
Шагыйрә Рәзинә Мөхияр (Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова) 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974–1979 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. 1979–1982 елларда Башкортстанның Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә, 1982–1992 елларда Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992 елдан Р.Мөхияр Чаллы дәүләт педагогика институтында эшли.
1994–1998 елларда читтән торып укып Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый. 1999 елда профессор Ф.С.Сафиуллина җитәкчелегендә «ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы үсеше» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Доцент, институтта татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.
Соңгы елларда татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара, башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү программаларын төзү һәм укыту кулланмаларын язу эшләрендә якыннан катнаша.
Ул – гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларыннан берсе; гыйльми монография, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкалә авторы.
Шагыйрә буларак, Р.Мөхияр үзенең лирик шигырьләре белән көндәлек матбугат битләрендә узган гасырның туксанынчы елларында күренә башлый, ә соңгы биш-алты ел эчендә Чаллы һәм Казан нәшриятларында бер-бер артлы биш шигъри җыентыгын бастыра. Әдәби тәнкыйтьтә китаплары уңай бәяләнә, рецензия язучылардан татар шигъриятен тирән аңлаучы тел галиме Хәлиф Курбатов Р.Мөхиярның шигырь китапларын «гүзәл лирика хәзинәсе» дип атый.
Р.Мөхияр – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Сиңа булсын җырым: шигырьләр / кереш сүз авт. В.Имамов. – Чаллы: КамАЗ, 1997. – 80 б. – 2000 д.
Шәмдәлләрдә утлар: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Бәшәр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 144 б. – 2000 д.
Учларымда утлы күмер: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 144 б. – 1000 д.
Алиһә: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2003. – 224 б. – 1000 д.
Тыңла мине: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2004. – 176 б. – 500 д.
Нәрсә булды миңа?: шигырьләр / кереш сүз авт. Ш.Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 192 б. – 2000 д.
Җидегән йолдыз: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 228 б. – 1000 д.
ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы: монография. – Чаллы, 2000. – 192 б. – 500 д.
XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 183 б. – 1500 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г а л и е в а Ә. Шигырьләре тылсым көченә ия // Игенче. – 1999. – 14 гыйнв.
З а р и п о в Р. Педагог та, шагыйрә дә // Ватаным Татарстан. – 2000. – 11 авг.
Г а с ы й м о в а Р. Кеше җанына ниләр сыя? // Нур. – 2001. – 24 нояб.
Г а т а ш Р. Галимә һәм шагыйрә якташым // Заман-Татарстан. – 2001. – 30 нояб.
Х ә й д ә р о в а Ф. «Күңелем белән һаман сиңа барам…» // Шәһри Чаллы. – 2002. – 27 февр.
С ә л и м о в а З. Тел дәрьябыз ни хәлдә? // Мәдәни җомга. – 2002. – 12 июль.
К у р б а т о в Х. Табигать матурлыгы, мәхәббәт һәм ачы хакыйкать шагыйрәсе // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 69–70 б.
Х ә й д ә р о в а – Җ а б б а р о в а Ф. Бар байлыгым – яратуым… // Ф.Хәйдәрова-Җаббарова. Зәрә тау. – Чаллы, 2003. – 42–46 б.
Г а л и е в а А. Матурлык // Шәһри Чаллы. – 2004. – 21 апр.
Х ә л и м о в З. Җиргә гашыйк шагыйрә // Шәһри Чаллы. – 2004. – 26 май.