Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лаисов Наип

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Олы Имән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый. Өч ел гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, 1957-1962 елларда Алабуга педагогика институтының рус-татар бүлегендә белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы хезмәт юлы һәм иҗат эшчәнлеге дә тулаем әлеге институт белән тыгыз бәйле. 1962-1967 елларда ул анда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында әүвәл ассистент, аннары өлкән укытучы булып эшли.

1967-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укып, 1970 елның декабрендә «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклагач та, ул Алабуга педагогика институтындагы укытучылык эшен дәвам иттерә: 1974-1979 елларда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент, бер үк вакытта филология факультетында декан ярдәмчесе, декан вазифаларын башкара. Гомумән, укыту-педагогик һәм гыйльми эшне ул административ эш белән бергә алып бара: 1980-1989 елларда институтның уку-укыту эшләре буенча проректор, 1989-2000 елларда ректоры булып эшли. 1994 елдан ул – татар әдәбияты кафедрасы мөдире, 1996 елдан профессор.

Н.Лаисовның фәнни-әдәби иҗатындагы төп тикшеренү юнәлешләре.

Г.Тукай иҗаты, ХХ йөз башы татар поэзиясе, татар-рус әдәби элемтәләре.

Ул – Г.Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен анализлауга багышланган русча «Лирика Тукая» исемле монография (1976), Г.Тукайның кыскача тормыш һәм иҗат юлын яктырткан «Габдулла Тукай» (1985), М.Мәһдиев һәм Ф.Ганиевалар белән берлектә язылган «Әдәбият теориясе» (1987) китаплары һәм укытучылар өчен әдәбияттан берничә кулланма уку әсбабы авторы. Аның шулай ук төрле еллар көндәлек матбугатында агымдагы әдәбият проблемаларына, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Марс Шабаев һ.б. шагыйрьләр иҗатына багышланган күп кенә тәнкыйди мәкаләләре, тикшеренүләре дә дөнья күрә.

Н.Лаисов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әдәбият теориясе: сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият / соавт. М.Мәһдиев, Ф.Ганиева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 88 б. – 1000 д.

Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 86 б. – 8500 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

Әдәбият теориясенә кереш: урта мәктәпнең тел-әдәбият укытучылары өчен кулланма / соавт. М.Мәһдиев, Ф.Ганиева, З.Мәҗитов, Х.Госманов, И.Нуруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 302 б. – 1400 д.

* * *

Лирика Тукая / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 166 с. – 3500 экз.

Русско-татарские литературные связи / пер. с татар. – Елабуга, 1994. – 30 с. – 500 экз.

Поэзия Тукая – в русских переводах / пер. с татар. – Елабуга, 2002. – 60 с. – 500 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З а б и р о в Х. Семь раз проверь // Сов. Татария. – 1986. – 16 марта.


Язучылар