Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хөсәен Мәхмүт

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала төбәгендәге Урда исемле авылда эшче гаиләсендә дөньяга килә.

1941 елда Кызылъяр шәһәрендәге татар урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт пионерлар оешмасында тәрбияче, җирле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, «Экпенды» дигән сәнәгать артелендә мәдәни эшләр җитәкчесе булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә. Әүвәл аны Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәрендә тизләтелгән мөддәтле артиллерия училищесында укыталар.

1943 елның гыйнварыннан алып 1944 елның декабренә кадәр М.Хөсәен башта взвод, соңыннан артиллерия батареясы командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында була, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1947 елның җәендә гаскәри хезмәттән кайткач, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуын тәмамлагач, озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор (1952–1954), матур әдәбият редакциясе мөдире (1954–1957) һәм өлкән редактор (1957–1975) булып эшли. 1975 елдан гомеренең ахырынача М.Хөсәен профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Балачактан шигърияткә гашыйк, Тукай, Такташларны үзенең остазлары итеп санаган һәм мәктәптә укыганда ук кулына каләм алып яза башлаган М.Хөсәеннең беренче шигъри җыентыгы («Туган ил өчен») сугыш беткән елны Ленинградның хәрби нәшриятында басыла. Шуннан соң кырык сигез ел буена дәвам иткән актив иҗат эшчәнлеге дәверендә әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыкка якын китабы дөнья күрә. Сәнгати дәрәҗәсе төрлечә булган бу бай әдәби мирасның иң кыйммәтле өлешен башлыча кечкенә күләмле лирик парчалар, сонетлар, балалар өчен язган шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре һәм аеруча җырлар тәшкил итә. М.Хөсәен шигырьләренә татар, башкорт, казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөздән артык җыр языла. Шуларның халык арасында киң таралганнары шагыйрьнең «Толымнарың» (1977), «Әнием миләше» (1979), «Яшь җәлилчеләр» (1990) һ.б. китапларында урын ала. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, каракалпак һәм монгол телләренә тәрҗемә ителә. Рус һәм казакъ телләренә тәрҗемәдә исә аның өч китабы дөнья күрә (берсе – рус, икесе казакъчага тәрҗемә). Шагыйрь үзе дә тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, 1972 елда Татарстан китап нәшрияты М.Хөсәен тәрҗемәсендә молдаван шагыйрьләренең сайланма шигырьләрен аерым китап итеп чыгара.

М.Хөсәен, ил буенча күп сәяхәтләр ясап, төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән татарлар белән еш аралашкан һәм алар алдында үзенең, шулай ук башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен артистларча оста укуы белән зур популярлык казанган трибун шагыйрь һәм татар әдәбиятының күренекле пропагандалаучысы да була. Бу игелекле мәгърифәтчелек эшен ул соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1983 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Әдип 1993 елның 15 мартында кинәт вафат була.

М.Хөсәен – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Туган ил өчен: шигырьләр. – Ленинград: Оборона халык комиссариаты хәрби нәшр., 1945. – 60 б. – 11000 д.

Сүнмәс яшьлек: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 68 б. – 5000 д.

Идел таңнары: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. – 203 б. – 3000 д.

Җырлар, шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 334 б. – 10000 д.

Чирәм җирләр сулышы: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 156 б. – 4500 д.

Чор һәм җыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 163 б. – 6500 д.

Җир мәрҗәннәре: сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 158 б. – 7000 д.

Аю-Даг итәгендә: новеллалар, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 127 б. – 12000 д.

Ләйсән: шигырьләр, сонетлар, җырлар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 295 б. – 3000 д.

Мәхәббәт һәм Моң: лирик шигырьләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 256 б. – 8500 д.

Далам таңнары: шигырьләр, җырлар, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 103 б. – 5300 д.

Яшь җәлилчеләр: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 72 б. – 5000 д.

Якты моң: шигырьләр, җырлар, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 223 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә х м ә д у л л и н Ш. Шигърият мәйданында – сонетлар // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 32 б.

Т ә р җ е м а н о в Җ. Кояшлы иҗат // Татарстан яшьләре. – 1983. – 14 апр.

З ә й н а ш е в а Г. Ил белән гел бергә // Шәһри Казан. – 1993. – 20 март.

Р ә к ы й п о в Ш. Хушлаштың да китеп бардың… // Шәһри Казан. – 1993. – 20 март.

С а д ә Г. Бәхетле кеше, бәхетле шагыйрь // Казан утлары. – 1993. – № 4. – 167–170 б.

К а ю м о в а Д. «Тынычлык табалмыйм җаныма…» // Татарстан. – 1997. – №12. – 62–68 б.

М ә җ и т о в З. Җыр канатларында яши // Шәһри Казан. – 1998. – 8 май.

Х ә с ә н о в Ә. Мәхмүт Хөсәен ядкәре // Татарстан яшьләре. – 1999. – 5 окт.

Л а т ы й п К. Шигърият – хәтәр чир // Идел. – 2002. – № 3. – 58–61 б.

М ө х ә м м ә т о в а Р. Мәхмүт Хөсәен // Сабантуй. – 2003. – 19 апр.

К ә р и м о в К. Йөремсәк командир // Казан утлары. – 2003. – № 4. – 176–178 б.

Р ә ш и т Ә. Йөрәге яралы көе китте // Мәдәни җомга. – 2003. – 9 май.

Ә г ъ л ә м о в М. Мәхмүт Хөсәен халык артисты иде… // Татарстан яшьләре. – 2005. – 22 март.

* * *

Х у с а и н о в а С. Вспоминая брата… // Татарстан. – 1995. – № 11–12. – С. 28–32.


Язучылар