Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Профессор Резеда Ганиева турында кайбер фикерләр (тууына 90 ел тулу уңае белән)

Вакыт тәгәрмәче, бернинди җил-давылларга, олы һәм кече шатлык-кайгыларга да карамастан, әйләнә дә әйләнә. Адәм балалары туа, яши, якты дөньядан китеп тә бара. Шунысы юаныч һәм куаныч: хәтер яши, кешелекне дәвам иттерә, чорлар, буыннар арасындагы бәйләнеш-элемтәләрне тәэмин итә.Вакыт узганы, ничектер, сизелми дә кала. Әле менә яңа гына XXI гасырга аяк баскан идек. Инде аның да чиреге тарихка кереп бара. Төрле вакыйга-хәлләргә, истәлекле даталарга бай булган 22 нче елның да ахырына ерак калмады. Шундыйларның берсе ― күренекле галимнәребез Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның [25 октябрьдә туа, 13 ноябрьдә рәсми теркәлә) 1932 ―21. 03. 2020), Азат Гыйльмулла угылы Әхмәдуллин (13. 10. 1932 ― 8. 12. 2021), Рифат Хәсән угылы Сверигин (1. 08. 1932), Гомәр Фәйз угылы Саттаровларның (2. 07. 1932 ― 26. 08. 2020] 90 еллыклары. Аларның дүртесе дә бер үк елда туган, бер үк Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган, бер үк вакытларда диярлек гыйльми-педагогик эшкә керешкән, саллы-саллы хезмәтләр язганнар, меңәрләгән шәкерт-студентларга белем-тәрбия биреп, остаз-профессор дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Ни кызганыч, инде әлеге затларның өчесе арабыздан китеп барган. Рифат әфәндебез исә, әдәбияттан тыш спортны да ярата. Унынчы дистәсен дә хәзерге кебек йөгереп, исән-сау уздырсын иде [“Сер” итеп кенә әйтим: мин аның гомер бәйрәменә мөнәсәбәттә “Мәдәни җомга” гәҗитенең 2022 ел 3 июнь санында “Галимнең гомер сукмаклары” исемле мәкаләмне бастырган идем]. 30 елдан артык бер коллективта ― Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында эшләгән А. Әхмәдуллин турында да язмаларым бар [Асыл якның асыл улы//Ватаным Татарстан ―12. 10. 2002 һ. б. ]. Биредә исә үземнең укытучым, ярты гасыр буена бергә эшләгән хезмәттәшем Резеда Ганиева хакында кайбер фикер-күзәтүләребезне укучыларга җиткерергә җөрьәт итәм. Янә шунысын да искә төшерү, мөгаен, урынлы булыр. Бу мөхтәрәмә зат турында да безнең язганнарыбыз бар. Мәсәлән, “Каюм бабаның дәвамчысы” (Р. Ганиевага ― 70 яшь) исемле мәкаләдә (Шәһри Казан. ― 6. 12. 2002) галимәнең тормышы, эш-гамәлләре хакында күп кенә мәгълүматлар бирелә.

Резеда Кадыйр кызының озын һәм катлаулы гомер юлы хәзерге Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылыннан ― Каюм Насыйриның туган төбәгеннән башлана. Бөек мәгърифәтченең якташы булу аңа әхлакый җаваплылык та өсти. Үзенең күпкырлы, нәтиҗәле эш-гамәлләре белән ул чын мәгънәсендә “Каюм бабаны”ның лаеклы дәвамчысы дәрәҗәсенә күтәрелде.

Булачак галимә гадәти игенче-крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Күп кенә чордашлары кебек, тормышның кыенлыкларын күреп үсә. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелә һәм 1941 елның 16 сентябрендә үк һәлак тә була. Ленинградта җирләнә дә. Атасыз, ятим калган дүрт баланы тәрбияләү әнисе Хәбирә апа (1911―2002) җилкәсенә төшә. Өлкән кызы исә аның төп таянычы, терәге була. Резеда апабыз еш кына әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге хакында яратып сөйли иде.

Кадыйр кызы иң әүвәл туган ягындагы җидееллык мәктәптә белем ала. 1947―1951 елларда Казан педагогия училищесында укып, “башлангыч мәктәп мөгаллимәсе” белгечлеген ала. Алга таба ул 7 ел буена Кече Шырдан, Мүлмә (Биектау районы), Казан мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Читтән торып укып, 1958 елда Казан универститетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның И. Нуруллин җитәкчелегендә “Г. Тукай шигырьләренең ритмикасы” темасына язылган диплом эше бик тә югары бәяләнә, дәүләт комиссиясе аны аспирантурага тәкъдим итә. Шунысы гыйбрәтле: Р. Ганиева гомере буе Тукайга тугры калды. Диплом эшеннән, кандидатлык диссертациясеннән тыш, аның бөек шагыйрьгә мөнәсәбәтле күпләгән мәкалә-хезмәтләре бар. “Тукай энциклопедиясе” өчен генә дә ул, мөгаен, йөздән артык мәкалә язгандыр. Ире, фән докторы Зөфәр Рәмиевнең шактый гына хезмәтләре, дипломчы-аспирантларының да күп кенә язмалары теге яки бу дәрәҗәдә Тукай тематикасы белән бәйле.

Р. Ганиева 1958 елның октябрендә Мәскәү дәүләт университетының СССР халыклары әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантурага кабул ителә. Фәнни җитәкчесе ― Мәдинә Искәндәр кызы Богданова. Башкала тормышы, андагы дәрәҗәле уку йортында белем алу яшь галимәнең фәнни-теоретик һәм гыйльми үсешенә зур йогынты ясый. Мәгълүм ки, бу чорда совет фәне, урыс әдәбият гыйлеме шактый уңышларга ирешә. Казан кызы биредә илнең күп кенә олуг галимнәре, әдипләре белән таныша, алга таба да алар белән бәйләнешләрен өзми.

Мәскәүдә аспирантураны төгәлләгәч, 1962 елның сентябрендә Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1967 елдан ― өлкән укытучы. 1964 елның 21 нче сентябрендә “Тукай иҗатында сатира” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Рәсми оппонентлары М. Гайнуллин, Й. Нигъмәтуллина, гыйльми совет әгъзалары аның хезмәтен югары бәялиләр. Филология фәннәре кандидаты булгач, Резеда Кадыйр кызы тагын да канатланып фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә. 1970 елда доцентлык дәрәҗәсен ала, 1967 елның августында М. Гайнуллин, Х. Госман белән берлектә Хельсинки университетында да була, биредә лекцияләр укый, чыгышлар ясый.

1968 елда кияүгә чыга. Тиз арада улы Булат һәм кызы Халидә туа. Ни кызганыч, йөкле хәлендәге кызлары 2006 елның 7 октябрендә автомобиль бәрелешендә һәлак булды. Бу фаҗиганы Резеда апабыз бик авыр кичерде һәм бала кайгысыннан сәламәтлеге дә шактый какшады.

Р. Ганиева 1992 елның 23 апрелендә Казан университетында “Восточный Ренессанс и его традиции в тюркских литературах” темасына докторлык диссертация яклады. Рәсми оппонентлары ― күренекле галимнәр М. Х. Хәсәнов, А. Х. Хайнтиметов (Ташкент), А. А. Гаджиев (Баку). Бу гыйльми чара Татарстанда гына түгел, ә төрки дөньяда, шәрыкшенаслык (ориенталистика) фәнендә мөһим бер вакыйга рәвешендә кабул ителде. Аңа мөнәсәбәтле күпләгән язмаларның дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Тиз арада (бер ел эчендә) галимәгә филология фәннәре докторы һәм профессорлык дәрәҗәләре дә бирелде. 1994 елда ул “Татарстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды.

Р. Ганиева 2011 елның августында Казан университетында эшләвеннән туктады. Әмма ул бу уку йорты белән бәйләнешләрен өзмәде, аралашып торды. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, галимәбез үзенең фәнни-тәнкыйди эшчәнлеген дәвам иттерде: мәкалә-хезмәтләр язды, конференцияләрдә актив катнашты, Татарстан Фәннәр Академиясе белән хезмәттәшлек итте. 2017 елда аның 85 яше киң күләмдә билгеләп үтелде. Бу уңай белән Резеда Кадыйр кызы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен”, Бөтендөнья татар Конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре белән бүләкләнде. Аның үлеме гыйльми-мәгърифәти-мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан олы кайгы, зур югалту рәвешендә кабул ителде. Мәрхүмә Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнде.

Р. Ганиеваның эшчәнлеге күпкырлы, барыннан да элек ул ― укытучы-педагог. Педучилищеда, югары уку йортында алган бу төп белгечлегенә гомере буе тугры калды. Дистә елга якын мәктәпләрдә балалар укытты, 50 ел буена университетта лекцияләр сөйләде, студентларга белем-тәрбия бирде. Көчле сөйләм куәсенә, ораторлык сәләтенә ия булган таләпчән бу мөгаллимәнең тирән эчтәлекле лекция-дәресләре аудитория тарафыннан бик тә кызыксынып тыңлана, кабул ителә иде. Университетта төрле курслар алып барды. Татар әдәбиятыннан тыш, озак еллар буе “Шәрык әдәбиятлары тарихы”ннан лекцияләр сөйләде. Тукай, иҗат методлары буенча махсус курслар алып баруын да хәтерлим. 90 нчы еллардан башлап галимә Г. Исхакый мирасын халыкка кайтару, өйрәнү юнәлешендә дә бик тә нәтиҗәле эш-гамәлләр кылды, әдип хакында махсус курс та алып барды. Р. Ганиева университетның татар филологларына гына түгел, ә урыс, журналистика бүлеге студентларына да лекцияләр сөйләде.

Чын мәгънәсендә университет укытучысы булу өчен, үз предметыңны тирәнтен өйрәнгән галим булу да зарури. Бу яктан Р. Ганиева күпләргә үрнәк булырлык зат иде. Ул студент, аспирант елларыннан алып гомеренең ахырына кадәр фәнни-тикшеренү эшләре алып барды, күпләгән китап, монографияләр, төрле телләрдә (татар, урыс, төрек, украин, үзбәк, азәрбайҗан…) йөзәрләгән-йөзәрләгән мәкаләләр бастырды. Дистәләгән энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә аның күпләгән язмаларын очратырга мөмкин. Аның халыкара конференцияләрдә сөйләгән доклад-чыгышлары да йөздән артып китә. Галимәнең “Сатирическое творчество Г. Тукая” (К., 1961. ― 84 с.), “Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали” (К., 1988. ― 172 с.), “Традиции Восточного Ренессанса в тюркских литературах Средневековья и Нового времени” (К., 2014. ― 272 с.) һәм кайбер башка монографик хезмәтләре аеруча билгеле.

Резеда Кадыйр кызының гыйльми-тикшеренү дөньясы шактый киң, масштаблы. Үзәктә, әлбәттә, татар әдәбияты, аның тарихы, электән алып хәзергәчә булган күп кенә вәкилләре. Болар арасында төп урынны Кол Гали, К. Насыйри, Ф. Әмирхан, Н. Думави, Г. Ибраһимов,… , аеруча Тукай һәм Исхакыйлар алып тора. Шунысы үзенчәлекле: галимә татар сүз сәнгатен еш кына әдәби бәйләнешләр яссылыгында, чагыштырма аспектта карый. Аның Әл-Мәгарри, Җ. Руми, Нәсими, Нәваи, Физули һәм кайбер башка Шәрык классиклары хакында да язмалары бар. Профессорның дистәләгән хезмәте Шәрык Ренессанс-Яңарыш хәрәкәтен, аның халкыбызның рухи тормышындагы ролен яктыртуга багышланган. Р. Ганиева иҗат методлары (бигрәк тә романтизм, реализм…), жанрларны, башка күп кенә әдәби-эстетик мәсьәләләрне ачыклауга да үзеннән зур өлеш кертте. Аның хезмәтләре өчен, гомумән, теоретик-методологик тирәнлек хас.

Мәгълүм ки, соңгы дәвер татар әдәбиятының күпчелек язучылары Казан университетында белем алган. Укытучы буларак аларның иҗади үсешендә Р. Ганиеваның да шактый өлеше бар. Ул еш кына әдәби тәнкыйтьче буларак та чыгышлар ясый, иҗат көчләренә үзенең төпле һәм гадел хәер-фатихаларын бирә.

Озак еллар бергә эшләү дәверендә шул хәтергә тирән уелып калган: күп кенә студентлар Резеда апаларына, ничектер, тартылып яшәделәр, аның җитәкчелегендә курс, диплом эшләре, докладлар язарга тырыштылар. Остазлары аларны мавыктыра, тиешле югарылыкта эшләтә белде.

Элегрәк аспирантурада уку өчен урыннар чагыштырмача аз бирелә иде. Әмма шуңа да карамастан, Р. Ганиева ике дистәдән артык аспирант белән җитәкчелек итте, бик тә мөһим темалар буенча диссертацияләр яздырды һәм яклатты. Болар арасында Р. Харрасова, Р. Мусабекова, А. Шамсутова, Д. Абдуллина һәм кайбер башка билгеле әдәбиятчылар бар.

Мәгълүм булганча, соңгы гасыр фәненең яшәеше, үсеше, галим-голяманың әзерләнеше күпчелек очракта диссертацияләр язу һәм яклау аркылы бара. Миңа шәхсән бу процесс аеруча таныш. Чөнки без фәкыйрегезгә ике дистә елга якын Казан университеты каршындагы диссертацияләр Советының гыйльми секретаре, рәис урынбасары вазыйфаларын башкарырга туры килде. Мин йөздән артык кандидатлык һәм докторлык хезмәтләрен яклауда катнаштым. Бу процедурада оппонент, бәяләмә-рецензияләр гаять зур роль уйный. Резеда Кадыйр кызы исә бу өлкәдә фидакарьләрчә хезмәт куйды. Ул күп санлы диссертацияләрне яклауда рәсми оппонент, төп бәяләмә бирүче буларак катнашты. Һәм гомумән бу тынгысыз һәм гаять җаваплы галимә диссертацияләргә генә түгел, ә башка төр гыйльми хезмәтләргә дә төпле бәяләмә-рецензияләр язды. Хатыйп Йосыф угылы да бу яктан үз укытучысына, хезмәттәшенә рәхмәтле. Аның без фәкыйрегезнең гыйльми эшчәнлеге, китап-монографияләре, дәреслекләре хакында берничә мәкаләсе бар.

Профессор Р. Ганиева ― татар дөньясында гына түгел, ә Идел-Урал буе җөмһүриятләрендә, хәзер мөстәкыйль дәүләт булып яшәүче төрки халыклар арасында да билгеле зат. Аны үзбәк, чуваш, азәрбайҗан, казах, кыргыз һәм башка кавем әдәбиятчылары таный, хөрмәт итә.

Без бу язмабызда Резеда Кадыйр кызы эшчәнлегенең кайбер якларына гына тукталып киттек. Ул исә, әйткәнебезчә, гаять күпкырлы. Аның хакында тулырак, тирәнрәк белергә теләүчеләргә мин галимә вафатыннан соң татар һәм урыс телләрендә дөнья күргән ике саллы китапны тәкъдим итәр идем. Аларның беренчесе “Профессор Резеда Ганиева” (К., 2020. ― 380 б.), икенчесе “О литературе и литературоведах” (К., 2021. ― 336 с.) дип исемләнгән. Филология фәннәре докторы, мәрхүмәнең ире Зөфәр әфәнде Рәмиев төзеп бастырган бу китаплар гаять бай эчтәлекле, файдалы. Аларда галимәнең үз язмалары, бәяләмә-рецензияләре, аның хакында күпләгән мәкалә-истәлекләр урын алган. Багышлама-шигъри текстлар да бар. Бу басмаларда Р. Ганиева хезмәтләренең библиографиясе, укыган докладларының исемлеге, тормыш юлының хроникасы да чагылыш тапкан. Мөһим генә фотоиллюстрацияләр бар. Һәр ике җыентык та “Исемнәр күрсәткече” белән тәэмин ителгән. Бу исә китаплар белән танышуны җиңеләйтә. Бу басмалар галимәнең шәхесен, эш-гамәлләрен һәм гомумән татар әдәбият фәнен шактый тулы күзаллауга ярдәм итә.

Кыскасы, Резеда Кадыйр кызы Ганиева үзенең күпьеллык гыйльми-педагогик, мәгърифәти эшчәнлеге белән безнең рухи тормышыбызга зур өлеш кертте. Аның хезмәтләре, мирасы бүгенге көнебез өчен дә файдалы, аваздаш. Остазы Резеда апасына багышлап язылган бер әсәрен (2003) билгеле шагыйрә Эльмира Шәрифуллина мондый юллар белән төгәлли:

…Акыл белән сөйләү осталыгын,
Шигъри сүзнең тәмен, кыскалыгын,
Фәнни телнең могъҗизалы көчен,
Рәхмәт Сиңа, күрсәткәнең өчен!
Авторның бу изге теләкләренә без дә рәхәтләнеп кушылабыз.

Хатыйп Миңнегулов ―
филология фәннәре докторы,
КФУ профессоры, Россиянең һәм
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе


Язучылар

Туган көннәр