Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вахит Касыйм

       Шагыйрь Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1935 елда Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук төбәкнең Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМ) укытучы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия институтына укырга керә.

         Ватан сугышы башлануга, әле яңа гына институтның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган Касыйм Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта булып, 1942 елның 4 октябрендә Сталинград өчен барган канлы бәрелешләрнең берсендә дошман пулясыннан һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

         К.Вахитның беренче шигырьләре 1932–1933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында (хәзерге «Кызыл таң») басыла башлый.

     Соңрак ул Татарстандагы көндәлек матбугатта – «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында актив языша. Аның шигъри тезмәләре шулай ук яшь язучыларның «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940), «Очкыннар» (1940) исемле күмәк җыентыкларына да кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәҗрибәләр ясый, поэзиянең төрле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасыннан «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэмасын, Көнбатыш Украинаны СССРга кушу вакыйгасын хуплап язган «Егет турында баллада»сын, юмористик шигырьләрен һәм кечкенә лирик парчаларын атап үтәргә мөмкин.

      Касыйм Вахитның иҗат мирасыннан аерым үрнәкләр сугыштан соңгы чорда нәшер ителгән «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле басмаларында урын ала.


Язучылар