Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ханнанов Рамил

Рамил Гомәр улы Ханнанов 1984 елның 17 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Чупай авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2001 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетына укырга керә. 2006 елда аны “татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “гамәли журналистика һәм редакцияләү эше” белгечлекләре буенча кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елны татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасына Фоат Галимуллин җитәкчелегендә аспирантурага укырга керә. 2009 елда, аспирантураны төгәлләп, “филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен “Төрки драматургияләр контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы)” темасына диссертация яклый, әдәбият һәм аны укыту методикасы, журналистика кебек фәннәрдән студентларга белем бирә башлый. 2006-2012 елларда университетның җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру бүлегендә, матбугат үзәгендә хезмәт куя.

Рамил Ханнановның эшчәнлеге студент-яшьләрнең “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкләү (2006-2012), күптиражлы “Яшьлек тавышы” (2006-2011), “Дарелфөнүн” (2011-2012) студентлар газеталарына нигез салу, иҗади коллектив туплау, эшчәнлекләрен оештыру һәм бастырып чыгару белән дә бәйле.

2012-2014 елларда ул – “Чын мирас” (хәзер – “Безнең мирас”) журналын оештыру һәм нәшер итү, аның баш мөхәррир урынбасары эшендә, 2014-2019 елларда – “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары.

Рамил Ханнанов – илледән артык фәнни-методик, фәнни-публицистик, әдәби-популяр мәкалә, “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). V-IX сыйныфлар” (Әлфия Мотыйгуллина белән берлектә), V-IX сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты дәреслекләре, укытучыларга тәгаенләнгән методик кулланмалар, төрле темаларга иҗат ителгән дистәгә якын хикәя авторы.

Ул Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2017), массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАТМЕДИА” Республика басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы (2017) белән бүләкләнде.

Рамил Ханнанов – 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

  1. Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы). – Казан: ТДГПУ, 2010. – 193 бит.
  2. Җилкәннәргә җил кирәк: фәнни һәм публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2018. – 191 бит.

Аның катнашында төзелгән китаплар

  1. Илһам канатында: ТДГПУның “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары иҗаты (төз. Р.Г.Ханнанов, Р.Җ.Гарипова, Г.Р.Миначева). – Казан: РИЦ “Школа”, 2008. – 168 бит.
  2. Илһам канатында: Икенче китап: ТДГПУның “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм “Илһамлы каләм” конкурсында җиңүче мәктәп укучылары иҗаты (төз. Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ә.Сәхипова, Ф.Г.Галимуллин, Р.Г.Ханнанов, Р.Җ.Гарипова). – Казан: Мәгариф, 2010. – 431 бит.
  3. Фикер һәм хис гармониясе: Фоат Галимуллин: шәхес, галим, остаз. 70 яшь тулу уңаеннан, мәкаләләр, докладлар һәм әдәби әсәрләр җыентыгы (төз. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов). – Казан: ТДГПУ, 2011. – 192 бит.
  4. Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төз. И.М.Ибраһимов, Р.Г.Ханнанов). – Казан, 2012. – 304 бит.

Иҗаты турында басылган мәкаләләр

  1. Галимуллин Ф. Илһам канатларында. “Илһам” иҗат берләшмәсе тормышы турында // Мәгърифәт. – 2012. – 24 февраль.
  2. Галимуллин Ф. Илһам канатларында. ТДГПУның “Илһам” иҗади берләшмәсенең үткәне һәм бүгенгесе турында // Безнең мирас. – 2015. – №6. – 89-97 битләр.
  3. Галимуллин Ф. Ябалдашларны сугаручы тамырлар // Җилкәннәргә җил кирәк. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2018. – 191 бит. – 3-8 битләр.
  4. Низамиев Р. Җилкәннәргә җил тулган // Мәдәни җомга. – 2019. – 12 апрель.

 

Аның турында шәхесләр

Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы:

“Әлмәт якларында туып-үскән Рамил исемле бер үсмер егет күзгә чалына башлавын бүгенгедәй хәтерлим. Әле ул мәктәптә укый иде. Әмма башкалабызга да килгәләп тора. Ник дигәндә, төрле фәннәр, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты буенча республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулап ала. 2001 елда исә Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле укуга багышланган конкурста җиңеп чыкты. Аңа Тукайның туган көнендә уздырыла торган Шигырь бәйрәмендә – шагыйрьнең М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры куенында басып тора торган һәйкәле каршындагы мәйданда чыгыш ясау хокукы бирелде. Мәктәптән соң Рамил Ханнановның, һич икеләнмичә, югары уку йортыбызның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә белем алырга килүе дә киләчәк тормышка юлны аңлы рәвештә сайлавы нәтиҗәсе иде.

Студент елларында да аны билгеләнгән максатына туры баручы, тырыш, белем алу белән эзлекле шөгыльләнүче, программадан тыш та өстәмә чыганакларны эзләп табып үзләштерүче егет буларак күрдек. Әлеге сыйфатлар үзен фән кешесе итеп тоючылар өчен генә хас. Ихтимал, бу вакытта Рамил үзе, яшьлеге белән, ул турыда абайламагандыр да. Чөнки, минем уйлавымча, мондый тырышлык һәм үҗәтлек аның холкына табигать тарафыннан салынган. Боларны күреп торган остазлары, укуны тәмамлагач, аңа аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр дә”.

 

Марсель Галиев, Татарстанның Халык язучысы:

“Күп кенә әдәби тәнкыйтьчеләрдән, әдәбият белгечләреннән аермалы буларак, ул телебез хасиятенә бик сизгер. Образлы итеп, нечкәлекләренә кереп яза, фән кандидатларына хас булганча, “-изм”нар кулланып, тел агышын сискәндерми, табигый агышында бирә белә.

Рамил Ханнанов белән әдәбият турында сөйләшү рәхәт, әдәбият тарихын белә, өлкән әдипләребезнең тормыш-көнкүреш хәлләреннән дә хәбәрдар, үзе аралашкан, якыннан күреп белгәннәре хакында истәлекләр язарга да әзерлеге бар. Берничә хикәясе дә күзгә чалынып китте. Мин аларны җор-йөгерек теленә сокланып укып чыктым. Егеттә татар телебезнең егәре ярылып ята. Аның язучы халкы турында кыска, үткен мәзәкләр чыгарырга да сәләте бар. Монысы инде Рамилнең асыл күзәтүчәнлеген, мәгънәле мизгелләрне мәңгеләштерү сәләтенә ия икәнлеген раслый”.

 

Газинур Морат, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

“Рамил Ханнанов – иң колачлы каләм иясе, аның проза, поэзия, драматургиягә кагылышлы мәкаләләре һич кенә дә мактауга корылмаган, алар объектив анализ рәвешендә бара, позитив һәм шул ук вакытта мавыктыргыч тәнкыйть буларак үтемле. Күренекле тәнкыйтьчебез Мансур Вәлиев, әдәби процесска кул селтәп, Аккош күленә күчеп киткәннән соң, иҗади мохитне (аеруча да әдәби тәнкыйть өлкәсендә) оештыруда берникадәр бушлык һәм битарафлык биләп алган иде. Шөкер, Рамил Ханнанов матбугат даирәсенә күчкәч, әлеге гавамда активлык сизелә башлады.

Ул – кызыклы гына хикәяләр авторы да. Аларны “Казан утлары” укучылары бик сөенеп хуплады. Бер-бер артлы язылачак повестьлары барын да беләбез”.

 

Рашат Низами, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

“Рамил төрле темаларга колачлы үтеп керә, киң профильдә яза: фәнни тикшеренүләр, татар театрының чишмә башы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары, публицистика, фактик материалларның күплеге, тыгызлыгы, кызыклы булуы… Болар белән танышканнан соң, күп кенә яңа мәгълүматларга ия буласың, уй-фикер офыкларың киңәеп китә. Йомшак, сыгылмалы, ярым фәнни һәм ярым әдәби тел ярдәмендә үзенең әйтергә теләгән уй-фикерләрен анык, җете төсләр, тормыш фактлары белән бергә үреп бирә. Яшь галимнең әдәби-мәдәни Олимпка ышанычлы рәвештә күтәрелә барганын танымыйча мөмкин түгел”.

 


Язучылар