Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Булгакова Дилә

Дилә Булгакова (Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова) 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Бозаяз (хәзерге Кырмыскалы) районы Бозаяз авылында туа. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый.
Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.
Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә.
Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм рус телләрендә чыккан газета-журналларда әледән-әле басылып килә. Алар нечкә хис белән сугарылган. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә.
Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Татар әдәбиятында хатын-кыз авторлардан беренчеләрдән булып хикәяләрендә төрмә тормышын яктыртуга урын бирә.
Шагыйрәнең җырлары да халык арасында киң таралган. Шигырьләренә («Кыр казлары», «Сагынам», «Учларыма сал син йөрәгемне» һ.б.) композиторлар көй яза.


Язучылар