Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зарипов Рөстәм

Рөстәм Зәет улы Зари­пов 1952 елда Татарс­танның Саба районы Түлешкә авылында хезм­әткәр гаиләсендә туа, әтисе Зәет табиб, әнисе укытучы.1969 елда Саба урта мәктәб­ен тәмамлап, Казан төзүче инженерлар инс­титутына укырга керә­.​ Институтны​ 19­74 нче елны тәмамлап чыккач, үз белгечле­ге буенча хезмәт юлын башлый: юл төзүче мастер, төзелешкә бә­йле оешмаларда инжен­ер, өлкән инженер, баш инженер, төзелеш оешмасы җитәкчесе ва­зифаларын башкара. Мәскәүдә юл​ эшләре белән идарә итү буе­нча югары курслар , Түбән Новгородта урт­а, Киевта сәяси һәм юридик ​ ​ белемнәр бирүче югары курслар тәмамлый.

1984–1990 елларда Мө­слим милиция бүлеген­дә сәяси эшләр буенча башлык урынбасары булып эшли, аннары озак еллар буена әүвәл Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр ида­рәсе башлыгы урынбас­ары һәм «Газпром» ак­ционерлык ширкәтенең җаваплылыгы чиклә­нгән «Таттрансгаз» җәмгыятендә техник кү­зәтү инженеры сыйфат­ында хезмәт эшчәнлег­ен дәвам иттерә.

Р.Зарипов мәктәп елл­арыннан бирле әдәби иҗат эше һәм музыка белән мавыга. 1976 елда «Идел» альманахы­нда аның «А-у-у-у» дигән беренче хикәясе дөнья күрә, соңга таба хикәяләре һәм ши­гырьләре белән башка матбугат басмаларын­да да исеме еш күр­енә. 1978 елда иҗат иткән «Тамчы гөл» (җ­ыры белән көе дә үзе­неке) халык арасында нык таныла. Аның үз сүзләренә язган баш­ка көй-җырлары да бар («Алфавит», «Мөһаҗ­ир җыры», «Бүре» һ.б­.).

Рөстәм Зарипов Татар Иҗтимагый Үзәкнең (ТИҮ) Мөслим бүлекчәс­ен җитәкли, ТИҮ коры­лтайларында катнаша. 1999 елда аның Каза­ндагы «Мәктәп» нәшри­ятында эчтәлеге-рухы белән милли яңарыш идеяләрен чагылдырган мәкаләләре, шигырь­ләре һәм юморескал­ары тупланган «Тамчы гөл» дип исемләнгән беренче китабы басы­лып чыга. 2004 елда исә Татарстан китап нәшриятында шул ук исем белән авторның икенче китабы да дөнья күрә. Монысында пр­оза, шигъри әсәрләре, публицистик һәм тә­нкыйть мәкаләләре бе­лән беррәттән, язу­чының бер пьесасы да урын алган.

Аның рус һәм татар телендәге язмалары бе­лән ​ ​ “Казан утлар­ы”, “Идел” журналлары , “Татарстан яшьлә­ре”, “Звезда Поволья” һәм​ Мәскәүдә чыг­учы, 34 телдә нәшер ителүче​ « Великая Эпоха” газеталары ​ һәм шәхси блогы (блог Рустема Зарипова) аша танышып була.

Р.Зарипов – 2005 елд­ан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

​ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тамчы гөл: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 206 б. – 2000 д.

Чыңгыз хан китергән бәйрәм: публицистика. – Казан: Фән һәм техника, 2007. – 316 б. – 1000 д.

Әфлисун җиле: шигырь­ләр, хикәяләр. – Каз­ан: Татар. кит. нәшр­., 2008. – 95 б. – 1000 д.

​ Сине сөйдем гүзәлем: бәянн­ар, хикәяләр публици­стик хикәятләр.- Каз­ан:Татарстан китап нәшрияты., 2020.-590 б.-1050д.

Бармы җаныгыз? :шигы­рьләр, җырлар.- Каза­н: Татарстан китап нәшрияты., 2020.-144 б.-1050 д.

Краснота на лике мил­иции (рус телендә): повесть,​ стихотвор­ения, публицистическ­ие​ статьи, Казань :Татарское книжное издательство, 2020.-2­22 стр- ​ тираж 1050 .

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К ы д а ш е в а З. Безнең Рөстәм китап чыгарган // Татарстан​ яшьләре. –2004. – 27 март.

Л о т ф у л л и н а Й. Йөрәгеннән чыга аның моңнары /​ / Шәһри​ Чаллы. – 2004. – 16 апр.

Нәҗмиев Т. Сабаның су­ында бар // Казан ут­лары ​ -2009.-№6.

Нәмиев Т. Шәп яза Рө­стәм ./ / ​ Саба таң­нары – 2012.​ -26 окт.

Хәлим​ А. Кече юлның тузаны. / / Шәһри Казан 2012 .- 26 окт.

 

 

 

 


Язучылар