Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ел йомгаклары

2023 елда татар драматургиясе. Рәдиф Сәгъди доклады

Әле, күптән түгел генә Әмир Камалиевның сәхнәдә куелмаган, үз вакытын көтеп яткан ун пьесасын укып чыктым. Дөресен әйтергә кирәк, чын мәгънәсендә драматургиянең бөтен кануннарына төшенгән, тирәннән аңлаган яза белүче булган икән ул! Идеясен, әсәрнең максатын, сюжет төзелешен, интригасын, образларның телен оста ача белә торган әдип. Җор телле, шаян, шук, хәтта зимагуррак әдипләребезнең берсе булган икән. Иң мөһиме, үз фикере, үзенең әйтер сүзе булган язучы. Аның әсәрләрендә ак сызык булып, милләт өчен кайгырту, зар елаулар ята. Кәмитләрендә татарның җитешмәгән якларын, читтән алган начар гадәтләрен тәнкыйтьләү күзәтелә. Безнең, мал өчен, байлык өчен түбәнлеккә төшүләребездән ирония белән көлә белә ул. Иң мөһиме Аманулла кеше кесәсенә кермичә язган намуслы иҗатчы. Аның үз акылы, үз фантазиясе дә чиктән ашкан иде язар өчен. (далее…)

2023 елда әдәби тәнкыйть. Лилия Хөснетдинова доклады

2023 ел әдәби тәнкыйте нигездә “Казан утлары” һәм “Мәйдан “ журналларында басылып чыккан мәкаләләр нигезендә күзәтелде. Казан утлары”ның 2023 ел 1 саны Нурфия Йосыпованың “Шигъри сүз куәте (Мөхәммәт Мирза иҗатына бер караш)” күзәтү мәкаләсен тәкъдим итә. (далее…)

2023 елда татар шигърияте. Фәнил Гыйләҗев доклады

Бүгенге татар поэзиясенә тиешенчә игътибар вә мәйданны республикабызда, нигездә, 3 басма: «Казан утлары» белән «Мәйдан» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы бирә; бик сирәкләргә, нигездә, шагыйрәләргә «Сөембикә» журналында да шигырь бастыру мөмкинчелеге тәти. «Идел» яшьләр журналы исә әдәби процессны чагылдыручы матбугат исемлегеннән төшеп кала бара, яки бик аз мәйданда, башлап язучыларның өйрәнчек шигырьләрен бастыру белән чикләнә. Күрше регионда – Башкортстанда да иҗатчылар өчен «Тулпар» әдәби журналы эшләп килә. (далее…)

2023 елгы татар прозасына күзәтү. Гомәр Даутов доклады

Чыгышымның ике вариантын озак уйлап йөрдем: беренчесе, традицион рәвештә, «әдәбиятыбыз үсә, заман куйган таләпләрне үзләштерә», «язучы әсәрендә гуманистик идеяләр үткәрә», «иҗатында әхлакый кыйммәтләр урын ала» дигән сүзләр белән, баллап, тәмләп, йоклатучы, борчымаучы стильдә, дип күзалладым. Болай иткәндә, язучы агайлар чыгышны тәмамлагач яныма килерләр, җилкәдән кагып, «маладис», «бик төпле» диярләр, дустанә елмаерлар иде. Миңа да рәхәт булыр, бурычым үтәлгән, дусларым арткан, бәлки, тамак та чыланыр иде… (далее…)

2021-2022 елларда татар шигърияте. Газинур Морат доклады

Олыгая-олыгая, башка гел дә сәер уйлар да килә башлый икән. Әйтик, яшьрәк чакта дөньяда поэзия, гомумән, кирәк микән дигән ахмак сорау берничек тә килә алмый ич инде. Әмма хәзерге меркантиль җәмгыятьтә шигъриятсез дә бәхет чигеп, матур гына яшәп буладыр төсле тоела миңа. Бүген шигъриятнең йогынты радиусы бик нык кечерәйде. Шигырь китапларының тиражы бермә-бер кимеде. Элек поэзиягә хәерхаһ булган бериш матбугат басмалары да шигырь бастырмый башлады, ләкин аңа карап аларның тиражы аз гына да артмады, киресенчә, кими генә төште. (далее…)

2021-2022 елларда әдәби тәнкыйть. Әлфәт Закирҗанов доклады

Әдәби тәнкыйтьнең хәл-торышы гомум әдәби процесс, бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны, аларның фәнни-теоретик әзерлеге һәм социаль-мәдәни шартлар белән бәйле. Аның әдәби барыштагы урыныннан канәгать булган чор юк бугай ул. Бу аңлашыла да, чөнки аерым китап булып яисә журналларда басылып чыккан әсәрләрнең бик азы гына үз бәясен ала, аннан да бигрәк чор сүз сәнгатенең төп тенденцияләрен ачып, киләчәк үсеш перспективаларын билгеләү вазифасын үтәп бетерә алмавы күз алдында. (далее…)

2021-2022 елларда балалар әдәбияты. Рафис Корбан доклады

Балалар әдәбияты турында чыгыш ясар өчен Татарстан китап нәшриятыннан соңгы 2 елда чыккан китаплар турында белешкәч, балалар әдәбияты редакциясе нигездә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китаплар чыгаруга күчкән икән, дигән нәтиҗә ясадым. (далее…)

2019 елда балалар әдәбияты. Ләйлә Минһаҗева доклады

Әле күптән түгел генә, 2019 елның октябрь аенда, Бакуда, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты буенча халыкара симпозиум булып узды. Казахстан, Каракалпакстан, Кырым, Үзбәкстан, Төркия, Пакистан, Япония (далее…)

2019 елгы татар прозасына күзәтү. Гөлфия Гайнуллина доклады

2019 елны әдәби журналларда дөнья күргән әсәрләр белән танышып чыкканнан соң, аларны хәзерге әдәби барыштагы урыны, әһәмияте ягыннан бәяләү кирәклеге сизелде. Шуңа бәйле төстә әдәби текстларның хәзерге прозада (далее…)

Русскоязычная литература и художественный перевод в 2019 году. Доклад Галины Зайнуллиной

В отчетном докладе о деятельности секции русскоязычной литературы и художественного перевода в 2019 г. невозможно в полной мере осветить достижения ее членов, (далее…)

2019 елда әдәби тәнкыйть. Галимҗан Гыйльманов доклады

Бүгенге чор әдәби тәнкыйте турында фикер йөртү җиңел дә, авыр да. Җиңел, чөнки ул бар, аны күрми мөмкин түгел, ул үз кануннары, үз логикасы белән яшәвен дәвам итә, эзләнә, борчыла, бер чиктән икенче чиккә ташлана, тагын үз ярларына, үзенең гадәти эзенә кайтып төшә… (далее…)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин