Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Имаев Рифкать

Рифкать Имаев шигырьләре белән «Аргамак» журналында эшләгәндә таныштым. Даулы да, шаулы да 1990 ел иде ул. Язганнары моңарчы да газета-журналларда басылып торса да, нигәдер иҗатына артык әһәмият бирмәгәнмен. Редакциягә юлланган бер шәлкем шигырьләрен укыганда ук, аларның талантлы каләмкяр тарафыннан иҗат ителгәнен аңлап алдым, үзем өчен бөтенләй яңа шагыйрь ачтым. Ни өчен мин аны белми идемме?.. Ул чор поэзия сендә мөгез чыгарырга тырышкан авторларга күбрәк игътибар иттек бугай шул. Алтмышынчы-җитмешенче елларда татар шигъриятенә яңалык алып килүчеләр чынлап та бар иде бит. Безнең шигъри зәвык шул шигъри дулкында фор малашты. Ә Рифкатьнең шигырьләре тыйнак, чәчрәп-чәчәп аңга китереп бәрмиләр, аңхисләрне пыр туздырып ташламыйлар. Алар бик тә нечкә табигатьле, пафос юк дәрәҗәсендә. Шагыйрь каударланмыйча гына үз укучыларына шигырь сөйли, күңел пәрдәсен күтәрә – тирә-юньгә якты сагышлы нурлар сирпелә, ул да булмый, хиссиятнең тыныч ярларына кайта, сине сак кына сердәшлеккә чакыра. Аның шигъри палитрасына күз салам – уй-хисләре 6 табигать белән аваздашлыкта ачыла, дөньяның төрле төс-төсмерләрен гади буяулар белән генә, тиеп-тиеп алып кына сурәтли, кемнедер узам дип тә ярсымый, кемгәдер юл сабам дип, барган җирдән читкә чыгып, үтеп китүләрен көтеп баш иеп тә тормый. Аның шигърияттә үз юлы, үз иманы, үз кыйбласы бар. Тормышны олылый, туган ягын сагынып яши, торган җирен ярата. Мәхәббәт шигырьләрен дә аз язмаган. Oаны булган кеше мәхәббәтсез яши алмый. Рифкать исә изге күңелле, олы җанлы зат. Каләмдәшләре аңа «есенинчы» дип мөһер дә сукканнар иде бугай, әмма ул Есенин да, башка да түгел, ул – шагыйрь Рифкать Имаев! Рифкать Имаев 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында туа. Данлыклы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый. 1967 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр исә Рифкать Түбән Кама шәһәрендә яши. Түбән Кама аның күз алдында төзелә, көч туплый, зурая, шөһрәтле нефтехимиклар башкаласына әверелә. Ул дәвердәге әдәби мохит турында аерым бер кыйсса язарга булыр иде. Романтик күңелле, бунтарь җанлы иҗат әһелләрен үзенә сыендырган кала бит ул! Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Әхмәт Гадел, Мөхәммәт Шәйхи, Разил Вәлиев, Фәннур Сафин… Шушы кайнап торган илаһи иҗат дөньясына яшь шагыйрь Рифкать Имаев та килеп кушыла, ныклы шигъри тавышы ишетелә башлый. Түбән Кама поэзиясенә хас сыйфатлар шигырьләрендә дә чагылыш таба, әмма аларда бер нәрсә бар – моңсулык. Әйе, Рифкатьнең иҗа тына моңсулык хас. Бу сыйфат аның иҗа- 7 тын гомер буе озатып бара. Хәтта бер шигыре «Моңсулык» дип тә атала әле. Гел нидер булып тора, Күңелләр тулып тора. Моңлы бала булгангадыр, Күңелем сулып тора. Вакыт үткән саен, Рифкать Имаевның шигъри диапазоны киңәя. Барыбызга да уртак темалар – табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган як, милләт темасы янына сатирик шигырьләре дә өстәлә тора. Бу җәһәттән ул соңгы елларда шактый актив эшли. Oәмгыятьтәге ямьсез күренешләр: ялагайлыкны, комсызлыкны, кеше хәленә керә белмәүне, илне басып алган алдашуны, ришвәтчелекне тәнкыйтьли, нәфрәт утында көйдерә. Яшәү мәгънәсен эзли. Бер кеше дә дөньяга юкка гына тумый бит, моның ниндидер сере булырга тиеш – шушы уй аңа тынгылык бирми, шигъриятенең яңа табышларына, көтелмәгән борылыш-хасиятенә юл ача. Рифкать Имаев хезмәттә дә, иҗатта да сынатмый. Аның кырык елдан артык гомере «Неф – техим» акционерлык җәмгыяте белән бәйләнгән. 1986 елда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Укучыларга шагыйрь иҗатын бәйнә-бәйнә аң лату түгел иде ниятем. Аның шигырьләре аһәңле, төзек, табигый сурәтләргә бай. Моны укучылар үзләре дә сизеп, тоеп алырлар. Максатым – шигърият сөючеләрне Рифкать Имаев дигән шагыйрь белән кыскача гына таныштыру. Озак еллар буе иҗат белән шөгыльләнсә дә, аның китаплары күп түгел. Мин белгәне нибары өч җыентык. Һәм, әлбәттә, газета-журнал лар да күренеп киткәләгән иҗат җимешләре. Каударланмый, салмак ритмда яши һәм иҗат итә ул. Озын сүзнең кыскасы, кулыгызга килеп ирешкән яңа җыентык сезне битараф калдырмас дип уйлыйм. Гамьле кеше, ямьле шагыйрьнең уйхисләре уртак уйга, уртак хискә әверелсен!

(Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты)


Язучылар