Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вафин Габдулла

Описание

         Габдулла Мәхмүт улы Вафин 1967 елның 10 ноябрендә Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа.

     1985 елда Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Икенче курсны бетергәч, 1987–1989 елларда Ерак Көнчыгышта элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм татар яшьләренең «Өмет» газетасында хәбәрче булып эшли башлый. 1996 елда Башкортстанда татар телендә беренче журнал оешкач, ул анда социаль проблемалар һәм яшьләр бүлеген җитәкли. 1999 елдан туган авылына кайта һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый.

     Габдулла Вафин проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләрен ул әле студент елларында ук яза. Алар Башкортстанда нәшер ителүче «Кызыл таң» газетасында һәм башка басмаларда чыга. Г.Вафин, нигездә, сатирик һәм юмористик хикәяләр яза. Аларда автор тормышта булган һәм булуы ихтимал вакыйгаларны шактый бүрттереп, мыек астыннан көлеп сурәтли.

        Соңгы елларда ул мистик һәм сәяси хикәяләр дә иҗат итә башлады. Повестьлары да бар.

       2007 елда «Алдау көне галәмәте» исемле китабы басылып чыга. Ул республикада узган хикәя бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулый. Г.Вафин бер үк вакытта актив публицист та. Аның милли, дини, социаль һәм башка проблемалар күтәргән язмалары Башкортстан матбугатында даими басылып килә. Автор күп тапкырлар «Өмет» газетасы һәм «Тулпар» журналларының лауреаты була.


Язучылар