Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Ил белән табиблар идарә итә» – өйдә утырган язучы ни уйлый?

Өйдә утыру татар язучыларына эшләү өчен уңайлы вакытмы, алар ябулы шартларда эшли алалармы? Язучыларыбызга шалтыратып, хәлләрен белештек. Төрлесе төрле уйда.

Язучылар карантиннан чыккач, әдәбият үсеш кичерерме, ул әдәбият кирәк булырмы — анысын киләчәк күрсәтер.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: «Мин эшсез утырмыйм, ямансу да түгел. Каядыр барып йөрмәс өчен бик уңайлы сәбәп — рәхәтләнеп өйдә эшләп ятам. Мин бит инде короновируссыз да ябылуда кебек — 24 ел пенсиядә инде. Хокук сакчыларга күренмичә генә аулак урыннарда йөреп кергәлим. Әле тотканнары юк. Чыгасы урыннарым бар иде инде үзе. Бер режиссер минем 85 еллыгыма кино төшерде. Шуны карап чыгасы, монтажлау эшләрендә катнашасы идем. Соңрак булыр инде.

Ә инде каләмдәшләрдән кемдер яза алмый икән — башкаларны укысыннар! Әлбәттә, борчылу бар — халыкны куркуга төшерделәр бит. Паника дигән әйбер илгә зарар сала. Психикасы бигүк сәламәт булмаган кешеләргә нык тәэсир итәдер. Ярый, минем эшем бар, миңа булса ни дә, булмаса ни. Үзем вирус. Мин үлем белән вирустан курыкмыйм, Аллаһтан гына куркам. Вирус бит ул төчкерек, гомер буена яз белән көз томаулыйбыз. Моңа афәт дип карамыйм, кешеләр өчен генә борчылам. Бу икътисадка нык сугачак, кешеләрнең киләчәккә ышанычын бетерә. Аллаһ сакласын инде! Ләкин үзем паникада түгел. Томаудан сакланырга кирәк, сарымсак, суган ашап чыксаң, яныңа кеше дә килми, урамнан кергәч, кулларны, борын, авызны спирт белән юарга кирәк».

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев: «Юк-бар белән шөгыльләнәм шунда. Кайчандыр үзем тәрҗемә иткән әсәрләрне китапка туплыйм, фоторәсемнәр барлыйм. Әле миңа операциядән соң бер-ике ай өйдә ятарга кушканнар иде. Үземә генә күңелсез була дип, бөтен Җир шарын өйләренә керттем. Тизрәк чыгарасы иде инде. Күңелсез икән болай. Дөньяда кешеләр бармы икән соң ул? Сөйләшергә каләмдәшләр дә бик калмады инде. Калганнары да исәнме икән дип тә уйлап куям. „Татмедиа“ буфетындагы кофены сагындым. Мин бик компания ярата торган кеше бит, кешеләрне күрми торсам, кыен. Бик кызык бит әле — урамда эткә йөрергә ярый, кешегә ярамый. Шуңа эт булып чыгып керәм инде һава суларга. Алтмышынчы елларга кадәр авылда кешегә паспорт бирмиләр иде бит. Ә атларның паспорты була иде. Хәзер менә эткә генә ярый һава суларга, кешегә ярамый. Алай булмый бит, наным!»

Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов: «Без әле фатирда идек. Инде авылдагы йортыбызга кайтырбыз дибез. Рәхәтләнәдер халык язып дияр идем, күңел тыныч түгел. Читлектә икәнеңне белеп торганда язып булмый. Кысынкы читлектә сайрыйсы килми. Без бит читлеккә күнекмәгән. Җәйге ялларга чыккач, җан ял итә иде. Ә монда теге ярамый, бу ярамый дип, дөньяга тәрәзәдән карап утырабыз. Билгесезлек изә. Без билгесезлеккә өйрәнмәгән, һава торышын да алдан белергә ияләштек бит инде. Беләсеңме, мин сиңа нәрсә әйтәм: хәзер ил белән табиблар идарә итә. Президент контрольдә тотадыр, тота алса… Ә табиблар алар бик каты бәгырьле кешеләр, чөнки алар каннан да, пычактан да курыкмый. Җәйге челлә башлангач, ил белән МЧС идарә итә башлар инде. Чөнки урман арты урман яна. Безнең җәмгыятьтә шулай билгесезлек булыр инде ул».
Шагыйрь Рәниф Шәрипов: «Карантин шартлары миңа кагылмый, мине күптән карантинга куеп Раббыбыз дөрес эшләгән. Мин холкым буенча „отшельник“. Бер генә кыенлык: күз карашына киңлек җитми, күңел белән Җир шарын иңләп кайтсам да».
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Сиңа язарга әйбер калмагандыр инде — шуңа безгә шалтыратасыңдыр. Мин Кама Тамагындагы бакчамда ятам. Берүзем. Тарихи әдәбият укыйм. Элегрәк чыккан күп татар һәм башкорт китаплары цифрланмаган икән әле. Бер зур сумка китап алып килдем. Ильяс Алкин турындагы повестемны язам. Тик күп белгән саен азрак языла шул. Язучыга азрак белеп, фантазиягә урыны калса да җиткәндер инде ул. Миңа бу хәл — үзем белән үзем сөйләшеп монда яту ошый әле. Шалтыратучы да юк, син — икенче кеше. Мин ялгызлыкны яратам. Мин ярты еллап ятарга риза. Дөньяда ни барын аңлап бетерә алмыйм. Бөтен дөньяда шул хәл икән, димәк, бик җитди инде. Мин табиб түгел, гади кеше кебек фикер йөртәм инде. Телевизорым юк — кирәкмәгәнне күрмим. Арысам, чыгып җир тырмалыйм. Каршыдагы күршенең иртән эшкә китеп, кич кайтканын карап калам, кибеткә барып киләм, бүген кибетче кыз белән дә сөйләшеп тордым әле».
Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев: «Башта бераз ялкауланып алдым да, хәзер язарга утырдым. Эшләнелә, Аллага шөкер! Язучыга нәрсә инде, ул болай да бикләнеп утыра ич. Телевизорым юк, баштагы көннәрдә вируска бәйле яңалыкларны интернеттан караштыра идем. Хәзер инде укымыйм да, бездән бер нәрсә дә тормагач… Нәрсә була — шул була инде. Ил белән, дөньясы белән шул хәл бит. Минем язасы әйберләрем күп җыелган иде — ике карантин да җитмәячәк».
Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «И, авылда күңелсезләнеп ятып булмый ул. Хуҗалык мәшәкатьләре җитәрлек, йорт, бакча… Өч балам үсә. ТАССРның 100 еллыгына диелгән шигырьләр циклын әзерләп бетереп киләм. Мин аның Мәдәният министрлыгына тапшыру срогын апрель ахырларына дип билгеләгән идем — өлгерә. Әтнә театрында „Җомга базары“ дигән музыкаль комедиям куеласы иде. Шуңа тагын яңа җырлар өстәдем. Иҗат бара. Минем кәефем күтәренке».
(“Интертат”, Рузилә Мөхәммәтова. Салават Камалетдинов фотосы)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева