Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саттар Әхмәт

Әхмәт Саттар (Әхмәт Саттар улы Саттаров) 1939 елның 17 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочки-Пожарки авылында туа. Узган гасырның илленче еллары башында аларның гаиләсе Мәскәүгә килеп төпләнә. Әхмәт биредә һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтенә кадәр заводта эшли, аннары, Ерак Көнчыгышта өч ел гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, югары категорияле метрдотельләр (кунакханә рестораны мөдирләре) әзерли торган курсларны тәмамлап, 1963–1972 елларда Мәскәү Кремлендә дәүләт җитәкчеләрен, чит ил кунакларын, төрле рәсми делегацияләрне аш-су белән тәэмин итүче махсус группада өлкән метрдотель булып эшли. Шул рәсми хезмәт дәверендә күңеленә сеңеп калган хис-тойгыларын һәм гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне ул соңыннан үзенең «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында мавыктыргыч итеп сурәтли.

Әхмәт Саттар мәктәптә укыган чагында ук кулына каләм алган, әдәби иҗат эше белән даими кызыксынган, русча шигырьләре белән үзәк матбугатта исеме шактый еш күренгән, сирәк кенә булса да Казандагы татар матбугатында да («Казан утлары», «Чаян», «Идел» журналларында, «Ватаным Татарстан» газетасында) шигырьләре күренгәли килгән үзенчәлекле иҗади шәхесләрнең берсе. Ул ике телдә – русча һәм татарча яза.

Әхмәт Саттар шигъриятнең бигрәк тә кыска формаларында уңышлы иҗат итә. Аны робагыйлар, афористик шигырьләр-хикмәтләр остасы дип атарга мөмкин булыр иде. 2002 елда аның шундый төр шигырьләре тупланган «Прощай, ХХ век» исемле китабы дөнья күрә.

Ә.Саттар – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2018 елда вафат булды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырлар. – М., 1999. – 64 б. – 5000 д.

* * *

Закон колодца: стихи. – М.: Сов. библ., 1989. – 84 с. – 4000 экз.

Избранное: стихи, рубаи. – М.: Дом нац. Моск. департ., 2009. – 260 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а т т а р Ә. Метрдотель истәлеге // Татарстан хәбәрләре. – 1994. – 18 март.

У с м а н о в Р. «Мин – алтын ир» // Татарстан яшьләре. – 1999. – 11 дек.

Г ә р ә е в а С. Татарның мәгълүм зыялысы // Мәдәни җомга. – 2002. – 25 гыйнв.

Ә х м ә т җ а н о в А. Робагыйда хикмәт бар // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 окт.

* * *

И с м а г и л о в Р. Метрдотель Кремля // Известия Татарстана. – 2001. – № 41 (17–23 окт.).

И з м а й л о в Р. Поэт и пограничник // Татар. края. – 2003. – № 14 (апр.).


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин