкка һәм башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләргә кертелгән (2013, 2014, 2015 еллар, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”).

Резеда Фәрхетдинова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2013), Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (2019),  “Туган яктан илһам алып” әдәби конкурсы җиңүчесе (2019), ”Татарстанның иң яхшы өстәмә белем бирүче педагог” республика конкурсы җиңечесе, Грант иясе (2015), Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” мәгълүмати проекты катнашучысы, халыкара “Балачак җыры” конкурсы җиңүчесе (2021). Ул Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары (2013, 2022), Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хаты (2019) , Әлмәт мәгариф идәрәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнгән.


Язучылар