Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиева Резеда

        Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

        Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

       Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

       Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.

      Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

       Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

       Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар