Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сүлтиев Рөстәм

Шагыйрь Рөстәм Сүлти (Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев) 1969 елның 6 октябрендә Чуашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлап, 1986–1991 елларда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетында белем ала.

Р.Сүлти 1991 елдан «Идел» журналы редакциясендә мөхәррир булып эшли башлый. Шул дәвердә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел», «Казан утлары» журналларында күп кенә шигырьләре, мәкаләләре басыла һәм туксанынчы елларда әдәбиятка килгән яшь каләм тибрәтүчеләрнең иң талантлыларыннан берсе сыйфатында исеме әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә еш кабатлана башлый. Озакламый 1992 елда аның «Тәрәзә» исемле поэмасы һәм лирик-публицистик яңгыраштагы үзенчәлекле шигырьләре тупланган «Мин – шигырьдән» дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Китап әдәби җәмәгатьчелек һәм шигырь сөючеләр тарафыннан хуплап каршы алына. Туксанынчы елларның урталарында Рөстәм Сүлти белемен тирәнәйтү теләге белән Төркиягә китеп бара.

Р.Сүлти –1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Мин – шигырьдән: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 72 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б а я н о в Ә. Чын бөртекләр // Ватаным Татарстан. – 1993. – 5 февр.

В ә л и е в М. Яндырган да, яктырткан да яшен // Казан утлары. – 1993. – № 4. – 182–185 б.

М о с т а ф и н Р. Канатлар бирегез шигырьгә. // Шәһри Казан. – 1995. – 7 апр.


Язучылар