Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Максудова Шәһидә

Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Габдерахман кызы Максудова-Ахунова (әдәби тәхәллүсе – Гөлшәһидә) 1926 елның 29 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Уразай авылында мулла гаиләсендә туа.

Шәһидә әүвәл авыл мәктәбендә укып, 1939-1942 елларда укуын Казанның татар һәм рус мәктәпләрендә дәвам иттерә.

Сугыш башлангач, укуын бүлеп, 1942-1946 елларда Татарстанның Красный Бор районы Салагыш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли.

1946 елда янәдән Казанга әйләнеп кайтып, 80 нче татар кыз балалар мәктәбендә урта белем алгач, шул ук елны (1947) Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында хатлар бүлеге мөдире, 1954-1957 елларда ТАССР дәүләт китап палатасында библиограф, 1958-1968 елларда әүвәл Әлмәт төбәк газетасы «Хезмәт байрагы» редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары сигез елга якын Әлмәт фәнни-техник әдәбият китапханәсендә өлкән библиограф булып эшли. 1969-1983 елларда Шәһидә Максудова Татарстан Язучылар берлеге китапханәсенең мөдире сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.

Ш.Максудова, иҗади шәхес буларак, укучылар даирәсенә проза жанрында язылган берничә оригинал әсәре һәм тәрҗемә китаплары белән мәгълүм. Ул – бигрәк тә тәрҗемә өлкәсендә активлык күрсәткән каләм иясе. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары Л.Толстойның хайваннар турындагы хикәяләре, совет чоры рус язучыларыннан А.Грин, А.Батров, С.Антонов, В.Чивилихин әсәрләре, молдован, казакъ, каракалпак прозаиклары иҗатыннан аерым үрнәкләр белән таныштылар. Тәрҗемәләренең бер өлеше аерым китаплар рәвешендә нәшер ителеп, икенче бер өлеше «Ак дөя» (1979), «Зирәк кеше» (1980), «Арал дулкыннары» (1981), «Дуслык аланы» (1987) кебек күмәк җыентыкларда урын ала.

Ш.Максудованың оригинал әдәби иҗатыннан үз биографиясенә бәйле тормыш материалына һәм шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Минем кала алуым» исемле кечкенә повесте (1972) укучылар арасында аеруча җылы каршы алына. Әсәр, Рәшит Ахунов тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, «Я и город белокаменный» исеме белән «Волга» журналында (Саратов, 1972, № 2), «Между Волгой и Уралом» (Йошкар-Ола, 1978), «На Волге, на Идели» (Мәскәү, «Детская литература» нәшрияты, 1983) исемле күмәк җыентыкларда кат-кат нәшер ителә, 1979 елда Сара Латиева тәрҗемәсендә казакъ телендә дә басылып чыга.

1997 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында дөнья күргән һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне нечкә психологик алымнар белән реалистик планда ышандырырлык итеп сурәтләгән «Асылбикәне җирләгәндә» повесте да әдәби тәнкыйтьтә авторның иҗади уңышы итеп бәяләнә.

Ул 2009 елның 7 февралендә Казанда вафат була.

Ш.Максудова – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Минем кала алуым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 63 б. – 1000 д.

* * *

Т о л с т о й Л. Булька: хайваннар турында хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 28 б. – 10000 д.

Б а т р о в А. Дустыбыз Хосе: хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 110 б. – 10000 д.

К о л л е к т и в. Дөньяда ниләр бар? / К.Шәфыйкова белән уртак тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 390 б. – 10000 д.

А н т о н о в С. Аленка: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1968. – 232 б. – 10000 д.

Ч и в и л и х и н В. Урман-чытырман: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 15000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н и з а м и е в Р. Тынгысыз сабырлык // Казан утлары. – 1996. – № 11. – 123-124 б.

М у л л а н у р о в а Р. Якты сагыш // Сөембикә. – 1996. – № 11. – 19 б.

Р ә ш и т Ә. Уеңны уйдырып салсаң… // Шәһри Казан. – 1998. – 16 гыйнв.


Язучылар