Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатипов Фәрит

       Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатипов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1937–1947 елларда Пучы урта мәктәбендә укый, җәйләрен колхозда эшли.

          Аның күмәк хуҗалыктагы бу хезмәте соңыннан «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән билгеләп үтелә.

          1947 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Ф.Хатипов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Соңгы курсларда укыганда, көндәлек матбугатта языша башлый: кинофильмнарга, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби әсәрләргә тәүге рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала. 1952 елда университетны тәмамлагач, Ф.Хатиповны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. 1955 елда ул «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

          Ф.Хатипов 1955–1959 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. «Ленин юлы» исемле татарча газета оештыруда якыннан торып катнаша, 1957–1958 елларда, институттагы төп эшеннән аерылмыйча, бу газетаның җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Тобол, Төмән газеталарында аның өлкәдәге татар укучыларын Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил кебек классик язучыларның иҗатлары белән таныштырган күп кенә мәкаләләре дөнья күрә.

          1959–1972 елларда Ф.Хатипов – Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт университетының филология факультеты доценты хезмәтендә. Бу чорда ул, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге иҗади эзләнүләрен дәвам иттереп, Г.Тукай, Ш.Бабич, И.Гази, С.Баттал, С.Кудаш, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники, Б.Бикбай, А.Гыйләҗев кебек татар һәм башкорт язучыларының иҗатларына яки аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре һәм матур әдәбиятның жанрларга бүленү принципларын теоретик яктан тикшергән, һәр жанрның сәнгати үзенчәлекләрен конкрет әсәрләр мисалында җентекләп анализлаган «Эпик жанрлар» дигән монографиясен (1973) язып бастыра.

          1972–1991 елларда Ф.Хатипов Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. Гыйльми иҗатында кеше күңеленең әдәбиятта сәнгатьчә чагылышын, психологизм ысулының табигатен, тарихын, поэтикасын өйрәнү юнәлешендә җитди тикшеренүләр алып бара.

          1981 елда галимнең шул мәсьәләләргә багышланган «Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе» исемле русча китабы басылып чыга. Шул ук темага ул 1985 елны Алма-Ата шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый. 1987 елдан Казан дәүләт педагогия институты профессоры.

          Галимнең ярты гасыр буена югары уку йортларында укыту тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килгән «Әдәбият теориясе» дигән китабы (2000) матбугатта татар әдәбият белеменең җитди бер уңышы итеп бәяләнә һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек була.

          Ф.Хатипов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. 2003 елда аның язучылар турындагы иҗат портретлары, әдәби тәнкыйть, теоретик мәкаләләре тупланган «Мөлкәтебезне барлаганда» исемле китабы басылып чыга.

          Ул – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000).

          Ф.Хатипов – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2020 елның 19 июлендә Казанда вафат булды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мирсәй Әмир: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 180 б. – 3000 д.

Эпик жанрлар: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 144 б. – 1500 д.

Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000. – 352 б. – 3200 д.

Әдәбият теориясе. – Тул. 2 басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б. – 10000 д.

Мөлкәтебезне барлаганда: иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 272 б. – 2000 д.

* * *

Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 296 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С в е р и г и н Р. Себер киткәннең бәхете // Мәгърифәт. – 2000. – 12 февр.

Г а л и м у л л и н Ф. Үткен каләм иясе // Мирас. – 2000. – № 7. – 43–44 б.

Ә х м ә д у л л и н А. Әле нокта куймыйбыз. // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 141–147 б.

Ф ә т х р а х м а н о в Р. Яңа нәзарият һәм нәзариятнең яңалыгы // Мәдәни җомга. – 2001. – 7 сент.

Я р у л л и н а Р. Әдәбият серләрен ачканда // Ватаным Татарстан. – 2002. – 1 февр.

Я к у п о в К. Җитди теоретик хезмәт // Мирас. – 2002. – № 11. – 152–155 б.

С ә х а п о в М. Җитди теоретик хезмәт // Татар иле. – 2004. – № 39 (сент.).


Язучылар