Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мушинский Әхәт

Прозаик Әхәт Хәй улы Мушинский 1951 елның 27 маенда Казан шәһәрендә туган. Әти-әнисе икесе дә актерлар. Сигез класс тәмамлагач, Әхәт укуын Казан энергетика техникумында дәвам иттерә (1966—1970), аннары армиягә алынып, 1972 елның июненә кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, шул чорда актив рәвештә «Советский пограничник» газетасына языша. Армиядән кайтып, берникадәр вакыт «Органик синтез» заводында техник-электрик булып эшләгәннән соң, ул журналистлык пәм комсомол эшенә күчә: завод газетасында хәбәрче, комсомол комитеты секретаре урынбасары, ә 1976— 1982 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы редакиясендә әдәби хезмәткәр һәм жаваплы секретарь вазифаларын башкара.

1978 елда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1982 елның февраленнән Ә. Мушинский Татарстан Язучылап союзында әдәби консультант булып эшли. Ул -1976 елдан КПСС члены.

Әхәт Мушинский рус телендә яза.

Әхәт Мушинский— 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Начало: Повести.—Казань: Таткнигоиздат, 1983.—174 с, ил. 10 000. Содерж.: А. Мушинский. Возвращение; М. Валеева. На краю; В. Нугманов. Пурга. Рец.: Стрельникова О. Право на поступок.— Сов. Татария, 1983, 16 окт.
Треугольники: Повести.—Казань: Таткнигоиздат, 1984.—176 с, ил. 15 000. Рец.: Мустафин Р. Испытание на прочность.—Комс. Татарии, 1984, 16 нояб.; Сибгатуллин И. Достоверность характеров.—Сов. Татария, 1985, 7 окт.


Язучылар